Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөлнур Якупова: «Алабуга нуры» — районыбызда татар телендә мәгълүмат бирүче төп басма»

Район басмаларына язылу дәвам итә.

2023 елның беренче яртыеллыгында да районның бердәнбер татар газетасы белән бергә булырга теләүчеләрнең һәрберсен диярлек беләбез, яратабыз һәм көтеп алабыз. Дөрес, хәзер газетаны күбрәк өлкән яшьтәгеләр укый. Ләкин яшьләр арасында да газетабызны көтеп алучылар, безнең белән һәрдаим элемтәдә торучылар бар. Шундыйларның берсе — Үзәк балалар китапханәсе китапханәчәсе Гөлнур Якупова. «Алабуга нуры» — безнең эштә зур ярдәмче, ди ул:

— Әгәр үз районыңда булган вакыйгалардан хәбәрдар буласың, аның данлыклы кешеләре белән танышасың, шәһәр-район сулышын тоясың килә икән, «Алабуга нуры» иң зур ярдәмче була ала. Чөнки «Алабуга нуры» районыбызда татар телендә мәгълүмат бирүче төп басма. Шәһәр-район хәбәрләрен электрон челтәрләрдән, сайтка кереп тә укып була бит диярсез, ләкин газетаны кулга алып уку — ул башкача. Кыскасы, шәһәр-район яңалыклары, аның алдынгы кешеләре, гыйбрәтле хикәяләр — барысы да кызык. Өстәвенә, татар телендә чыгып килә торган район газетасы булу бик мөһим дип уйлыйм, чөнки телебезне саклауда аның өлеше зур. Киләсе елда да шушы татар телендә чыга торган бердәнбер газетаның тиражы һич тә кимемәсен, киресенчә, аның укучылары тагын да артсын дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев