Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөлшат Мәхмүтова: «Мин җаваплылык яратам»

Гөлшат Рәзин кызы Мәхмүтова — Алабуга районы мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге җитәкчесе.

«... Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан».
Туфан Миңнуллин

Хәзерге шартларда Русиядә яшәүче халыкларның, шул исәптән татарларның да, тулы мәгънәсендә милли мәгарифләре була алмый. Чөнки укыту-тәрбия тәртибен, мәктәп предметларының барысын да диярлек Русия мәгариф министрлыгы билгели, дәреслекләр дә аның рөхсәте белән генә чыгарыла. Чын-чынлап милли мәгариф мөстәкыйль дәүләтле халыкларда гына булырга мөмкин.

Хәер, демократик принципларга корылган дәүләтләрдә яшәүче халыкларның мәгарифләрендәге милләт үзенчәлекләре шактый күп. Әмма хәзерге Русия дәүләтендә демократия элементлары бик аз булганлыктан, монда яшәүче халыкларның мәгариф системаларында милли үзенчәлекләр бик кечкенә генә урын алып тора. Бу күренеш безнең татар мәгарифенә дә хас.

Шулай да, гомумән алганда, телләре, мәдәниятләре, гореф-гадәтләре төрле халыкларның уку-укыту, тәрбия кылу системалары бер үк төрле була алмый. Аларның һәркайсының күпмедер дәрәҗәдә үзләренә генә хас үзенчәлекләре, аермалы яклары була. Шунлыктан без, шартлы рәвештә генә булса да, милли мәгариф турында сөйли алабыз.

Цивилизацияле халыклар тормышында, аерым алганда, татар халкының яшәешендә, мәгарифнең гаять зур әһәмияткә ия булуын һәм татарларның алга баруы стратегиясендә аның иң зур урын алып торырга тиешлеген исәпкә алып, мин бу язмамда өлешчә генә булса да шәһәр-районыбыз милли мәгарифенә тукталып китмәкче булам.

Мәгълүм булганча, мәгариф ул — уку-укыту, аң-белем бирү мәгънәсендәге сүз. Укыту исә бездә гадәттә тәрбия бирүне дә күздә тота. Димәк, алга барыш, прогресс мәгарифкә нигезләнгән. Татарлар гомер-гомергә үзләренең укымышлы, белемле, ягъни мәгърифәтле халык булулары белән аерылып торганнар. Хәзерге заманда да безнең бөтен дөньяда дан-шөһрәт казанган акыл ияләребез, күркәм шәхесләребез күп. Шулай булгач, гасырлар буена татар халкын алга илткән, төрле өлкәләрдә зур уңышларга алып барган мәгърифәт учагының ялкынын сүлпәнләндерергә яки сүндерергә хакыбыз бармы безнең? Һич кенә дә юк, әлбәттә. Киресенчә, бу ялкынны ныграк дөрләтеп, элекке уңышларыбызны тагын да арттыру, халкыбызны тагын да биегрәк үрләр яулап алырлык зур белемле итү — барыбызның да, беренче чиратта мәгариф органнары хезмәткәрләренең, без, укытучыларның, изге бурычы.

Татар милли мәгарифенең изге бурычы — халкыбызның данын күтәрерлек, димәк, белемнәре буенча яхшы әзерлекле, югары культуралы, тәрбияле яшьләр әзерләү. Бу ифрат җаваплы, катлаулы бурыч, әлбәттә, башлыча, безгә йөкләнгән. Ана теле мөгаллиме нык белемле, заман таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләгәндә генә, уңышлар югары була. Бу шартларның үтәлүе районыбыз мәгариф органнарының җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренең, укытучыларның халкыбызны, республикабызны алга җибәрү өчен зур җаваплылык хисе тоеп, фидакарьләрчә хезмәт итүен таләп итә.

Әйе, мәгариф органнары җитәкчелеге турында бара бүгенге язмам. «Теләсә нинди хакимият органы — ул, беренче чиратта, кешеләр. Милли мәгариф бүлеген җитәкләүче итеп билгеләнгәч тә моны мин аңладым», — ди җавабында җитәкчебез Гөлшат Разиновна Мәхмүтова. Мәгарифкә тәҗрибәле, эшлекле, үзаллы фикерләү сәләте булган, карарлар кабул итәрлек, бу карарлар өчен җаваплы булырлык җитәкче кирәк, әлбәттә. Монысы берсүссез. «Мин җаваплылык яратам. Үзең генә бөтен әйберне хәл итү нәтиҗәле түгел. Бердәмлектә — көч», — дип дәвам итте ул сүзен.

Җитәкчебез — нәкъ шундый кеше, ул югарыда аталган сыйфатларга ия. Без аның белән кайвакыт кызу бәхәсләшеп тә алабыз, сүреләбез дә, уртак тел дә табабыз, кирәк икән, серләшеп тә алабыз, иң мөһиме: уртак проблемалар бергәләп хәл ителә. Чыннан да, көч — бердәмлектә. Мин аның һәм аның кул астында эшләүче коллективның (ана (татар) теле мөгаллимнәре күздә тотыла) эшчәнлеген югары бәялим. Ә бит коллективның уңышы җитәкчедән тора. «Балык башыннан чери», — ди халык мәкале.

Яхшы җитәкче булу өчен, белем генә аз, ә тәнеңдәге бөтен күзәнәгең аша син үзеңне Чын Кеше итеп тоя белергә тиеш. Шундый шәхесләр сафына кертер идем мин җитәкчебезне. Җитәкче күпмедер күләмдә актер да була белергә, «сәхнәгә» үзенең шәхси борчуларын чыгармаска тиеш. Тормышында нинди генә авырлыклар булса да, ул безнең каршыга һәрвакыт ачык йөз, шат елмаю, якты кәеф белән килеп баса. Аның тагын бер өстенлеге шундадыр, мөгаен.

Мондый югарылыкка күтәрелү өчен, аңа әле шактый юл узарга туры килә. Туган як, туган нигез, туган мәктәптән башланадыр бу олы юлга сукмак, мөгаен? Гөлшат Разиновна чыгышы буенча — Чаллы районы Яңа Мусабай авылыннан. «Туган авылымны бик яратам, аның саф сулы чишмәсен, авылны урап алган куе урманнарын сагынып яшим. Кайда гына яшәсәң дә, туган авыл кешеләре белән һәркөн хыялымда күрешәм, аларны берәм-берәм барлыйм, уңышларына сөенәм, кайгылары булса уртаклашам», — дип искә ала ул туган ягын.

Әйе, туган җир сагындыра, юксындыра адәм баласын. Балачакта шугалак ясап шуган бозлавыклары да, җанга ял биргән чаңгы юллары да күңелдән яшьлеккә алып кайта. Уйлар, уйлар... Тик заманасы гына башка хәзер, Мусабай да күпкә үзгәргәндер. Ә, бәлкем, һавасы тарта торгандыр үз балаларын. Тагын бардыр әле туганнары, кайтканнары, киткәннәре, каберләргә ятканнары. Күкрәп чәчәк атсын әле туган якларыбыз, горурланырлык булсын аның халкы да. Төшләрдә, уйларда гына түгел, форсат чыккан саен, кайтып килергә язсын.

90 нчы елларда Суык-Су авылы мәктәбен тәмамлый ул. Башта Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә, аннан читтән торып, Алабуга дәүләт педагогика университетында югары белем ала. Шул елларда Ильнур Дамир улы белән гаилә дә корып җибәрә. Уртак җимешләре — уллары — Инсаф, кызлары — Зилия туа. Инсаф тормыш иптәше белән бүгенге көндә ике кыз тәрбиялиләр. Ә кызлары — КФУ студенты. Язмыш җилләре аны Алабуганың 9 нчы мәктәбенә (Инженер-технология лицеена ) алып килә. Шулай итеп, әкренләп тәҗрибә туплана, һөнәри осталык үсеш ала.

Укытучының профессиональлеге, һөнәри осталыгы, эчке дөньясы белән беррәттән аның тышкы кыяфәте дә таләпләргә туры килергә, киеме, үз-үзен тотышы җыйнак булырга тиеш. Татар халкында «Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар» дигән әйтем дә бар бит. Укытучы сыйныф бүлмәсенә килеп керүгә, укучыларның барлык игътибары аңа юнәлә. Гөлшат Разиновнаның тышкы кыяфәте дә, эчке дөньясы да, белеме дә, дөньяга карашы да — һәммәсе дә «Укытучы» исеменә лаек дип уйлыйм.

Мәктәптә хезмәт куйганда, баш миенең аулак почмагындагы күзәнәкләре аңа бәйсез, мөстәкыйль рәвештә булачак дәрес хакында уйлагандыр. Иҗат халәте туктаусыз дәвам итә. Көн саен аллы-гөлле чәчәкләргә төрелеп утырган мәктәбенә, үз балаларыдай якын күреп сөйгән укучылары, коллегалары янына ашыга ул. Шушы игелекле юлда 22 елга якын гомере узган.

Шактый гына тәҗрибә туплап, үзен тиешле дәрәҗәдә күрсәткәннән соң, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсенә милли мәсьәләләр буенча медодист итеп сайлана.

Инде югарыда искә алганча, җитәкче булу җиңел түгел. Кул астыңда эшләүче коллегаларыңа дөрес юнәлеш күрсәтү өчен, үзеңә дүрт-биш тапкыр күбрәк укырга, фәлсәфи фикер йөртергә, мәгариф өлкәсендәге бөтен яңалыктан хәбәрдәр булырга кирәк.Сүз дә юк, сәләтнең күпмедер өлеше, тумыштан, геннан бирелә торгандыр. Ә бит ул сәләтне үстерү үз тырышлыгыңнан тора. Беркем дә җитәкче булып тумый. Иң элек кешелекле, эшчән, ышанычлы хезмәткәр булырга, шуның белән коллективта абруй казанырга кирәк. Башкалар белән идарә итү өчен, иң элек үз-үзең белән идарә итәргә өйрәнү мөһим. Димәк, Гөлшат Разиновна, югарыда әйтелгән бар сыйфатларга да ия, алай булмаганда, ул җитәкләгән коллектив (татар теле укытучылары) шундый югары күрсәткечләргә (олимпиада, бәйге-конференцияләр, милли бәйрәмнәр, ОГЭ һ.б.) ия булмас иде. Аларны санап торуның кирәген тапмыйм.

«Җитәкче булып эшләү авыр түгелме?» — дигән сорауга ул: «Бөтен эштә дә үз проблемалары бар, ләкин үтәп чыкмаслык түгел. Мин бит үзем генә түгел — коллективым бар. Алар барысы да үз эшләрен яхшы беләләр, мине үз итәләр, дип уйлыйм. Ә бу — зур терәк. Бер-береңне аңлап, бердәм булып эшләгәндә генә эшләр уңышлы бара. Бергә-бергә тату гына эшләргә язсын». Димәк, бердәмлектә — көч.

Әйе, шулай йорт-җирне белми, гомерен ил хезмәтендә уздырырга туры килә җитәкчегә. Ә моның өчен күпме сабырлык, тырышлык, түземлек, энергия, күпме йокысыз төннәр киткәнен бер үзе генә белә торгандыр ул.

Хезмәтнең тире ачы, җимеше татлы, дип әйтүләре юкка гына түгелдер. Күп көч куеп укытканы, оештыра белгәне өчен, «Мәгариф отличнигы» исеменә лаек булды ул, Россия Мәгариф оешмасының Мактау кәгазе, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде мөгаллимә, «Безнең укытучы» дигән грант яулады.

Тормыш — диңгез, кеше шул диңгездәге кораб. Диңгез кайчак тыныч, ә кайчак ярсып, дулап ярларга бәрелә. Ә кеше менә шушы упкын өстендә дә каушамыйча, югалмыйча, максатына, теләгенә ирешә алырга тиеш. Амин, һәрчак шундый булып калсын.

Тирәнлек — диңгездә, зирәклек — гыйлемдә, дигәндәй, белем дәрьябыз тагын да тирәнәеп, тагы да зуррак уңышларга ирешербез, дигән өметтә калам.

Язмамны йомгаклап, бу олугъ шәхес турында нәрсә генә әйтсәм дә аз булыр сыман. Шуңа күрә, рәхмәт әйтеп, бер кыйсса сөйләп китәсе килә. «... Хозыр Ильяс бер авыл янәшәсенә килеп җиткән. Элек авылга теләсә кем кермәсен өчен, авыл капкалары бикле булган. Шунда аны авылда яшәүче бер бала күреп алган. Ул тиз генә йөгереп килгән дә юлчыга капка ачкан. Бу хәлдән соң Хозыр Ильяс бала янына килгән һәм: «Синең бу яхшылыгың өчен нишлим икән? Рәхмәт әйтсәм, күп булыр, атымны ал», — дигән. Шул рәвешле аңа атын биреп калдырган.

Көндәлек тормышта бик гади, баналь рәвештә яңгыраган әлеге «Рәхмәт» сүзе үзенә зур мәгънә һәм хисләрне сыйдыра. Гөлшат Разиновна, бүгенге көндә хезмәттәшләрегезнең сезгә карата эчкерсез, ихтирамлы, рәхмәтле хисләрен бернинди дә бүләк алыштыра алмас. Рәхмәт сезнең сабырлыгыгыз, зирәклелегегез, шәкертләрегезне, кул астында эшләүче яшь мөгаллимнәрне рухи дөньяга китергән юлыгыз өчен. Рәхмәт, мең рәхмәт.

Шушы көннәрдә җитәкчебез 50 яшьлек алтын юбилеен билгеләп узды. Без дә, укытучылар коллективы, аңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек теләп калабыз. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларының игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәсен. Юлларында үтә алмаслык сынаулар очрамасын берүк, сау-сәламәт булып, балалары бәхетенә сөенеп, киләчәктә оныклары шатлыгына уралып, Ильнур белән тигезлектә, күңел тынычлыгы белән гомер кышларын үтәргә насыйп булсын.

Клара ГАЙНЕТДИНОВА
Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев