Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ҖӘМГЫЯТЬ

Киң күңелле әниләр!

Урамда яз җилләре исә, яз исе сизелә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман...

Яз ул өметләр һәм аңлаешсыз нидер көтү вакыты, омтылулар, ашкынулар вакыты... Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән башланганга шулай матурдыр? Ә бәлки хатын-кызлар бәйрәмен үткәрү өчен нәкъ менә шундый матур яз көнен сайлау кирәктер?

Тарихка күз салыйк әле.

Борынгы Римда "Матрон" дип аталган хатын-кызлар көне булган. Бу көнне хатын-кызлар үзләренең ирләреннән бүләкләр алган мәхәббәт һәм игътибар үзәгендә булган. Хатын-кызлар үзләренең иң яхшы киемнәрен киеп, йорт учагын саклаучы Веста исемле алла храмына барганнар. Хәтта кол хатын-кызларга да бу көнне ял бирелеп, алар көндәлек эшләрдән азат ителгән һәм бүләкләр бүләк ителгән.

Әлеге бәйрәм хатын-кызларның үз хокуклары өчен көрәшү көне буларак барлыкка килә. 1857 елның 8 мартында Нью-Йоркның тегү һәм аяк киеме фабрикаларында эшләүче хатын-кызлар манифестациягә җыела. Алар үзләренә сайлау хокукы бирүне, эш шартларын яхшыртуны, 10 сәгатьлек эш көнен, чиста һәм коры эш урыннары булдыруны, ир-атлар белән тигез хезмәт хакы бирүне таләп итә. Бу вакытта хатын-кызларга, ирләрдән аермалы буларак, 16 сәгать эшләргә туры килә. Ә ир-атлар, бик күп катгый таләпләр куйганнан соң, үзләре өчен 10 сәгатьлек эш көнен яулый. Ярты гасыр узгач, 1908 елның 8 мартында Америка хатын-кызлары яңадан митингка чыгып, балалар хезмәтен туктатуны, фабрикаларда эш шартларын яхшыртуны һәм хатын-кызларга тавыш бирү хокукын таләп итәләр. Бер елдан Америкада февральнең соңгы якшәмбесе хатын-кызлар көне дип билгеләнә.

1910 елны Копенгагенда узган Халыкара хатын-кызлар конференциясендә Клара Цеткин хатын-кызлар көнен 8 мартта бәйрәм итү тәкъдиме белән чыга. Бу - барлык ил хатын-кызларына тигезлек өчен көрәшкә чакыру булып яңгырый. 1911 елның 19 мартында бу бәйрәм беренче тапкыр Австрия, Дания, Германия, Швейцариядә билгеләп үтелә. Миллионлаган халык, хатын-кызлар хокукын яклап, манифестацияләрдә катнаша. Икенче елны бәйрәмне 12 майда билгеләп үтәләр.

Россиядә хатын-кызлар көне беренче тапкыр 1913 елда Петербургта билгеләп үтелә. 8 март Халыкара хатын-кызлар көне Совет хөкүмәтенең беренче елларыннан ук дәүләт бәйрәме буларак бәйрәм ителә. 1965 елдан бирле бу көн - ял көне.

8 март - кабатланмас, ихлас хисләр тулы бәйрәм. Бу көнне ир-егетләр әни-әбиләргә, апа-сеңелләргә, сөйгәннәренә чәчәкләр, матур сүзләр һәм игътибар бүләк итә.

И хатын-кыз!

Әгәр син булмасаң,

Сүнәр иде дөнья,

Булмас иде җирдә тереклек.

Әйе, чыннан да, тереклек булмас иде. Ә уйлап карасаң, бу тереклекне дәвам иттерүче, аңа җан бирүче дә хатын-кыз бит. Хатын-кызның тормышыннан канәгать булып, ихластан елмаюы күктә кояш балкуына тиң. Хатын-кызның елмаюы - яшәвебезнең бәлзәме. Көн күрүебезнең иминлеге, милләтебезнең киләчәген раслаучы билге. Хатын-кыз дип әйтү белән безнең күз алдына газиз әниләребез килеп баса.

Бездәге барлык яхшылыклар әниләрдән. Без әниләребездән эчкерсез мәхәббәткә, изгелеккә, зирәклеккә өйрәнәбез. Синең өчен кайгыртучы әниең булу - нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерен белеп яшәргә кирәк. Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган аналарны олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы - анада.

Раушания Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев