Элекке балалар йорты бинасының язмышы хәл ителә
Үткән атнада район башлыгы Геннадий Емельянов Казан урамы 4 нче йорт буенча урнашкан тарихи бинаны яңартып төзү буенча күчмә киңәшмә үткәрде.
Ничәдер еллар буена бинаның йөзе җирле бюджет акчасы исәбенә генә сакланылды, быел район башлыгы Геннадий Емельянов һәм ТР Президенты Рөстәм Миннеханов ярдәме белән республика казнасыннан акча бүленеп бирелде. Аны яхшы хәлгә китерер өчен күп акча кирәк, хәтта бинаның төп элементларын яңадан төзергә тәкъдим дә китерелгән иде. Геннадий Емельянов моның белән килешмәде.
- Әгәр без бинаны сүтеп, яңадан төзи башласак, бу инде борыңгы әйбер түгел, ә яңа әйбер була. Безнең бурыч - тарихи объектны саклап калу, - дип белдерде ул.
Шул ук вакытта район башлыгы бина оригинальлегенең чиге булырга тиеш икәнлекне өстәде.
- Заманча материалларны һәм төзелеш методларын кулланмыйча бинаны яңадан торгызу мөмкин түгел. Проектлаштыручылар өчен яңадан төзү яхшырак икәнлеге аңлашыла. Элекке балалар йортының тарихи бина икәнен истән чыгарырга кирәкми. Шуңа күрә алтын урталыкны сайларга кирәк. балалар йорты территориясендә тагын бер объект - ат абзары бар. Аның да үзенең билгеле бер бәясе бар һәм ул мәдәни объектлар исемлегендә, - дип ассызыклады Геннадий Емельянов.
Экспертлар фикере
Шәфкать Сәффәров, райбашкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары:
- 1984 елда бу бина республика күләмендә әһәмиятле мәдәни мирас объекты дип табылды. 2010 елда җирле бюджеттан торгызылу эшләренә, аерым алганда, тимер-бетон корылмаларны ныгытыр өчен акча бүленде. 2013 елда пластик тәрәзәләр куелды, бер елдан соң эчке эшләр башланды. Быел республика бюджетыннан 21 миллионнан артык акча бүленеп бирелде. Объектны ноябрь аенда тапшырырга планлаштырыла.
Ирина Карпова, "ТСНРУ" ЯАҖ архитектор-реставраторы:
- Бинаны якынча тикшердек. Бүгенге көнгә төп проблемалар - икенче катны яңадан каплау һәм түбә корылмалары. Икенче катны каплау буенча әлегә телдән генә карар бар, ул тулысынча алмаштыруны таләп итә, чөнки түбә корылмалары авария хәлендә.
Йомгак нигезендә проект эшләнәчәк. Бинаны хәзерге хәлендә калдыру - җинаять. Күзәтү күрсәткәнчә, якын арада җимерелергә мөмкин булган урыннар бар. Түбә материалын алыштырырга кирәк. Көчле җил чыкса, ул аның бер өлешен алып атачак. Бинаның
Кыйммәтен подваллар, кирпеч диварлар, тоташтырмалар, терәүләр күрсәтеп тора. Түшәмнәр инде чергән, ишелергә тора. Хәзер яңа ямаулар кую буенча сорау тора, без әлбәттә, аларны эшләрбез, ләкин барыбер авария хәлендә дигән нәтиҗә чыгарачакбыз, чөнки без үз өстебезгә җаваплылык алып, барысы да яхшы дип әйтә алмыйбыз. Нинди проект тәкъдим итүебез, монысы икенче сорау. Бу яки яхшырту, яки тулысынча үзгәртү.
Сергей Четвертных, "Алабуга" ПКСО җәмгыятенең төзелеш буенча урынбасары:
- Барысы да алай куркыныч түгел, бу беренче карашка гына шулай тоела. Әлбәттә, барысын да алыштырсалар, бик яхшы булыр иде, ләкин моң зур акчалар кирәк. Бүрәнә түшәм яхшы хәлдә, черегән урыны юк. Өлешчә җимерелү бар, әйе, такталар кайбер урыннарда черегән, ләкин мин корылмаларны алыштырырга кирәк дип уйламыйм. Анда парлану булмаган, чөнки түбә җил йөргәнлектән салкын. Бинага 150 елдан артык, тагын 100 ел торыр дип уйлыйм.
Балалар йортының тарихы
Бина 1852-1859 елларда беренче гильдия сәүдәгәр Федор Григорьевич Чернов акчасына төзелгән. XIX гасыр уртасында кыз балалар өчен приют төзелүне түбәндбге риваять белән бәйлиләр: сәүдәгәр федор черновның 3 яшьлек кызы янгын утында янып үлә. Аның истәлегенә сәүдәгәр ятим кызлар өчен приют төзи.
Балалар приюты 1859 елның 23 апрелендә ачылган. Анда 4 яшьтән узган балалар кабул ителгән һәм 17 яшькә кадәр тәрбияләнгән. Бу мәрхәмәтлелек бинасын тотар һәм аны инде калдырып киткән кызларга финанс яктан ярдәм итәр өчен, Федор Чернов приют банкы барлыкка китергән һәм анда 60мең сум акча салган. Приютта ел саен 100гә якын ятим кыз тәрбияләнгән. Алар биредә башлангыч белем, кул эше һәм йорт хуҗалыгы дәресләре алган.
Сүз уңаеннан, 2018 елда бу тарихи бина үзенең 160 еллыгын билгеләп үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев