Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлфира Әкбарова: һәр студент өчен дус, таяныч һәм терәк

Әлфира Әкбарова — филология фәннәре кандидаты, чит телләр кафедрасы доценты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.

Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаган Әлфира Әкбарова — филология фәннәре кандидаты, чит телләр кафедрасы доценты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, ул «Мәгарифтәге казанышлар өчен» билгесе һәм Макаренко исмендәге орден белән бүләкләнгән. 

Зур тормыш һәм хезмәт мәктәбен узган мөгаллимнең эшчәнлеге һәрвакыт педагогика белән бәйле. 2006 елда ул Алабуга мәдәният училищесы коллективын җитәкли башлый. Уку йорты аттестация, экспертизаны уңышлы узып, алдагы эшчәнлеккә аккредитация ала; «Актерлык сәнгате», «Дизайн», «Коралларда уйнау» дип аталган яңа белгечлекләр ачыла; матди-техник база ныгый, коллективка квалификацияле яңа кадрлар килә. Учреждение көллият статусын ала.

Әлфира Гыйльмулла кызы көллият эшенә заманча менеджмент технологияләрен кертә. Аның оештыру сәләте искиткеч зур: республика районнарына профориентация концертлары белән йөриләр, газета-журналларга язмалар җибәрәләр, хәйрия чараларында, телетапшыруларда катнашалар, студентлар артистлар белән бергә чыгыш ясый, квартал саен студентлар газетасы чыгып килә. 

Көллият директоры өчен һәр студент — асылташ, ул аларның һәрберсенең сәләтле булуына инанган. Аның тәкъдиме буенча, укучыларның иҗат коллективы төрләре киңәя, репертуар һәм костюмнар яңара. «Шатлык нуры» татар җыр ансамбле, «Млада» рус фольклор ансамбле, «Айбагыр» керәшен фольклор ансамбле, «Блеск» эстрада триосы, «Алабуга егетләре» җыр төркеме, «Камские зори» хореография коллективы, «Лад» баянчылар ансамбле, тальянчылар ансамбле, «Культурные люди» шаяннар һәм тапкырлар клубы, «16нчы регион» кавер-группа коллективлары халыкара конкурсларда һәм фестивальләрдә берничәшәр тапкыр җиңү яулады, республикабызда гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә (Санкт-Петербург, Углич, Ульяновск, Екатеринбург, Суздаль, Мәскәү, Уфа шәһәрләрендә, Марий Элда) аларны таныйлар, Казахстанның, Остаз буларак, Әлфира Әкбарова күп кенә студентларга үз юлын табарга, ил күләмендә уңыш яуларга булышты, кайберләре көллияттә мөгаллим булып эшләргә калды. 

Ул фәнни-тикшеренү эше белән дә шөгыльләнә, уку һәм методика әсбаплары, фәнни язма җыентыклары бастыра, семинар һәм конференцияләрдә чыгыш ясый, җәмәгать эшенә дә вакыт таба: илнең алдынгы партиясендә әгъза буларак, өч елдан артык хатын-кызлар клубына җитәкчелек итте, хәзер ул «Нечкәбил» Республика иҗтимагый-мәдәни проектының партнер оешмасы җитәкчесе булып тора. Тормышка актив карашлы Әлфира Әкбарованың мөгаллимлек осталыгы дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән билгеләп үтелде.

Н.Л.КРИВИЛЕВА, рус теле һәм әдәбияты мөгаллиме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев