Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авыл ипие

Ядегәр. Кайчандыр гөрләп торган, татар авылларының берсе иде ул.

Ипидән дә кадерле һәм зур нәрсә булмавын кечкенәдән белеп үстем, чөнки әбием Мәгъсүмә Юныс кызы моны һәрвакыт хәтердә калырлык итеп төшендереп тора иде. Ипи пешкән көн иң истәлекле көнгә әверелде. Урамнарга хәтле исе чыккан ич аның. Шул вакыттагы ипи исенең тәме әлегә кадәр күңелдән китми.

Һәр өйдә ипи салынды ул вакытларда. Әбием, ипи салган саен, «хәер ипие» пешерә иде. Ул аны ялгыз карчык Халисә әбигә атап сала. Пешеп чыккач, ап-ак тастымалга төреп, миңа тоттыра, ә мин кайнарлыгы әле суынып тә бетмәгән ипине Халисә әбигә илтәм. Ә ул изге догаларын укый-укый, теләкләр тели-тели, рәхмәт әйтеп озатып кала.

Язмамның язылу сәбәбе дә бүгенге көндә авылда пешкән ипигә барып тоташа. Минем өчен бөтен үткәннәрне хәтер түреңнән үткәрергә мәҗбүр иткән бер вакыйга булды ул. Шул турыда сөйләп үтәсем килә.

5 гыйнварда Ядегәр авылына «Коръән ашы» на кайтырга насыйп булды. Әнинең сеңлесе Сәгъдия апа шул авылда гомер итте. Аның бу дөньядан киткәненә дә берничә ел узды. Ул яшәгән йортның утын бүген улы Рифат белән килене Зинфия сүндермичә яшәтә. Анда бүген әниләренең рухына багышланган саваплы аш үткәрелә.

Ядегәр. Кайчандыр гөрләп торган, татар авылларының берсе иде ул. Бүгенге көндә авыл тын гына үз көенә яшәвен дәвам итә. Кешеләре генә азайган. Юллар чиста, бозлавыкның гына эзе югалмаган. Әле шәһәрнең кайбер урамнары да бик сирәк чистартылган була бу вакытларда. Болары — үзәк урамнардан читтә урнашканнарына кагыла. Шуңамы аларны чиста тотуны кирәк дип санамыйлар, ахрысы. Ә шунда яшәүчеләргә юлларны, үзләренә трактор яллап, чистарттырырга туры килә. Нишләргә кирәк: йөрергә кирәк ич. Чирләп китүең дә бар. Юлларның кирәк булмаган чагы да булмый.

Ядегәр урамы да башкача бүген. Аш буласы йортның капка төпләре генә түгел, урамы да җиңел машина белән тулган. Әйтерсең, Сабан туе. Барысы диярлек шәһәрдән кайтканнар. Аларга да авыл һавасы якын, авылда үскән балалар ич барысы да.

Заман җилләре аларны да шәһәргә тарткан, эш, уңайлыклар, яшәү рәвешенең авылга караганда, башкачарак булуы, билгеле, васыйфасын үтәми калмады. Ләкин авылга гына хас ризыкларыбыз бар ич әле. Шуларны ашап үскәннәргә алар бик тансык һәммәсенә.

Аларның иң кыйммәтлесе ипи — икмәгебез. "Коръән ашы«на да ике авыл ипие пешереп алып килгәннәр иде. Бөтен кунакларны шул икмәк әсир итте. Күпереп пешкән, шәһәрнекенә караганда ике тапкырга зур булган икмәк аерылып тора шул. Тәмнәре дә бөтенләй башка. Ашаган саен ашыйсы килеп тора. 

Бүгенге көндә күпләр өчен авыл ипие олы хыял гына булып кала, чөнки аны без авылдагы кебек пешерә дә белмибез — авыл гадәтләре җитми. Пешерсәк тә, авыл кешесенеке кебек ихлас күңел җылысы салынып бетә алырмы икән?!

Алабуга шәһәренә килгәндә, аның үз ипи пешерү заводы да юк. Шәһәрдә элеккесен — бөтен тирә-якка тәмле исләрен таратып торучысын — нигәдер ябуны кирәк дип санадылар. Ипи башка төбәкләрдән китерелә. Безгә Кукмара, Менделеевск, Чаллы, Удмуртия ипиләрен ашаталар. Әле алар төшкә килеп тә җитми, шуңа кибет киштәләрендә бөтенләй күренми дә. Иртән ипигә дип атап барсаң, башыңны иеп кире борылып кайтырга гына кала. Кибетчеләрнең җаваплары кыска: «Ипи әле килмәде...»

Халык элеккеге Алабуга заводы пешергән ипине бик сагына, чөнки тәме икенче иде. Түгәрәк, әчкелтем (авыл ипиенә охшаш), тәмле иде.

Бүген, кайдандыр китерелгән, телемнәргә кискәләгән икмәкнең тәме кайда соң? Кисү станокларына ябышып калганмы? Әллә матур пакет эченә нәрсә салсаң да ярый, дип уйлыйлармы? Бәяләре «тәмле» булса да, тәмнәре "тәмле«ме соң? Уйланырлык нәрсә бар да, ләкин бу сорау кемнәрне генә борчыр икән?

Һәркем көн саен ипи ала. Килеп киштә янына басып торалар да, аннан кайсындыр алып, китеп баралар. Ул ипине кызганып та куям: күпме көч
түгелеп салынган икмәк киштәләре яныннан халык куанып китәргә тиеш ич. Ләкин бу күренми. Бәлки җитәкчеләребез тагын бер тапкыр бу күренешкә игътибар итәрләр, үз шәһәрләренең күңелләрне тартып тора торган ипие булуына ирешерләр. Халык, сатып алучылар бик тә рәхмәтле булыр иде.

Ипи исе, ипи тәме шәһәребезгә кире кайтса, кем генә сөенмәс икән!

Ипи. Кулыма авыл ипие китереп тоттырдылар. Аштан соң кайтырга җыенганда, Нәсимә апа күчтәнәчкә бирде. Минем ул вакыттагы хисләрем тулып ашты. Менә шул ипи мине бик күп нәрсә турында уйлатты. Гомеремнең һәр чорында икмәкнең нинди булуына кабат хәтеремдә әйләнеп кайттым. Кеше язмышы кебек, икмәк язмышы да үзгәрә икән ич.

Нәсимә апа — Илмәт авылы кызы. Аның да әтисе Тимерхан иде. Дүрт Тимерхан иде алар авылда. Һәрберсе тырыш, эшчән ир-атлар. Бүгенге көндә берсе дә юк. Язмамда исемнәрен искә алуым рухларына дога булып барсын. Кеше бу дөньяга мәңгегә килми, ә эшләгән эшләре, кешелеклек мөнәсәбәтләре башкалар күңелендә озак саклана.

Нәсимә апаны җыр да гомере буе озата барды. Минем укытучым Бибинур апа Закирова — аның да беренче укытучысы иде. Хәтеремдә: Бибинур апа аны мәктәпкә дәрескә чакырды. Нәсимә апа матур итеп җырлады, укучы балаларга, ягъни безгә яңа җыр өйрәтеп китте. Бибинур апаның аны мактап сөйләгәннәре дә күз алдында тора. Боларга инде бик күп еллар үтте. Шулай да барысы әле генә булган кебек хәтердә саклана.

Бүгенге көндә Нәсимә апа инде көйләп «Коръән» укый, ашларда вәгазьләр сөйли. Боларга сокланмый мөмкин түгел. Гомере буе кешеләргә үрнәк булып яшәгән шәхес ул. Көчле, нинди генә авыр вакытлар булмасын, кешелеклеген саклап калган шәхес.

Нәсимә апа — аш-су остасы да. Авыл халкы ул пешергән ризыкларны мактап бетерә алмый. Ашка да нинди зур һәм тәмле ак ипи пешереп алып кергән. Килгән кунаклар да күчтәнәчкә авыл ипие сорадылар. Кибетнеке түгел, үзеңнең күңел җылыңны кушып пешергән тансык ипине.

Әле һаман безгә таба атлап килгән Нәсимә апа күз алдымда тора. Кулында — авыл ипие. Шундый җылылык белән миңа суза. Минем моның кадәр олы күчтәнәчне әле беркемнән дә кабул иткәнем юк иде. Күңелем тулды.

Нәсимә апа, без син пешергән ипине рәхмәтләр әйтә-әйтә ашадык. Шулай да, тагын бер кат рәхмәтемне җиткерәсем килә. Авылда син пешергән ипи бик-бик тәмле булды... Озак еллар әле шундый тәмле ипиләр пешерергә насыйп итсен сиңа. Сау-сәламәт булып, балаларыңның игелеген күреп, аларның уңышларына сөенеп яшәргә насыйп булсын.

Хашия ТӨХБӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев