Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ҖӘМГЫЯТЬ

«Яңа елны коткару» яки Татар Дөм-Дөмендә Яңа елны ничек үткәрделәр

Бәйрәм чарасы 31 декабрьдә авыл клубында узды.

«Яңа елны коткару» яки Татар Дөм-Дөмендә Яңа елның бизәге булган Чыршыны ничек коткардылар, Яңа елны ничек каршы алдылар? Сүзебез шул турыда, ягъни Татар Дөм-Дөме авылының Мәдәният йортында 2025 елның соңгы көне — 31 декабрьдә үткәрелгән бәйрәм турында булачак.

Тамаша башланганчы бәйрәмне алып баручы Рәсимә Сибәгатуллина авылдашларын Яңа елны бәйрәм итү тарихы белән таныштырды:

— Яңа елны борынгыдан бәйрәм иткәннәр, тик ул төрле илдә төрле вакытка туры килгән. Россиядә Яңа елны кыш көне билгеләп үтү 1700 елдан башлана. Яңа ел төнендә утлар яндыру, шәһәрне ылыслы агачлар белән бизәү Петр I боерыгы белән эшләнә. Революциядән соң бәйрәмне тыялар һәм ул яңадан 1935 елны кире әйләнеп кайта. Яшел ылыслы агачлар электән үлемсезлек билгесе булган, шуңа күрә Яңа ел символы итеп чыршы, нарат агачлары сайланган. Кышкы тылсымчылар — Кыш бабайлар да төрле илдә төрлечә аталып йөртелә. Америкада — Санта-Клаус, Италиядә — Баббо Натале, Франциядә — Пер-Ноэль, Испаниядә — Папа Ноэль, Болгариядә — Дядо Каледа, Чехиядә — Дед Мекулаш һ.б. Ә Кыш бабайларның туган көне — 18 ноябрь.

Бәйрәм тарихы белән танышканнан соң истәлекле һәм иң тантаналы өлешләрнең берсе — видеокотлаулар булды. Котлауны ТР халык артисткасы Айгөл Бариева башлап җибәрде, Дөм-Дөм авылы халкына мөрәҗәгать итеп, матур теләкләрен җиткерде. Аның котлавын Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Резедә Сәләхова дәвам итте. Ул дөм-дөмлеләргә «якташларым» диеп эндәште. Үзе Казан кызы булса да, әнисе ягыннан әбисе Дөм-Дөм кызы икән. ТР атказанган артисты, опера җырчысы Илүсә Хуҗина үзенең котлавында дөм-дөмлеләрне «авылдашларым» диеп атады, чөнки әтисе Зөфәр — Дөм-Дөм авылы егете. Илүсә үзе дә әтисенең туган авылына бик еш кунакка кайта. Гәлиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, ТР атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин да дөм-дөмлеләрне бик җылы котлады.

АМР башлыгы урынбасары Александр Косов, АМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон да бәйрәм белән котлап, «Яшь көч» агрофирмасының һәм Дөм-Дөм авылы халкының район күләмендә ирешкән уңышлары турында әйтеп үттеләр. РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР 75 янгын сүндерү бүлеге башлыгы Евгений Шумилов котлаудан соң тагын бер тапкыр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тамашачыларның исләренә төшерде. «Агрофирма «Яшь көч» директоры Рузилә Мирсәет кызы Һадиуллина үзенең котлавында авыл эшчәннәренә бары тик уңышлар гына теләде. Татар Дөм-Дөме авыл җирлеге башлыгы Назилә Галиева авылдашларын бәйрәм белән тәбрикләп, барлык башлангычларда үзенә ышаныч белдергәннәре һәм ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Котлаулардан соң да бәйрәм башланып китә алмады әле, чөнки чыршыны Гринч (Доктор Сьюзның «Гринч Раштуаны ничек урлады» китабының төп герое, тәне яшел йон белән капланган һәм тау башында ялгыз яшәүче гуманоид) урлаган булып чыкты. Елан да үз елы үтеп баруын һәм аны онытуларына үпкәләп, Гринч яклы булып чыкты. Олаф та (тулы метражлы «Суык йөрәк» мультфильмы персонажы, тылсым ярдәмендә җанландырылган игелекле сихерче Кар малай) залда күңелсез булуын сизде. Кунакка килгән шәфкать туташы җыр җырласа да бәйрәм рухы барлыкка килмәде, шуңа күрә ул хәрәкәтле уеннар оештырырга тәкъдим итте. Хәрәкәтле уеннардан соң, залда әзрәк җанлану барлыкка килде килүен, Клоун да күңеллелек өстәде. Ак һәм кара боланнар да керде. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Умырзая» җыр ансамбле дә ике җыр, ә авылыбызның нәфис сүз остасы Гөлфия Гыйләҗева шигырьләрен бүләк итте. Ярдәмгә Кыш бабай һәм Кар кызы килгәннән соң гына могҗиза тормышка ашты: зал түрендә сәхнәдә матур утларга күмелгән чыршы пәйдә булды. Сөенечтән тамаша геройлары белән залдагы кунаклар да әйлән-бәйлән биеделәр, балалар Кыш бабайга шигырьләрен сөйләделәр. Яшь җырчыбыз Гүзәл Сафиуллина үзенең яраткан җырларын башкарды. Костюмнар дефилесе да булды, жюри аларга үз бәясен бирде: «Надежда Кадышева» I урынны алды. Һәм, ниһаять, Яңа ел — Ат килде. Елан Ат елына ачкычын тапшырып, гафу үтенде. Тамашачылар, билгеле, гафу иттеләр һәм елан, Елан елы турында искә төшерделәр. Елан — бик акыллы, зирәк җан иясе. Көнчыгыш әкиятләрендә ул — кешеләргә ярдәм итүче. Өстәвенә, елан кызыксынучан, сабыр, һәрбер ситуациядән чыгу юлын таба белә. Чын тормышта елан кешеләрне куркытырга да сәләтле, ләкин ул тик торганнан гына һөҗүм итми, башта кисәтә. Еланнан зыян күрмәс өчен, аның кисәтүенә игътибарлы булырга гына кирәк. Елан елында туган кешеләр тиз фикер йөртәләр, карар да кабул итәләр. Аларда табигый сиземләү көчле һәм алар зирәкләр. 

Елан елында туган авылдашларыбыз: Зарипова Әминә Корбангали кызы (1941), Сәлимов Габделәхәт Гани улы (1953), Сагирова Әминә Мөбәрәкшә кызы (1953), Дәминова Миләүшә Нигүмәтҗан кызы (1953), Бәдретдинова Миңлегөл Гаптрәфикъ кызы (1965), Хәбибуллин Илдар Нәбиулла улы, Шәяхмәтов Раил Фоат улы, 1989 елда туганнар: Әмерханов Марсель, Титова Эльвира, Бакирова Фирүзә, Гатина Айгөл, Сафина Земфира, Хузина Раилә, Гатина Сирень, Ибниева Эльмира, 2001 елда туганнар: Шәкүров Зөлфәт, Ямалетдинова Зилә, Галеев Риназ һәм Гайфетдинова Айгөл (2013ел).

«Еланнар» уртага чыгып, елан булып, "с-с-с«лап, Яңа ел җырын җырладылар, «шуышып» биеделәр, Кыш бабайдан күчтәнәчләр алдылар.
Кытай календаре буенча 2026 ел — Кызыл утлы ат елы. Кытай йолдызнамәсендә ат көч-куәтне, мөстәкыйльлекне, яңа башлангычларда уңышка ирешүне гәүдәләндерә. Ат гомер-гомергә татар халкының тугры дусты булган. Ат турында кызыклы фактлар искә төшерелде:

— Әгәр тарихка күз салсак, кешенең ат белән дуслыгы безнең эрага кадәр 5000 ел элек башланган. Бу турыда тау куышларында ясап калдырылган борынгы рәсемнәр сөйли. Ат төшне төсле итеп күрә. Ат 60 км/сәг тизлек белән чаба, 2,5 м биеклеккә сикерә ала. Ат күз, борын, ияк, колак тирәсендә урнашкан озын төкләре (антенналары) ярдәмендә сизә. Ат якыннан яхшы күрә, хәтта кешенең ым, ишарәсен тоя ала. Әмма ерактан начар күрә. Ат алда-артта, уңда-сулда, аста-өстә нәрсә барын тигез дәрәҗәдә яхшы күрә. Кояш яктысы атның күзен чакмый, ягъни чагылдырмый. Ат өчен иң куркыныч җан иясе — умарта корты. Әгәр берьюлы дистәләп умарта корты һөҗүм итсә, ул үләргә мөмкин. Ат басып йоклый. Җир шарында бу хайванны иң кыска сүз белән атап йөртүчеләр — төрки халык, татарлар. Ә иң озын сүз белән Көньяк индеецлар атый икән. Ат алар телендә «оквилауп акламарукоаллунакланата» дип атала. Атлар бик акыллылар, хуҗасына тугры җаннар. Хуҗасының әйткән һәр сүзен тыңлыйлар. Атларны әрләргә ярамый, алар ачуланганны аңлап елыйлар.

Ат елында туганнар тормыш сөючән, аралашучан, сәяхәт итәргә яраталар, ышанычлы юлдашлар. Ләкин «утлы атлар» кызып та китәргә мөмкин. Алар эшчән, тырыш һәм җитез, активистлар һәм авантюристлар. Ялганны, икейөзлеллекне, интригаларны яратмыйлар, үзләренең эшләрендә, кыланмышларында ихлас һәм эчкерсез: нәрсә уйлыйлар, шуны турыдан, ачык әйтәләр һәм эшләп тә куялар. Ләкин артык хәрәкәтчән булу аларның тиз янып бетүенә дә китерергә мөмкин. Утлы ат бик еш бары тик үзенә, үзенең көченә ышана һәм шуңа күрә барысын да «менә хәзер» эшләргә ярата. Ат елында туган кешеләр оптимистлар, уңышка ышаналар, катлаулы проектларга алыналар. Аларда эшкә, хоббиларына дәрт, үзләрендә сөйкемлелек бар, тиз танышалар, аралашалар, яңа дуслар, танышлар табалар. Комплиментларга юмарт, ләкин үзләре белән сокланганны да читкә куймыйлар. Ирләргә харизм, ирек, җаваплылык, ә хатын-кызларга мөстәкыйльлек, тугрылык һәм бик яхшы әни булу хас.

Безнең Ат елында туган авылдашларыбыз: Гыйльмуллин Илгиз Шәрип улы (1942), Әхмәтҗанов Гәзизҗан Миннехан улы (1942), Рымач Людмила Михаил кызы (1942), Любимов Леонид Фома улы(1954), Әмерханова Рәхилә Шәкерт кызы (1954), Якунин Владимир Федор улы (1954), Гыйләҗева Гөлфия (1954), Сафина Ильмира Илдерхан кызы (1966), Нәбиуллина Сөмбел Зиннур кызы (1966), Нәбиуллин Рәис Мәхмүт улы (1966) һәм Рыбакова Алия Дамир кызы (1990). «Атлар» да биеделәр, «тел шартлатып» җырладылар. Алып баручы кулларына Кызыл утлы ат елы билгесе булган кызыл тасма бәйләп, Яңа елны тасманы салмыйча каршыларга кушты һәм үз исеменнән Елан һәм Ат елында туган өлкән авылдашларына баллы күчтәнәч бирде.

Кыш бабай да авылдашларына кышкы тылсымлы бәйрәм бүләк итүдә, Мәдәният йортын бизәүдә актив катнашучы Сирень Гатина, Зөлфәт Шәкүров, Ирек Бәдретдинов, Фәнил Гәлиев, Фәнил Дәминов, Венера Ибниева, Галина Якунина, Резидә Дәминова, Лилия Шәкүрова, Ильвина Юсуповага рәхмәт әйтеп, күчтәнәчле пакетларын тапшырды. Гомуми флешмоб белән бәйрәм тәмамланды. Саубуллашып Кыш бабай китте. Ләкин күңелләрдәге бәйрәм шатлыгы бик озакларга сакланыр. Авылдашларына бик күңелле, күңелләргә үтеп керә торган җылы сүзле матур видеокотлау- сюрприз бүләк иткәннәре өчен Гатина Сирень Айдар кызы һәм Галиева Назилә Наил кызына авыл халкы исеменнән зур рәхмәт. Яңа форматтагы бәйрәм кичәсе (сценарий авторы Гәлиева Н. Н.) оештырган һәм тамашада катнашкан Хафизов Шамил, Гәрәева Азалия, Гәлиева Назилә, Яковлев Тимур, Гәлиева Таңсылу, Радмир, Анисимова Ангелина, Хәбибрахманов Ислам, Шәкурова Камилә, Юсупова Эльвина, Сәфиуллина Гүзәлгә һәм «умырзаялылар» га дөм-дөмлеләр бик рәхмәтле.

Ефәк ялларын җилфердәтеп, Җиребезгә Ат елы килде. Гомер-гомергә янәшәбездә яшәгән, һәрчак кешегә таяныч булган, файда китергән эшчән, чыдам, игелекле әлеге хайванның бу юлы да яхшылык кына алып киләсенә ышанабыз, өметләнәбез, уңышлы матур еллар юрыйбыз. Мин барлык авылдашларымны, туганнарымны һәм редакция коллективын, газета әбүнәчеләрен Яңа ел белән тәбрик итеп, сәламәтлек, уңышлар, тыныч имин көннәр теләп калам. Күңелләребездә һәрвакыт матур могҗизаларга ышаныч яшәсен!

Рәсимә СИБӘГАТУЛЛИНА
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев