Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кибетләрдән шикәр кая китте?

Алабугалылар күпләп әйбер ала башлады. 

Кайбер кибетләрнең моңа кадәр шикәр, тоз һәм карабодай ярмасы яткан киштәләре буш, ләкин һафаланырга кирәкми. 

Соңгы вакытта көнбагыш мае, кер порошогы һәм шәхси гигиена чараларына сорау артты. Болай ук хәстәрләнү кирәкме соң? Бу сорау белән без райбашкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары Руслан Мусаевка мөрәҗәгать иттек.

− Районда урнашкан күпләп тарату үзәге безне беренчел әһәмияттә булган барлык ашамлыклар белән тәэмин итә. Безнең келәтләрдә он, шикәр, карабодай ярмасы кирәгеннән артык. Кешеләр товарларны берьюлы күп ала башлаганга, кибетләргә аларны җитәрлек күләмдә китереп өлгермиләр, − дип аңлатты ул.

Аның сүзләренә караганда, белгечләр көн саен сәүдә нокталарына мониторинг үткәрә. Алар беренчел әһәмияте булган йөз әйбер исемлегенә кергән продуктларның бәясен тикшерә. Руслан Әмирах улы аныклаганча, аларның хакы үзгәрмәгән диярлек, нигездә җиләк-җимеш һәм яшелчә кыйммәтләнде. Үткән атна белән чагыштырганда, мәсәлән, кәбестәнең бәясе арткан. Шулай да моның сәбәбе аларның өлгерү вакытына карый һәм читтән кертелүе белән бәйле. 

Гамәлдә, соңгы көннәрдә кибетләрдә шикәр комын табу кыенлашты. Шәһәр кешеләре бер-берсенә хәбәр җибәрә, шикәр комы кайсы кибеттә бар, һәм аны алып калырга киңәш итеп язалар. Менә шуңа күрә кыенлык килеп чыга да инде, чөнки кешеләр үзләре ясалма ыгы-зыгы булдыра. Мондый очраклар әледән-әле кабатланып тора бит. Моннан нәкъ ике ел элек, пандемия башланганда, бөтенесе, саклану вакытын исәпләп тормыйча, күпләп ашамлыклар алды. Күргәнебезчә, алар беркая да югалмады, бүген дә сәүдә нокталарында бар. Нәтиҗәдә, кайберәүләр чынлап та шикәрсез кала, ә товарны очсызга алган намуссыз эшмәкәрләр риясыз сатып алучылар аркасында кесә калынайта.

− Шуңа күрә бер кулга 5 килограммнан артык шикәр алуны чикләргә һәм күпләп тарату үзәкләреннән кибеткә кайтарыла торган товар күләмен арттырырга карар кабул ителде. Куркуга бирелеп, ашамлыкларны кырып алырга кирәкми. Продуктларга җитмәүчелек юк. Аларга гаризалар җибәрелеп тора, вакыт кына кирәк. Дефицит чыкса, Алабуга районына без ашамлыклар белән тагын да күбрәк транспорт җәлеп итәчәкбез. Хәзергә безнең өч айга җитәрлек шикәр хәстәрләнгән, − дип белдерде Руслан Мусаев.

Хәбәрчеләребез аның сүзләрен тикшерергә булды. Шәһәр супермаркетларының берсендә, дөрестән дә, шикәр дә, тоз да юк иде. 

− Шикәр чире белән интеккәнгә, без аны ашамыйбыз, ә менә тоз бик тә кирәк. Бөтен җирне карадым, таба алмыйм, − дип зарланды үзен Рәмзия дип таныштырган сатып алучы. 

Шулай да юл аркылы торган супермаркетка керсәк, анда бу товарлар артыгы белән икән. Дөрес, товар санына чикләү бар, без анысын белә идек инде. Руслан Мусаев фаразынча, чит илдән кертелә торган продуктлар кыйммәтләнергә мөмкин, яисә алар бөтенләй китерелмәячәк, әмма бу төгәл мәгълүмат түгел. Сәүдә мөнәсәбәтләре җайга салыначак, көтәргә генә кирәк. Гомумән, ашамлыклар җитмәүчелеге көтелми. Товарларның кайсыбер төрләре югала икән, Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә аларны алмаштырырлык эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр җитәрлек. Алабуга районында, мәсәлән, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре халыкны сөт ашамлыклары, ит, он, яшелчә, балык белән тәэмин итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев