Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар һәм Ураза: рухият дөньясына беренче адымнар

2020 елның 1 сентяберендә Алабугада «Ихсан» мәктәбе үз ишекләрен ачып җибәрде.

Бүгенге көндә биредә 57 укучы югары дәрәҗәдә белем һәм әхлакый тәрбия ала, татар, рус, инглиз һәм гарәп телләренең нигезләрен үзләштерә. Мәктәп программасында дөньяви белем белән беррәттән ислам тәрбиясенә дә зур игътибар бирәләр.

Рамазан ае уңаеннан без «Ихсан» мәктәбе мөгаллимнәре белән кечкенә әңгәмә оештырдык. Мәктәп кысаларында бу изге ай ничек үтә һәм уразаның тәрбияви әһәмияте турында сөйләштек.

— Рамазан аенда укучылар белән нинди чаралар уздырасыз?
— Без балалар белән Рамазан аен каршылап, мәктәпне бизибез, төрле викториналар, рәсем бәйгеләре, Коръән уку бәйгеләре үткәрәбез.

— Укучылар гадәттә ничә яшьтән ураза тота башлыйлар?
— Ураза тоту балигъ булганнан соң мәҗбүри күрсәтмә булып тора, әмма теләкләре булган балаларга тотарга рөхсәт ителә. Безнең мәктәптә 1нче сыйныфтан ук ураза тотучы балалар бар.

— Бу гамәлнең асылын, мөһимлеген укучыларга сез ничек аңлатасыз?
— Уразаның асылын, мөһимлеген хәдисләр, Коръәндә Рамазан ае турында булган аятьләрнең тәфсире, вәгазьләр аша аңлатабыз. Изге гамәлләр эшләргә өндибез. Сәламәтлеккә файдасы турында сөйлибез.

— Мәктәптә Рамазан ае белән бәйле традицияләрегез бармы?
— Безнең мәктәптә Рамазан ае белән бәйле традицияләребезнең берсе — ифтар мәҗлесләре оештыру. Бу мәҗлесләрне әзерләүдә балалар, әниләр бик актив катнаша. Мәктәбебезнең тагын бер традициясе — Ураза бәйрәмендә бүләкләр бирешү. Балаларны куандырып мөхтәсибәттән дә бүләкләр таратыла.

— Ураза тотуның тәрбияви әһәмияте нидә?
— Рамазан ае бик зур тәрбияви әһәмияткә ия булган ай. Бу айда балалар бик зур тәрбия ала. Ураза тоткан бала — ул төрле яклап намуслы, әдәпле, сабыр, ярдәмчел. Без Рамазан аенда Раббыбызны яратырга, пәйгамбәребезнең сөннәтен үтәргә, ата-анага, бер-беребезгә мәрхәмәтле булырга өйрәнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев