Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кырык елга якын сәхнә осталыгына өйрәткән

25 март — Россиядә мәдәният хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан без ярты гомерен сәхнәгә, укытуга багышлаган шәхес белән әңгәмә кордык.

Мөгаллим, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны Камил Җәүдәт улы Мөҗипов 1944 елда Урал ягы Свердловск өлкәсендә дөньяга килгән (хәзерге Екатеринбург). Кечкенәдән үк кинолар карап үскән малайның бик тә артист буласы килгән.

Күрше авыллар буенча яшьләр белән концертлар куеп йөргәннәр алар. Камил 15 яшендә колхозда эшли башлый. Техника училищесына ташчы-монтажчыга укырга керә. Ун ай укыганнан соң, аны «Уралмаш» заводына эшкә җибәрәләр. Эш урынында тирә-як кып-кызыл, кызу, шуңа күрә аякта киез итек, кулларында эссе үткәрмәслек бияләйләр. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач та, берникадәр вакыт шунда эшләвен дәвам итә. Эштән соң, Эльмаш мәдәният сараеның татар-башкорт коллективына йөри. Аңа Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе вазифасын тәкъдим итәләр. Баянчы, җырчылары бар, 12 авылда концерт куеп йөриләр. Камил абый үзен дә төрле яктан сыный — җырлый, бии, алып баручы да була. Шунда культура-агарту училищесына укырга керә. 

— Имтихан вакытында һәръяклап төрле жанрда тикшерделәр. Җырларга кушкач та, мин «татарча җырласам ярыймы?» — дип сорадым. «У музыки нет национальности» — дип, жюри әгъзасының җавап биргәне истә. Бишле билгесе куйдылар. Татар-башкорт коллективы ул җырны радиодан да җырлатты, — ди Камил абый. 

Төркемдә җиде егет булганнар, барысы да руслар. Өч семестр укыгач, күбрәк татар телен үзләштерәсе килү сәбәпле, 1970 елда Алабуга культура-агарту училищесының театр бүлегенә күчеп килә. 1972 елда диплом ала. Укытучысы Гәрәй абый Галимхан улы сәхнә теле, грим, режиссурадан укыта. Февраль аенда Минзәлә мәдәният йортына өлкән методист булып эшкә керә. Августта Казан мәдәният институтының режиссура бүлегендә укуын дәвам итә. Кызыл диплом белән булганга, бер генә имтихан бирергә туры килә. Дүрт ел укып, 1976 елда укуын тагын кызыл дипломга бетереп, бер ел институтта эшләгәч, Алабугага кайта. Биредә ул 2013 елга кадәр студентларга режиссура, актер осталыгы нигезләрен өйрәтә. Камил Җәүдәт улы 69 яшендә лаеклы ялга чыга. Эшләгән чорда спектакльләр куялар, төрле концертлар, юмор кичәләре үткәрәләр. Училищеда уза торган бәйрәм концертларын алып бара. Алабугада беренче татар тамадасы булып та йөргән әле Камил абый.

— Беренче куйган спектаклегезне хәтерлисезме?

— 6 нчы сыйныфны бездән 8 километр ераклыкта урнашкан күрше авылда укыдык. Иртән торып китү авыр булганга, якшәмбе кичтән килә идек. Җәяү йөрибез. Бер көнне интернат янындагы кибеткә керсәм, анда пьесалар китабы сатыла. Бер атнага биреп җибәргән акчага мин әлеге китапны сатып алдым. Ул китапка шундый сөендем, гаиләм белән дә шатлыгымны бүлешәсем килде, шул ук кичне авылга кайтып киттем. Китапта «Үги кыз» әсәре урын алган иде. Без аны интернатта сәхнәләштердек — беренче спектакль шул булды. Мин анда үги кызның әтисен уйнадым. Хәзер күз алдыма китерәм дә, көләсе килә: бәләкәй генә малай, кәҗә тиресеннән сакал ясап, сәхнәдә әти булып уйнап йөри. Соңрак үзебезнең авыл клубы сәхнәсендә куйдык. Клуб эче салкын, ә мин күлмәктән генә. Шулвакыт беренче рәттә утырган абый үзенең пиджагын миңа салып биргән иде. 

— Чын режиссер нинди булырга тиеш?

— Автор пьесасын сәхнәләштерергә кирәк. Монда тормышны белү мөһим, чөнки ул төрле яклап күрсәтелә. Үзең белмәсәң, яшәешне ничек сәхнәгә куярга мөмкин? Шуның өчен күпкырлы белемгә ия булырга — музыка, театр өлкәсен дә, сәхнә телен дә — барысын да яхшы белергә тиешсең. 
Уку төрле күнегүләр, этюдлардан башлана. Әкренләп-әкренләп сәхнәдә иркенлеккә, күрү, ишетү, ясалмалылыкны бетерү өстендә эшли башлыйбыз. Этюдлардан соң, кыска өзекләр, соңыннан гына курс эше өчен спектакльләр, пьесаларны тулысы белән сәхнәләштерергә туры килә.

— Ясалмалылыктан ничек котылырга соң?

— Сәхнәдә ул бераз рөхсәт ителә инде. Әкрен генә сөйләшсәң сәхнәдә, тамашачы ишетми. Беренче рәт ишетсә дә, иң арткы рәттә утыручы кешеләр ишетә алмаска мөмкин бит. Тавыш көчле булырга, ләкин интонация табигый калырга тиеш. 

— Трагедия һәм комедия — кайсын кую җиңелрәк?

— Берсе авыр, берсе җиңел дип әйтеп булмый. Үзем эшләгән чорда комедияләр дә, трагедия, драма да куйдым, ләкин комедия катлаулырак, чөнки актерда юмор хисе, табигыйлек, актер уены да булу зарур. Әлбәттә, составны дөрес тупларга кирәк. Бу актер башкарып чыга алырмы — карыйсың. Безнең авырлык нибары егетләр җитмәүдә иде. Репертуар сайлый башласаң, яртысы — ирләр, яртысы — хатын-кыз. Күп спектакльгә актерлар яшь буенча туры килми, чөнки өлкән яшьтәге геройларны күрсәтү шактый катлаулы. Укучы укучы булып кала бирә инде, ул әле тормышны аңлап бетерми. Без студентларны атлап китәргә өйрәтәбез, беренче адымнарын ясарга көч бирәбез. Укып чыккач та, барысын белеп бетереп булмый. Эшли-эшли өйрәнәсең бит инде.

— Спектакль яхшы чыксын өчен нишләргә?

— Хаталар булмасын өчен, репетицияләр күп була. Башта этюдлар ясап, аннары «прогон», генераль репетицияләр оештырыла. Сүзләрне 120 процентка белергә кирәк. Актер, нинди сүз икән дип уйлап торырга тиеш түгел. Ул үзенең максаты турында гына уйласын. Югары максат та бар бит — кешенең тормыш максаты. Шуннан чыгып, ул вак бурычларны башкара. Дөрес, кайвакыт актер онытып та җибәрергә мөмкин. Ялгышлык китсә, актерга импровизация ясыйсы кала.

— Максатны ничек дөрес куярга?

— Кемдер халык артисты булырга омтыла, ләкин аның өчен башта күп укырга, эшкә керергә, эш урынында үзеңне күрсәтергә, бөтен эчке һәм тышкы дөньяң белән тырышып, көне-төне эшләргә кирәк. Шуннан соң гына син ниндидер үрләргә ирешә аласың.

— Сәләтсез кеше, укып кына, актер яки режиссер була аламы?

— Барыбер берникадәр сәләт булырга тиеш, билгеле. Шуңа да конкурс вакытларында тикшереп алалар, сәләтенә карап, көчлерәген сайлыйлар.

— Тамашачы мәхәббәтен ничек яуларга?

— Образ мөһим роль уйный, әйтик ул тискәре образ икән, аңа карата мәхәббәт туа алмый. Дөрес, искәрмәләр була. Әйтик, Фидан Гафаров "Тапшырылмаган хатлар«да үзенә нәфрәт тудырырга тиеш булды, ләкин халык аны яратып кабул итте. Аның тавышы, уены халыкның күңеленә хуш килде. Тискәре рольдә булса да, халыкны үзенә тартты. Театрда «актер сөйкемлеге» дигән төшенчә бар. Ул үзенчә мәхәббәт кебек. Анда бит матурлык мөһим түгел. Бер хикәя бар иде. Бер хатын ирен тәрәзә аша, эштән кайтканын күзәтә. Ире шундый тәбәнәк һәм юан гына, «генерал кайта» дип тәрәзәдән аңа соклана үзе. Кемдер бер кешегә ошый, аның өчен шуннан да матур кеше юк кебек, ә икенче кешегә ул бернәрсә дә түгел. Бу инде җирнең тарту көче кебек.

Камил абыйның студенты, хәзер Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Арсланов та мөгаллим турында югары фикердә:

— Мин үзем читтән торып уку бүлегендә өч ел укыдым. Камил абый — шулкадәр көчле шәхес, ул барлык тырышлыгын биреп укытты. Дәресләрдә ул кисәк кенә рольгә кереп киткәли. Без аңа гаҗәпләнә торган идек. Әсәрне сәхнәләштергәндә, рольләрне мөмкинлекләребезгә карап бүлде. Режиссер дипломы алгач, мин иң беренче «Картаямыни соң йөрәк» театр коллективын оештырдым. Ул вакытта кыюлыгым җитеп бетмәгәнлектән, катнашучыларның кимчелекләрен төзәтү авыррак булды. Икенче елны инде Гата Нуруллинның «Картаямыни соң йөрәк?» спектаклен әзерләгәндә, Камил абыйдан өйрәнгән режиссерлык күнекмәләрен куллана башладым. Шуны әйтергә кирәк, спектакль куйган саен, тәҗрибә арта бара, хаталарны күрәсең, төзәтәсең. 2017 елда коллективыбызга татар халык театры исеме бирелде. "Идел-йорт«та Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» әсәре белән катнашып, зур җиңү яуладык. Барлык ирешкән уңышларым өчен мин Камил Җәүдәт улына рәхмәтлемен.

— Аллага шөкер, гел яхшы кешеләр белән эшләргә туры килде. Гәрәй абый Галимхан улына, Ширияздан Мөхәммәтҗан улы Сарымсаков һәм башка минем тормышыма үз өлешләрен керткән кешеләргә рәхмәтем зур. Үкенерлек түгел, музейлы тарихи шәһәрдә яшим, — ди Камил абый. Хәзер дә тик ятмый, җәйләрен бакчага йөри, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Ул укыткан студентлар һәрдаим шалтыратып, хәлләрен беләләр, бәйрәмнәрдә котлыйлар. Әле узган елның август аенда күп еллар элек укып чыккан студентлар төркеме училищега килеп киттеләр.
Таңсылу АРСЛАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев