Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гомер буе кадер-хөрмәттә яшәргә язсын

Данлыклы укытучылар династиясенең бер вәкиле булган Шагалиева Зөлфия Мирзанур кызы үзенең түгәрәк датасын билгеләп үтте.

Укытучы... Кайгысыз сабый чакны артта калдырып, тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәндә, колачын җәеп, хуш киләсең, диеп каршы алучы, еллар буе шатлык-борчуларны бүлешеп яшәп, олы тормыш юлына аяк басканда, балаларга төпле һәм акыллы киңәшләрен бирүче дә ул. Никадәр сабырлык, түземлелек сорый укытучы хезмәте! «Укытучы булып туарга кирәк», — ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Аның укытучы булачагы кечкенәдән үк билгеле була. Туган көне дә 1нче сентябрьгә туры килә. Бәйрәм өстенә бәйрәм ясап туган кызына әтисе: «Укытучы булыр бу» — дип, юрап куя.

Бу нәселнең инде дүртенче буыны укытучы һөнәрен сайлый, гомуми мөгаллимлек стажы — 402 ел. Аларның укытучы династиясе турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан чыгарылган китапта да урын бирелгән.

Күпме түземлелек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк укытучыга. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, алар белән дөрес аралашу — күпме көч таләп итә бу һөнәр иясеннән. Эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен бик әһәмиятле. Зөлфия Мирзанур кызында бу сыйфатларның барысы да бар. Аның укыту стажы — 35 ел. Ул культура-агарту һәм медицина училищеларында татар теле укыта, 17 ел безнең 2нче гомуми белем бирү мәктәбендә милли тәрбия бирү буенча директор урынбасары булып эшли. Тугры хәләл җефете Фатих абый белән бергә үткән гомер юлы һәркемгә үрнәк, хөрмәткә лаек. Алар — икесе бербөтен. Бу безнең мәктәп тормышында да ачык чагылыш тапты. Җитәкчелек эшенең бөтен җаваплылыгын аңлаган Фатих абый тормыш иптәше Зөлфия апа өчен ышанычлы терәк һәм алыштыргысыз ярдәмче булды. Ышанычлы тылың булганда гына, канатланып эшләргә, үрләр яуларга мөмкиндер ул. Бу шәхес белән сокланмыйча булмый. Бик белемле, күп эзләнә, барысыннан да хәбәрдар булганга, Зөлфия Мирзанур кызы район, республика буенча үткән бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннарга лаек булган укытучы. Укучыларының да уңышларын санап бетергесез. Олимпиадаларда призлы урыннар яулаулары — аның тырыш хезмәте. Хөкүмәтебез аның хезмәтен югары бәяли. Ул «Россия Федерациясе гомуми белем бирү мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре», «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә ия, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының күп санлы бүләкләренә лаек булды.

Зөлфия апа өлгер, уңган хуҗабикә дә. Кулына ни тотса, шуны җиренә җиткереп эшли: тегә дә, матур-матур картиналар да чигә, тәмле пешерә дә ул. Үрнәк әни генә түгел, яраткан әби дә, оныкларының өзелеп яраткан дәү әниләре дә әле ул. Уллары Илһам белән Илшат та нәкъ үзе кебек ачык йөзле, ихтирамлы, тырышлар.

Бу гаиләдә балалар әти-әниләрен хөрмәтләп, дустанә мөнәсәбәттә яши. Алар белән аралашу үзенә бер рәхәт.

Бер акыл иясе болай дигән: «Берничә айдан уңыш алыйм дисәң — иген чәч, ун елдан җимеш ашыйм дисәң — агач утырт, гомер буе кадер-хөрмәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң — балалар укыт». Бу сүзләр Зөлфия Мирзанур кызына тулысынча туры килә. Алдагы көннәрдә дә зур уңышлар, сәламәтлек һәм гаилә бәхете телибез, пар канатыгыз сынмасын, гел шундый матур, горур, ачык йөзле булып калыгыз.
Наилә ГАБТЕНУРОВА, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев