Кар күгәреге белән көрәш
Һава температурасы күтәрелгәндә (0 градус тирәсе) озак вакыт кар астында яткан үләннәр кар күгәреге белән зарарлана һәм бурсып чери башлый.
Иртә парда чәчелгән, начар чыныктырылган, бүрткән, азот белән артык тукландырылган уҗым үләннәре бурсый. Бодайга караганда, арыш ныграк зарар күрә.
Кар күгәреге белән көрәштә кисәтү чаралары буларак, орлыкларны фунгицидлар белән эшкәртәләр, шулай ук көздән фотосинтез күренешен көчәйтә һәм үсемлекләрнең үсешен тоткарлый, салкыннарга чыдамлыгын күтәрә торган агрочаралар үткәрәләр. Уҗымнарның артык үсеп китү куркынычы булганда, аларны үсешне көйләгечләр белән эшкәртергә кирәк.
Артык үсеп киткән уҗымнарны чабарга киңәш ителми, чөнки бу уңышны 30-40 процентка киметә.
Язын туфрак иртә җеби башлаганда, һәм кар катламы калын булганда, ул тизрәк эресен өчен, аеруча урманга якын тирәләрдә, күмер тузаны, фосфорит оны, көл сибәләр.
Чәчүлекләр күгәрек белән көчле зарарланган очракта, кар бетү белән үк, беренче чиратта, азотлы ашламалар кертергә һәм тырмаларга кирәк.
Рәүф ИСМӘГЫЙЛЕВ, ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев