Гөлзадә апа — Алабуганың йөзек кашы
Чулман дулкыннары ярларын юган борынгы Алабуга шәһәрендә искиткеч киң күңелле олы бер шәхес яши. Нинди генә матур сүзләр эзләсәң дә, аны тасвирлап та бетереп булмыйдыр, ахрысы. Шулай да, бу язмамда күңелемдә булганнарны әйтеп китәсем килә.
Мин Гөлзадә апаны туган җире, халкы, үзен чолгап алган тирәлеге белән аваздаш бер зат дип уйлыйм, чөнки моның үз сәбәпләре дә бар. Ул бөтен гомерен шуларга багышлады, шулар өчен җан атып яши дә. Шигырьләрендә алар аерым бер урын алып тора.
Нинди күңел җылылыгы белән тасвирлый ул аларны!
Әгерҗе яклары, анда яшәгән халыкның да уй-кичерешләре Гөлзадә апаныкына барып тоташа сыман. Ә табигате?! Искиткеч матурлыкка ия булган якларның хәтта сулар һавасы да башка төрле күз алдына килеп баса. Ул саф һава бар тәнеңә яшәү көче дә өсти сыман.
Иҗатына күз салсак та, шуның белән очрашабыз. Туган җир, туган авылы, аның хезмәт сөйгән кешеләре, Алабуга, аның искиткеч матур табигате, «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе, иҗатташ дуслары, милләтебезнең гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, тирәбездә барган вакыйгалар — һәммәсе Гөлзадә апабыз күңеле аша үтә, аны борчый, шул ук вакытта барысының киләчәге дулкынландыра да.
Шагыйрәбез белән бер сөйләшү дә — үзе генә дә ни тора! Ягымлы мөнәсәбәте йөрәкләргә дәва булып килеп керсә, үз итеп сөйләшүе җанга рәхәтлек бирә. Акыллы фикерләре уйланырга, эшләгән эшләреңә кабат күз салырга этәргеч өсти. Иҗат иткән вакытта да, әйткән сүзләре — төпле киңәш булып тора.
Гөлзадә апа мине «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсенә алып килүче дә, шигырьләремне тыңлап, һәрвакыт үз киңәшләрен биреп, үз юнәлешеңне табарга этәрүче дә.
Быел аның ярдәме белән «Мәйдан» журналында «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсенә йөрүчеләрнең шигырьләре басылып чыкты. Әле, киң таралып килгән чир вакыты булганга, һәрберебезгә журналны Чаллыдан алып кайтып, тарату җаен да тапты ул.
Әле дә колак төбендә аның тавышы яңгырап киткән кебек тоела: бүген сәгать 3тә җыелабыз, журналны өләшәм.
Үз шигырьләреңне басмада күрүнең нинди олы шатлык икәнен үзе иҗат иткән кеше генә белә.
Рәхмәт, Гөлзадә апа! Бу барыбызның да сиңа әйтәсе иң кирәкле сүзе. Кулыңа алып үз шигыреңне уку да дулкынландыра, уйландыра...
Күпме еллар буе иҗат юлыннан атлап килүче, акыллы киңәшләре белән ярдәм кулы сузучы олы йөрәкле Гөлзадә апабызны Алабуга, аның халкы, иҗат юлына баскан каләмдәшләре бик хөрмәт итә.
Кышның беренче ак кары туңган җиребезгә ап-ак җәймә булып яткан бер вакытта яраткан шагыйрәбезнең Туган көне. Гомерен шәһәребезнең тарихын өйрәнүгә, аның танылган шәхесләренең тормыш юлы белән таныштыруга — җыеп кына әйткәндә, үзе яшәгән каланы танытуга лаеклы өлешен кертүче олы шәхесебезгә ни генә теләсәк тә аз булыр кебек тоела. Тыйнак, төпле
фикерле шагыйрәбез бүген дә бик кирәк. Ул моны тоеп, янып яши. Иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек — аның ышанычлы терәге булсын.
Игелекле эшләре, кешеләргә үрнәк булырдай яшәү юлы — болар барысы Гөлзадә апаның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Ул һаман эзләнүдә, иҗат итүдә, күңел җылысын башкаларга да өләшүдә.
Хашия ТӨХБӘТУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев