Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Беркайчан да болай авырганым юк иде»: 28 яшьлек алабугалы коронавирус белән авыруы турында сөйли

Шушы елның июлендә ул коронавирус белән авырган.

− Гадәттәге кебек баш авырта башлады да, таблетка эчтем. Бер сәгатьтән эшкә киттем, − дип сөйли ул.

Төштән соң Лиананың температурасы күтәрелә, тагын башы авырта башлый, туңдыра, буыннары сызлый — бөтенесе ОРВИга хас билгеләр. Хәлсезлеге аркасында, көч-хәл белән, кичке алтыда ул өенә кайтып җитә.

− Кайтуга, температура төшсенгә дару эчтем дә йокларга яттым. Икенче көнне иртән дә тән температурасы югары булды, шуңа күрә табибка мөрәҗәгать итәргә булдым. Авыруларны кабул итү үзәгендә температураны, сатурацияне үлчәделәр, дәва билгеләп, «больничный» ачтылар. Биш көннән соң килергә тиеш булдым, − ди Лиана дәвам итеп.

Дарулар кабул итүгә карамастан, хәле яхшырмый. Өченче көн дигәндә, ул тәм һәм ис тоймый. Шул чакта ул үзендә гади салкын тию генә түгел, бәлки, коронавирустыр, дип уйлый. Ышанасы да килми, бу хакта уйлауга, күзләре яшьләнә. Шул ук көнне кичен «ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килә, бөтен гәүдәсенең авыртуына түзәрлек булмый. Сулыш алуы кыенлаша, әйтерсең лә, тыны бөтенләй бетә. Медиклар бригадасы 10-15 минут эчендә килеп тә җитә. Аны кичекмичә компьютер томографиясенә алып китәләр. Нәтиҗәсе — үпкәләре ике яктан да 25 процент зарарланган, Covid-19 китереп чыгарган йогышлы вирус авыруы.

− Кизү табибы таблеткалар язып, бушлай дарулар алу өчен рецепт бирде. Аларын миңа волонтерлар китерде. Табиб миңа дарулар файда итмәсә, госпитальгә ятарга туры киләчәген әйтте, − ди Лиана.

Бәхетенә, таблеткалар булышкан. Киләсе көнгә температурасы түбәнәя. Якынча 3 атнадан Лиана Двойничкова тулысынча савыга. Дөрес, хәлсезлек һәм сулыш кабу әле тагын ай ярым дәвам итә. 

− Үләрмен дип уйлаган идем, бик курыктым, беркайчан да үземне шулай начар хис иткәнем юк иде.

Хәзер Лиана вакытында прививка ясатмавына үкенә. Моны баштан кичерүне дошманыңа да теләмәссең, ди ул. Табиблар рөхсәт бирүгә, ул озакка сузмыйча вакцина ясатачак.

Алабугада прививканы 4 урында ясатырга була:
— шәһәр сырхауханәсе (Пролетар урамы, 36, 3 кат, 309нчы бүлмә),
— гомуми практика табибы офисы (Нечаев урамы, 16а, 7нче бүлмә),
— 3нче табиб амбулаториясе (Шәһәрлек урамы, 3, 8нче бүлмә),
— Алабуга үзәк район хастаханәсенең травматология пункты (Нефтьчеләр проспекты, 57, 2 этаж, 206нчы бүлмә).
Үзең белән паспорт, полис, ИНН, СНИЛС алырга кирәк. Башка шәһәрдә яшәүче гражданнарның паспорт күчермәсе булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев