Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга җитәкчеләре хәйрия акциясендә катнаша

Шәһәр-районда 2022 елның II яртыеллыгына район газеталарына язылу дәвам итә.

Аңа АМР башкарма комитетының яшьләр сәясәтен үстерү секторы мөдире Марат Мәсәлимов та кушылды. Ул Иске Юраш авылында яшәүче хезмәт ветераны Гөлсем Закировага «Алабуга нуры» газетасына язылу бүләк итте.

Гөлсем Закирова 1938 елның 20 сентябрендә Алабуга районының Ядегәр авылында дөньяга килә. Иске Юраш авылы егетенә кияүгә чыга. Ире күп балалы гаиләдә иң өлкәне була. Аның әтисе яхшы кеше, тик күрүдән мәхрүм булган, шуңа күрә тормыш иптәшенең җиде энесе һәм сеңлесен Гөлсем Закирова кайгырткан. Өй эшләрен төнлә, ә көндез фермада эшләгән. Аның гомуми хезмәт стажы — 40 ел.

83 яшьтә булса да, ул тик утырырга яратмый: иртәнге сәгать өчтә уянып, ипи пешерә, йорт хайваннарын ашата, иртәнге аш әзерли. Бакчада эшләргә ярата. Гөлсем Закирова алты бала тәрбияләп үстергән, хәзер аның 13 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар. Хуҗалык эшләре күп булуга карамастан, ветеран «Алабуга нуры» газетасын укырга да вакыт таба. Атнага ике тапкыр аның яңа санын көтә, район яңалыкларын, хикәяләрне укый.

— Әниебез — хөрмәткә лаек кеше. Барлык туганнар, күршеләр аның белән киңәшләшә. Аллаһы Тәгалә аңа күп еллар безне сөендереп яшәргә язсын, — ди Гөлсем Закированың балалары.

Һәрбер алабугалы да ветеранга, күп балалы яки инвалид бала тәрбияләүче гаиләгә район газетасына язылу бүләк итә ала. Моның өчен безнең редакциягә 3-81-11 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев