Лагерьның яңа тормышы: “Урман әкияте” кем өчен эшли башлар?
Быел җәй алабугалыларның яраткан "Урман әкияте" балалар сәламәтләндерү лагере тагын үз ишекләрен ачарга җыена. Онытылган һәм ярымҗимерек хәлдә ул биш ел дәвамында буш торды.
− "Урман әкияте"н без сәламәтләндерү лагерьларын капиталь төзекләндерү буенча республика программасына кертүгә ирештек. Капремонт өчен соралган акча күләме 25 миллион тирәсе тәшкил итте, сигез миллион акча алдык. 2 миллион 250 мең җирле бюджеттан бүленеп бирелде. Лагерь ачылсын өчен, хәзер су башнясы һәм скважина булуы төп шарт булып тора, − дип сөйләде райбашкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Людмила Рыбакова.
Әйтергә кирәк, агым суның юклыгы лагерьның ябылуына төп сәбәп булган иде. Анда чишмә суы кулланылды, бу исә санпин нормаларына каршы килә.
− Бүгенге көндә скважина бораулау урынын ачыклау өчен, җирне геологик тикшерү үткәрелә. Бу эшләргә җирле бюджеттан 1,1 миллион акча бүленгән. Шәһәр шулай ук урамны яктыртуга - 500 мең сум акча һәм йокы корпусы белән медицина бүлмәсен җиһазлауга − 650 мең сум акча бирде, − ди балалар сәламәтләндерү лагерьлары комплексы җитәкчесе Нурия Умеркина.
Шунысы бар, бу бер көнлек, хәтта бер айлык кына да эш түгел, шуңа күрә быел "Урман әкияте" ике сменада гына эшләячәк. Беренче ял итүчеләр 19 июльдә киләчәк - биредә палаткалы лагерь эшли башлый. Төп таләп булып территориянең талпаннарга каршы эшкәртелүе тора. Балалар лагерь территориясендә яшәячәк, ашарга казаннарда пешереләчәк, суны китереп торачаклар. Шулай итеп, аларның ялына скважина юклыгы комачаулык тудырмас. Икенче смена спортчылар өчен, һәм ул 10 августта башлана. Киләсе елдан лагерь бөтен көченә - дүрт сменада эшләр дип ниятлиләр.
Лагерьда зур эшләр башкарылган. Өч бина: ашханә, йокы корпусы һәм медпункт капиталь төзекләндерелгән.
− Рәхим итегез! − Шундый сүзләр белән хәзер директор горурланып, кунакларга дәшә, лагерь өчен яңа тормыш башланды бит.
Ашханә бинасы йөз процентка әзер. Биредә юынгычлар куелган холл, ашамлыкларны әзерләү һәм ризык пешерү цехлары, савыт-саба юу һәм кухня хезмәткәрләренең гигиена бүлмәсе, шулай ук туклану өчен 120 урынга исәпләнгән өч зур зал урнашкан.
Йокы корпусында һәрберсе 10 кешелек 4 йокы бүлмәсе әзерләп куелган.
− Без анда ике яруслы караватлар, бөтен стена буена шифоньер һәм тумбочкалар куячакбыз, − ди Нурия Умеркина.
Вожатыйлар өчен бүлмәләр дә булачак.
Медицина пунктында процедура бүлмәсе, табибның кабул итү бүлмәсе һәм изолятор бар, анда авыру бала өчен аерым туалет һәм душ ясалган.
− Бик олы эш башкарылган. Республика җитәкчеләренә, Геннадий Емельяновка ярдәм өчен рәхмәт. Монда нәрсә булганын һәм хәзергесен чагыштырсак, аерма бик зур. Хәзер лагерь территориясеннән ватык атынчыкларны, череп беткән беседкаларны, төзелеш чүп-чарын чыгарабыз, бүген инде дүртенче "КамАЗ" җибәреләчәк. Урамдагы юынгычларны алыштырачакбыз, анда кайнар су булуын телибез, яңа туалетлар ясалыр, − дип сөйли Нурия Умеркина, балаларның уңайлы шартларда яшәячәкләренә шатланып.
Бүген биредә тагын ике корпус ремонт көтә, тик анысына әлегә акча юк.
Әйтүләренә караганда, лагерь кышын да ял итүчеләрне кабул итәчәк. Быел анда җылылык кертелгән, көзен һәм кышын спортчылар өчен 7 көнлек сменалар планлаштырылган.
Өстәп әйтергә кирәк, кечкенә алабугалылар быел "Яшь төзүче" сәламәтләндерү лагеренда да ял итә алачак. Быел ул 385 баланы кабул итә, тагын 150 спортчы профильле сменага киләчәк.
1584 бала каникулның бер өлешен мәктәп яны лагерьларында, шуларның 170е - КФУның Алабуга институты филиалы базасында эшләп килүче "Интеллето" лагеренда ял итәчәк.
Лагерьда ял итү өчен юллама аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 180 балага бирелә. Элегрәк ата-ана, юллама алу өчен, социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итә иде, быел "Барс" Яшьләр үзәгенә гариза язарга кирәк. Аның адресы: Т. Гыйззәт урамы, 27.
Юллама бәясенә республика һәм җирле бюджетлар биргән субсидиягә ата-ана кушып түләгән акча керә. Мисалга, шәһәр читендәге "Яшь төзүче" һәм "Урман әкияте" лагерьларында ял итү 13216 сум тора, шуның 2517 сумын ата-ана түли. 21 көн ялга юллама - 15446 сум, ата-ана 2942 сум түләргә тиеш.
Мәктәп яны лагерена юллама бәясе 3225 сум, ата-ана - 614 сумын түли.
Сабина КАЧАЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев