Өлкән кешеләрдән башка зирәк карар юк
Таҗиклар турында сүз килеп чыкса, күпләр нигәдер ялланып эшләүчеләрне искә төшерә башлый, әмма бу халыкның борынгыдан килгән бай тарихы бар, һәм буыннан буынга тапшырылып килгән халык йолаларын алар бүген дә кадерләп саклый. Безнең районда да бу милләт вәкилләре аз түгел.
Таҗиклар - бик түземле халык, алар бик кыю һәм ачык күңелле. Кунакларны алар һәрчак шатланып каршы ала. Һәр йортта кунак каршылау бүлмәсе - "мәхмүнханә" бар. Таҗиклар, гадәттә, келәмнәр түшәлгән идәндә утыра. Кунак булып килүче шунысын белеп торырга тиеш: биредә аякларны сузып утыру матур түгел, ятып тору исә - бөтенләй әдәпсезлек.
Йола буенча, кунак өчен бай табын әзерлиләр, анда иң яхшы сый куела. Чәй эчү махсус урын били. Чәйне гаиләдәге иң кече ир-ат ясарга тиеш, бу -өлкәннәргә хөрмәт билгесе. Таҗикларда кечкенә яшьтән үк олыларга берсүзсез буйсыну тәрбияләнә. Хәтта шундый мәкаль дә бар: "Өлкән кешеләрдән башка зирәк карарга да килә алмыйсың". Чәй салынган чынаякны (пиала) бары тик уң кул белән алалар, ә сул кулны, сәлам биргәндәге кебек үк, йөрәк турына куярга кирәк. Бу ишарә кеше белән очрашу шатлыгы һәм аңа булган тирән хөрмәтне аңлата.
Киң күңелле халык булганга күрә, таҗиклар куанычларын якыннары һәм туганнары белән генә түгел, бөтенләй таныш булмаганнар белән дә бүлешә. Мәсәлән, Нәүрүз бәйрәме вакытында, яз килүгә барысы да ихлас сөенә. Алабугада бу бәйрәмне алар җырлап, биеп каршы ала, бар кешене чын пылау белән сыйлый. Сый дигәннән, таҗиклар пылау пешерүнең дүрт йөздән артык ысулын белә. Ит ашларын бик яратсалар да, яшелчә һәм җиләк-җимешкә, төрле тәмләткечләргә зур игътибар бирелә. Икмәккә карата биредә үзенчәлекле мөнәсәбәт: аны җиргә яки идәнгә төшерергә ярамый, аскы ягын өскә каратып куймыйлар, саклык белән генә бүләләр.
Теләсә кайсы таҗик өчен тормыш нигезе - гаилә, йола буенча, алар күп балалы. Гаилә хакына тырышып эшлиләр һәм абруй сакларга тырышалар. Алар фикеренчә, төрле очракта һәм нинди шартлар булуга карамастан, кеше булып калырга кирәк.
Бүгенге таҗик яшьләре көнбатыш үрнәгендә яшәргә тырыша, ләкин үз гореф-гадәтләрен саклап яшәүче гаиләләр дә күп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев