Илдар Халиков “Алабуга тәҗрибәсен республикада кулланырга була”
Алабуга муниципаль район Советының XXIII сессиясендә ТР премьер-министры Илдар Халиков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм башка кунаклар катнашты. Сессиядә шулай ук ведомство һәм предприятие җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре дә бар иде. Анда 2012 елда районның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә...
Шәһәр халкы сессияне җирле телевидениедә туры эфирда карый алды.
Районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм алга куелган бурычлар турында район башкарма комитеты җитәкчесе Илмир Камалетдинов сөйләде.
Узган елда Алабуга районында сәнәгать производствосы 115,6 процент тәшкил иткән. Кеше башына туры килә торган инвестицияләр күләме буенча безнең район республикада 3 нче урынны били. Шәһәр һәм районда эшсезлек проблемасы хәл ителә, белгечләр әйтүенчә, хәзер бездә эшсезләр саны 1,81 процент тәшкил итә.
Район авыл хуҗалыгы күрсәткечләрен дә күтәрә. Сөт һәм ит җитештерү артты, сыер саны буенча безнең район республикада өченче урында.
Торак тапшыру планы 101,3 процентка үтәлгән, 66,8 мең квадрат метр торак төзелде. Узган елда 85 ветеран, ятим, чернобыльче торак шартларын яхшыртты. Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бирү программасы гамәлгә куелды һәм бүгенге көндә аның буенча 590 кишәрлек билгеләнде. 2012 елда 29,6 километр юл төзекләндерелде, аның 14,9 километры - шәһәр автоюллары.
30 ел чамасы элек төзелгән мәктәпләрне ремонтлау программасы буенча Морт һәм Иске Юраш авылларында ике гомумбелем бирү мәктәбе ремонтланды. Танайка авылында 140 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше башланды.
Хәзер укучылар куркынычсызлыгы беренче планга чыга. Һәр мәктәптә "Мәктәп тәрәзәсе" системасын кертү планлаштырыла. Һәр мәгариф учреждениесендә турникет һәм электрон контроль системасын урнаштыру уртача 280 мең сумга төшәчәк.
Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен кискен проблемага ия дип белдерде. Коммуналь инфраструктураның тузган булуы аркасында көн саен авария проблемасы белән очрашабыз, дип белдерде ул үзенең чыгышында. Узган елның апрель аенда Турай сусаклагычындагы авариядән соң, тузган-таушалган хуҗалыкны төзекләндерү буенча максатчан эш башланды. Беренче эш итеп "Водоканал" предприятиесе муниципаль милек итеп үзгәртелде һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыру башланды. КЭР-холдинг исемле эре инвестор килгәннән соң җылылык системасын яңарту эшләре дә алып барыла башлады.
"Узган елда әлеге программаны тормышка ашыра башламаган булсак, Алабугада йортларга кайнар су һәм җылылык бирүне бөтен республика белән җибәрергә туры килгән булыр иде", - диде район башлыгы Геннадий Емельянов.
Моннан тыш, быел Алабугада гомумйорт исәпләүләре (ОДН) буенча электрон база булдырылачак. Тиздән һәр алабугалы интернет аша үзе яшәгән йортның исәпләүләрен карап белә алачак.
Сессия эше башлангачы ук премьер-министр индивидуль җылыту пункты урнаштырылган йортта булды. Илдар Халиков Тынычлык проспекты, 49 нчы йорт подвалына куелган җылыту пунктының эш системасын карады һәм бу яңалыкны хуплады. Мондый пунктлар Алабуганың 89 йортында куелган, быел тагын утыз ИТП урнаштыру планлаштырыла.
"Торак-коммуналь хуҗалык - Алабуганың иң проблемалы өлкәсе. Бу проблема уннарча ел тупланып килгән, шуңа күрә аны бер көндә генә хәл итеп булмаячак. Торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү өлкәсендә алабугалылар тәҗрибәсен республиканың башка шәһәрләрендә дә кертергә кирәк дип саныйм", - диде Илдар Халиков.
Районның уңышлы үсешенең нигезе - "Алабуга" махсус-икътисадый зона күрсәткечләре. Бүген биредә 6 предприятие-резидент эшли, 2,5 мең эш урыны бар. Шул ук вакытта МИЗ предприятиеләрендә эшләүчеләрнең бары тик яртысы гына Алабугадан. 2015 елда резидент-компанияләр саны 60, ә эшчеләр саны 8500гә җитәчәк дип көтелә. Шуңа күрә шәһәр һәм социаль инфраструктураны, шулай ук торак базарын үстерү зарур. Алабуга арендага торак бирү республика программасын гамәлгә ашыручы Татарстан шәһәрләре өчлегенә керде.
Шулай ук район өчен "РОСТ" Автокомпонетлар җитештерүчеләр ассоциациясе мәйданчыгын булдыру да мөһим булып тора.
Геннадий Емельянов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең фермерларга ярдәм итүгә корылган республика программалары буенча субсидиягә дәгъва белдерү конкурсларында актив катнашмавын тәнкыйтьләде.
"Соңгы ике елда хакимиятнең авыл җирлекләренә мөнәсәбәте үзгәрүен күрәбез", - диде Иске Күклюк авыл җирлеге башлыгы Аркадий Бахметов. Алабуга авылларында санкцияләнмәгән чүплекләр, каты көнкүреш калдыкларын чыгару проблемасы хәл ителде, юллар, фельдшер-акушер пунктлары, клублар төзелә. Гидротехник корылмаларны карап тоту мәсьәләсе хәл ителә башлады.
"Алабугага һәрвакыт бик теләп киләм. Биредә традицияләр бар, алардан башка шәһәр бүгенге үсешкә ирешә алмас иде", - диде Илдар Халиков. Ул Алабугалыларның сәламәтлек саклау, мәгариф, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә уңышларын билгеләп үтте һәм Республика Хөкүмәте белән бергә хәл ителергә тиешле бурычларны билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев