Дибәҗә Каюмова: «Сүзләремне ефәк моңга төреп, Шул җырларны сезгә бүләк итәм»
Алабугада яшәп иҗат иткән шагыйрә, укытучы Дибәҗә апага быел 88 яшь тулган булыр иде.
Быел гыйнвар аеннан газетабызда башланып киткән проект эшен дәвам итеп, бүген без гаиләләрендә уникенче бала булып, 1934 елда туган Дибәҗә Каюмова турында хатирәләр яңартабыз. Исән булса, быел аңа бу айда 88 яшь булыр иде.
ТАССРның Актаныш районында Агыйдел буенда урнашкан Татар Ямалы авылында туган бөтерчек кебек җитез кыз башка балалардан белемгә омтылуы белән аерылып тора. Исеме җисеменә туры килә бит: гарәп телендә «китапның титул бите» дигәнне аңлата икән. Авылда җиде сыйныфны башкалардан алда бетерә дә кыз, Минзәләгә китә. Билгеле булганча, аны педагогия училищесына имтихансыз кабул итәләр. Диплом алгач, туган ягында 3 ел мәктәптә укыта. Аннары Алабугага барып, педагогия институтында укый башлый. Биредә дә сынатмый. Ул гына да түгел, югары стипендия алуга ирешә.
Алабугадагы тормыш
Дибәҗә, Алабуга районының Морт мәктәбендә практика үткән вакытта, Афзалетдин белән танышкан була. Морт егете, югары белем алып туган ягына кайтып киткән кызны эзләп таба да, гаилә корып, Алабугада яши башлый, алар кыз һәм ул үстерәләр.
Шәһәрнең мәдәни-агарту училищесында Дибәҗә Каюмова студентларга татар, чит телләр әдәбиятыннан, рус совет әдәбиятыннан белем бирә. Тиз арада ул аларның яраткан мөгаллимәсе булып китә. Хезмәттәшләре арасында да абруй казанган укытучы 1976 елдан методист, тагын бер елдан — читтән торып уку бүлеге мөдире була.
Пенсия вакыты җиткәч, 55 яшендә, лаеклы ялга чыга Дибәҗә апа. Иркенләп иҗат итәргә мөмкинлек туа. Язмалары башта район газетасы "Алабуга нуры"нда, тора-бара "Ватаным Татарстан«да да басылып килә.
Иҗатсыз яшәп булмый
Дибәҗә Каюмова укучылар белән бик теләп очраша иде. Мәсәлән, 3нче мәктәптә без аны һәм Саимә апа Гыйльметдинованы сыйныфтан тыш чарага чакырган идек. 6нчы сыйныф укучыларының татарча сөйләмен яратып, үз итеп тыңлады алар. Дибәҗә апаның шигъри әсәрләрне өйрәнү буенча киңәшләр дә биргәне истә.
Яшәешен әдәбияттан башка күз алдына да китерә алмаган кеше китап язарга омтылмый калмый инде. Аның иң әһәмиятле, җитди хезмәте: «Халык күңелендә мәңгегә» дип атала. Алабуга районыннан Бөек Ватан сугышына китеп һәлак булган һәм аннан исән-имин котылып, тыныч тормыш төзегән ветераннар исемлеген төзеп, алар турында мәгълүмат туплап, Җиңүнең 55 еллыгына багышлап, шундый китап бастыра Дибәҗә апа. Игелекле һәм файдалы, олы эш башкарып чыга ул.
Район газетасында «Янәшәбездә яхшы кешеләр» рубрикасы белән Дибәҗә Каюмова язмалары бирелә. Алар тормыштан алынган. Мәсәлән, 91 яшьлек Мөсәлия Шәйдуллина турында: «Күпне күргән, күпне кичергән Мөсәлия әби инде унынчы дистәсен ваклап, йөзен дә күрергә омтылып яши. Гомеренең кара пәрдә артында еракта калган көннәрен исенә төшерә-төшерә, бүгенгенең ямен күреп, тоеп калырга теләгәндәй, тынгысыз, хәрәкәтчән карчык бертуктаусыз йөрүдә», — дип язган. Башта мулла кызы дип кимсетелгән, аннары «халык дошманы» хатыны булып көн күргән әбинең гыйбрәтле язмышын сурәтләгән.
2000 елның 28 мартында, Чечняда һәлак булган Ленар Тимергалиевнең гәүдәсен цинк табутта алып кайттылар. Аңа 19 яшь тә тулмаган иде. Дибәҗә апа бу вакыйгага тетрәнеп, ачынып язды:
«Рәсеменә карап ана елый,
Онытып буламыни үткәнне?
Соңгы тапкыр улы «Хуш, әни!» дип,
Ике яңагыннан үпкәнне».
Гомеренең алтмыш елы биредә узганга, Алабуга аның күңеленә якын шәһәргә әверелде, ул да бу кала турында язмый кала алмады. («Алабуга — һәйкәл шәһәр», «Алабуга кызлары», «Ватаным» шигырьләре).
Туры сүзле иде Дибәҗә апа. Әйтергә теләгәнен яшереп тормады. Шәһәрдә уздырылган бер кичә уңаеннан: «Әзергә бәзерләр. Урлашып дачалар саласыз. Хәмер эчәсез, тәмәке тартасыз» — дип язып чыккан иде.
«Утка ташлый, кайчак суга сала,
Тормыш сынап карый.
Авырлык алдында сыгылмасаң,
Яшәсәң дә ярый».
(6 февраль, 2001 ел, «Алабуга нуры, № 15»)
Яңа гасырга кергәндә, ул җиребездә тынычлык булсын иде, дип теләде. Сугыш кабатланмасын иде, дигән өмет белән яшәде.
2001 ел ахырына таба, ноябрьдә шәһәрнең Ленин исемендәге 1нче мәктәбендә Дибәҗә Каюмова белән очрашу булды. Укучылар язучының «Унбер малай, унбер кыз» нәсере буенча ачык дәрестә татар теле һәм әдәбиятыннан алган күнекмәләрен күрсәттеләр. 5нчедән башлап, 9нчыга кадәр сыйныф балалары катнашында әңгәмә узгач, Гамил Афзал шигыренә Дибәҗә апа язган «Туган җиреңнән китмә» җыры яңгырады, «Өзелгән шомырт чәчәкләре» әсәренә дә игътибар бирелде. «Бу очрашудан мин бик дулкынланып кайттым һәм язмый булдыра алмадым», — дип, ул бу хакта газетага да язып чыкты.
«Өзелгән шомырт чәчәкләре» дип аталган әсәргә килсәк, ул Алабугада яшәгән яшь шагыйрь, аяусыз сугышта гомере вакытсыз өзелгән каһарманнарның берсе — хәбәрче Хәбра Рахман (Абдрахманов Хәбибрахман) турында. Хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итеп, Хәтер китабыннан исемен таба, аны дөресли, шәһәрдәшебезнең Минзәләдә яшәүче тормыш иптәше Сара апа янына барып, аннан шагыйрьнең сөйгәненә язган хатларын, шигырьләрен сорап ала. Хәбибрахманны күреп белгән кешеләр белән сөйләшә, хатирәләрен тыңлый. Шул рәвешле, 28 яшьлек Хәбраның тәрҗемәи хәле торгызыла, тормышта нинди шәхес булганлыгы күзаллана.
Дибәҗә Каюмова — Сәйдәш моңнарын тыңлап үскән кыз. Институтттан соң, туган авылында эшләгәндә, «Күзләр» пьесасын сәхнәләштерәләр. Дибәҗә апа — Рәйсә ролендә, Салих Сәйдәшев язган җырны башкара. Ул аны бала чагыннан ук җырлап йөргән, тик сүзләре генә башкачарак булган икән. «Бу үзәк өзгеч җырны кем язганын да белмичә, шул елларда ничә мәртәбәләр тыңлаучы әби-апаларны күз яшьләренә манчыганмындыр», — дип язган иде ул.
Дибәҗә Каюмова күп кенә шигырьләргә көй дә иҗат итте. Фазыл Шәехнең «Ана сагышы» шигыренә язган җыры бүген дә актуаль яңгырашта әле.
Сәйдәш моңнарын тыңлап үскән авыл кызы иҗатында төп тема: милләт киләчәге өчен борчылу. Телебез сакланырмы, әдәп-әхлагыбызны балаларга өйрәтеп калдыра алырбызмы дип борчылу. («Җаннарга мунча кирәк» хикәясе, 13 апрель, 2002 ел, «Алабуга нуры», № 45).
Кайчак ялкынымны баса алмый
Күңел кылларымны чиртәм... Чиртәм...
Сүзләремне ефәк моңга төреп,
Шул җырларны сезгә бүләк итәм.
Якты истәлекләр
Дибәҗә апа белән Афзалетдин абыйның балалары Алабугада яши. Кызлары Алсу һәм уллары Алмаз теш поликлиникасында эшли. Алсу әнисе турында якты истәлекләрен безнең белән дә уртаклашты.
— «Аналарның кулын үбик» дип аталган нәсерен беләсезме? Ул бит чынбарлыкка нигезләнеп язылган. Миңа өч яшьләр тирәсе булгандыр, әниемнең кулын үптем. Шуңа тәэсирләнеп, әни әнә шуны язган.
Чынлап та, ул бик көчле, хисле килеп чыккан. Нәкъ шул мизгелдә күңеленнән ташыган хисләре аны әнә нинди юллар язуга этәргән. Гадел Кутуйның Бөек Ватан сугышы чорында язган «Сагыну» әсәре искә төште. Мәктәп укытучылары җирле шагыйрь һәм язучыларыбызның иҗат үрнәкләрен татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда еш кулланган чаклар бар иде, төбәк компоненты дигән атама белән, андый эш таләп тә ителде. 1996-2000 елларда кичәләр, очрашулар кызыклы уза иде...
Алсу әнисе турында бик яратып, дулкынланып сөйли.
Аның бик бәләкәй чагымнан тагын бер истәлек:
— Йокларга җыенабыз. Әни янымда. «Кызым, әйдә икәү бергә нәвем базарына, — ди ул миңа. — Күзләреңне йом да, күз алдыңа китер: шундый матур һәм искиткеч тәмле ризыклар — йөзем, хөрмә, карбыз, кавын, гранат... Тагын матур-матур бизәк төшкән күлмәкләр...» Мин шуларны күзаллап, йокыга китә идем. Минем өчен моның бик тирән мәгънәсе бар. Шул мизгелдә сурәт күзалларга өйрәнгәнмендер. Бу минем хәзерге тормышымда да бик ярдәм итә. Алга берәр максат, бурыч куйганда, мин аны башта сурәтләп күзалдыма китерәм. Күзаллау һөнәремдә бик булыша. Әниемнең мине йоклатканда әйткән сүзләрен ишеткән мәлемдә ниндидер иҗат башлангычына нигез салынгандыр, дим.
Алсуның күңеле җырлап торган кебек, һәр фикерен матур сүзләр белән әйтеп бирә. Нинди генә һөнәр иясе булса да, кеше үз эшен илһамланып башкарса, дөнья да башкачарак.
Хезмәте, кешеләргә мөнәсәбәте белән безнең күңелләрдә якты эз, җиһанда дәвамчыларын калдырган Дибәҗә апаның рухы шат булсын.
Зөлфия ПРИМАКОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев