Әлегә – әйләнечтән юл яхшы
Колосовка авылыннан Танайка чатына кадәр 1,3 километр тәшкил иткән ара күптән яңартылуны таләп итә иде.
− Бу юлның күптәннән капиталь төзекләндерелгәне юк. Соңгы биш ел даими рәвештә чокырларны ремонтларга туры килде, − ди эшне үтәүче оешма директоры Илшат Әхмәтҗанов.
Аның сүзләренә караганда, юлга 42 миллион сум акча бүлеп бирелгән, эш ике өлешкә бүлеп башкарылачак. Башта Колосовка фермасыннан Танайка юлы чатына, аннары - Колосовкадан фермага чаклы. Юлның бу өлешендә тимербетон плитәләр салырга ниятлиләр.
− Юл бер айга ябылып торыр дип исәплибез, шулай да без тизрәк тәмамларга тырышачакбыз, − дип ышандырды Илшат Әхмәтҗанов.
Юлны төзекләндерү вакытында автомобиль хуҗаларына, Хлыстово яисә Танайка аркылы иске Казан буйлап, әйләнеч юллардан файдаланырга туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев