Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дөм-Дөмдә яшәүче Рәйфә Сибәгатуллина - 27 онык әбисе

Бүген ул үзенең туган көнен билгеләп үтә.

Илебез башлыгы В. В. Путинның бер чыгышында гаилә турында: «Гаилә — дәүләт һәм җәмгыятьнең нигезе генә түгел, ул — рухи күренеш, әхлак нигезе» — дигән сүзләр дә бар.

Менә инде 2024 ел — Гаилә елы да тәмамланды. Газетабызда Гаилә елына багышланган «Рәхмәт хатым» проекты эшләп килде, гаиләләргә багышланган рәхмәт хатлары басылып чыкты, чөнки гаиләләрдә бер-берсен хөрмәт иткән, яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Гаилә ул — бик җаваплы эш һәм гаилә тормышы — исәпсез-хисапсыз күп көч сорый торган хезмәт, ә гаилә кыйммәтләре — көчле һәм бәхетле гаиләнең нигезе. Проектның максаты да гаилә кыйммәтләрен һәм тарихын ачыклау, барлау һәм буыннардан буыннарга җиткерү иде.

«Рәхмәт хатым» проектының ничек барлыкка килүе турында да искә төшереп китик. Проектка «юнәлеш» бирүче — районыбызның җырларда җырлана торган Дөм-Дөм авылында яшәүче минем кайнанам (без, киленнәре, аңарга «әнкәй» дип эндәшәбез) Сибәгатуллина Рәйфә Габделхәй кызы. Гаилә елында 1 февральдә әнкәйгә 90 яшь тулды.

Без ирем Фәргать (урыны оҗмахта булсын) белән киңәшләшеп, «Алабуга нуры» газетасына барлык балалары, килен-кияүләре, оныклары исеменнән (ә алар барлыгы 27әү!!!) бүләк итеп котлау бирергә уйладык, чөнки ул газета-журналлар белән дус, аларны бүген дә күзлексез укый. Әнкәй — лаеклы хезмәт юлы үткән нык характерлы, тормышта актив һәм аек акыл белән фикер йөртүче, һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле, кирәк икән туры сүзле, җырга-моңга оста, киң күңелле әни, әби, хәзер инде дәү әби дә. Котлау чыкты, ләкин техник сәбәпләр аркасында котлаудагы шигьри юллар буталган иде. Гафу үтенеп, редакциядә котлауны яңадан бастырырга тәкъдим иттеләр. Ә бу вакытка инде юбилей үтеп киткән һәм әнкәй турында минем «Картаерга бер дә ашыкмыйм» дигән мәкаләм әзер иде. Котлауны дөресләп, мәкаләгә кушып җибәрергә булдык, котлауда рәхмәт тә әйтелгән иде һәм ул уңышлы гына килеп тә чыкты. Шуннан соң «Рәхмәтне без төрлечә әйтә алабыз. Ә бит теләгән һәр кеше матбугат чаралары аша да гаиләләренә, бигрәк тә әти-әниләренә рәхмәт әйтә ала» дигән фикер туды һәм аны, билгеле, редакция хәбәрчеләре хупладылар һәм ул вакытта баш редактор С. Р. Качаеваның рөхсәтен дә алдылар. Шулай итеп «Рәхмәт хатым» проекты башланып китте һәм беренче хатны (№ 20 22 март 2024 ел) мин үзем яздым. Проектка иң беренчеләрдән булып өлкән буын кешеләре кушылды. Моңа гаҗәпләнә дә алмыйбыз, чөнки алар, зур тормыш юлы үтеп, гаилә кадерен беләләр.

Равил кызы Зирәк апа һәм Ясәви улы Раиф абый Кадыровларның гаилә стажлары ярты гасырдан артыграк. Хат язу — алар өчен күңелгә якын гамәлләрнең берсе дә, чөнки алар — хатлар аша хәбәрләшеп яшәгән буын. «Каләм белән язганны кылыч белән дә боза алмыйсың» дигән әйтем дә — өлкән яшьтәгеләр өчен кадерле һәм аңлаешлы төшенчәләрнең берсе. Зирәк апа бик теләп, һич авырыксынмыйча, үзенең һәм иренең әти-әнисе һәм туганнары турында редакциягә Казаннан ике хат юллады (№ 24, 5 апрель 2024 ел һәм № 25, 12 апрель 2024 ел). Зирәк апа, барлык авылдашлар исеменнән дә күңелгә якын истәлекләрегез өчен сезгә бик зур рәхмәт. Сәламәт булыгыз, иман байлыгыгыз артып торсын.

Мин «Рәхмәт хатым» проектында катнашучы һәркемгә бик рәхмәтле. Бүген мин хат аша үзем сезгә рәхмәт әйтәм. Сезнең исемнәрегезне тагын бер тапкыр газета укучыларның исләренә төшереп үтим әле:

Нурулла кызы Мөзәфирә хатны (№ 27, 19 апрель 2024 ел) яшьлекләрендә бәхет эзләп барып урнашкан Яр Чаллы каласыннан җибәрде. Мөзәфирә һәм Петр Васильевлар да гаилә сукмагыннан ярты гасыр иңне иңгә куеп бергәләп атлыйлар.

Алабугадан сыйныфташым Саимә Бәдретдинова да «Рәхмәт хатым» проектына бик теләп кушылды (№ 44, 28 июнь 2024 ел). Ә җәйне алар ире Фариз белән туган авылыбыз Дөм-Дөмдә үткәрәләр.

Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар үзләре әти-әни булгач бик яхшы аңлыйлар. Яшь буын вәкиле булган Гөлназ Хөснетдинова (Алабугадан) һәм Алсу Сафина (Мәскәүдән) хатлары (№ 29, 26 апрель 2024 ел һәм № 63, 6 сентябрь 2024 ел) — моның ачык мисалы.

Хезмәт юлын балаларга белем бирүгә багышлаган һәм үзе дә ире Илсаф белән өч ир-егеткә тормыш бүләк иткән Ландыш Галиева әти-әнисенә багышлап «Ак чәчәкләр» хикәясен тәкъдим итте.

Казаннан Айгөл Гатина (№ 56 9 август 2024 ел), Дөм-Дөмнән Нияз Фаттахов (№ 71 4 октябрь 2024 ел) хатлары да гаиләнең кеше өчен бәхет ачкычы, бәхет чишмәсе булуын исбатлый.

Нияз Фаттахов

Укучыларның да (№ 90 13 декабрь 2024 ел) проектта катнашуы киләчәгебезнең өметле һәм гаиләнең бала өчен җылы учак булуын дәлилли. Шул җылы учакның ялкыны сиңа яшәргә көч бирә. Шатлыгың белән дә, борчуларың белән дә син ул учакка киләсең. Хәсәншин Марсель, Сафина Зәлия, Вәлиуллина Розалинага  проектта катнашулары өчен (сыйныф җитәкчеләре Хадиуллина Айгөл Азат кызы) тагын бер тапкыр рәхмәт. Укуыгызда уңышлар юлдаш булсын сезгә.

Һәр хат үзенчә бер тарих, һәрберсендә кеше язмышлары, гаилә истәлекләре. Сезнең барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлеге телим. Гаилә учагыгызның җылысы кимемәсен. Гаилә елы тәмамланса да, гаиләләребезгә рәхмәтле булу — мәңгелек темаларның берсе. Әти-әниләргә рәхмәтле булу гаиләнең ныклыгын дәлилли.

Зур рәхмәтем — редакция хезмәткәрләренә. Бигрәк тә «Алабуга нуры» ның чыгарылышы өчен җаваплы хәбәрче Фәридә Гәрәфи кызы Әскәровага рәхмәтләремне җиткерәм. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, кешене һәрвакыт игътибар белән тыңлый белә, теләк-тәкъдимнәрне искә ала, йомшак кына итеп киңәшләрен дә бирә белә. Барыгызга да иҗади уңышлар сезгә, Алабуга нурлары.

Яңадан сүз башына әйләнеп кайтыйм әле. «Рәхмәт хатым» проектына юнәлеш бирүче Сибәгатуллина Рәйфә Габделхәй кызының кышның соңгы аеның беренче көнендә туган көне. Аны улы, кызы, килен-кияүләре, оныклары һәм оныкчыклары исеменнән туган көне белән тәбриклим. Синең алга таба да балаларыңа кадерле әни, киленнәреңә хөрмәтле әнкәй, кияүләреңә, оныкларыңа һәм оныкчыкларыңа яраткан әби булып сәламәтлектә яшәвеңне теләп калабыз. Син әле безгә кирәк, син әле безгә терәк, барысы өчен дә сиңа зур рәхмәт.

Рәсимә СИБӘГАТУЛЛИНА
Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев