Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел алабугалылар хуҗасыз этләргә зарланып 24 шикаять биргән

Мөрәҗәгатьләр телефон, «Халык контроле» системасы аша һәм язма гариза рәвешендә кабул ителгән.

Исегезгә төшерәбез, 4 мартта муниципалитет Алабуга районы территориясендә кайгыртучысыз калган этләрне тоту һәм аларны тәрбияләү буенча хезмәт күрсәтү хокукын башкаручы яңа кеше — шәхси эшмәкәр Сергей Мадьянкин белән контракт төзегән, шундый хезмәтләрне башкаруга хокукка тендерны ул откан.

Инфраструктура үсеше бүлеге белгече Ольга Рыкова хәбәр итүенчә, эш схемасы болай: гариза алынганнан соң, этне тоталар. Аннары аны Ульяновск өлкәсенә җибәрәләр, андагы приютта хайваннарны стерильләштерәләр, вакцина ясыйлар, чип куялар.

Барлык процедураны үткәч, 21 көн питомникта булган арада яңа ия табылмаса, этләрне кире, кайдан алынган, шунда кайтаралар. Шул рәвешле бүгенгә шундый 6 гариза буенча эш башкарылган. Ташландык этләрне аулау ел буена барачак.

Мартта, гадәттә, этләр көтүләре белән йөри. Аларның туйлап йөргән мәле, шуңа да усалланулары бар. Кешеләргә этләр белән сак булырга кирәк. Шундый эт көтүенә юлыксагыз, читкә, юлның икенче ягына чыгу хәерле. Кинологлар этләргә игътибар бирмәскә киңәш итә.

Белгечләр әйтүенчә, җавапсыз хуҗалар, эт баласы белән уйнап туйганнан соң, аны урамга чыгарып җибәрәләр, ешрак алар шулай караучысыз кала. Шундый очракларның берсе 21 мартта булды. Таҗи Гыйззәт урамындагы 16нчы йорт подъездына бер хатын ике көчекне ташлаган. Моны күргән Венера Шәфигуллина раслый торган видео урнаштырган. Комментаторлар шундук ике төркемгә бүленде. 

Берәүләр: «Ул бит аларны үтермәгән, урамда да калдырмаган, җылыга куйган, азык биргән, кем дә булса алыр дип өметләнгән» дисә, икенчеләре: «Полициягә әйтергә кирәк, җәза бирсеннәр. Тәртип юк! Аннан гаҗәпләнәләр, каян килә бу ташландык этләр дип! Кешеләр гаепле, этләр түгел», — дигән карашта.

Шул көнне үк, мәрхәмәтле кешеләр табылып, көчекләрне алып киткәннәр. Кызганыч, мондый хәлләр еш булгалый. Шунысын онытмасыннар иде: кемне ияләндерәбез, шулар өчен җавап та бирәбез. Эт карарга уйлаган кеше бар яктан да уйларга тиеш.

Кая мөрәҗәгать итәргә?
Урамда көтүе белән йөргән этләрне күрсәгез, башкарма комитет район һәм шәһәр кешеләрен 3-37-39 телефоны буенча шалтыратуларын сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев