Мактаулы нефтьче, футболчы, музыкант, һәм искиткеч кеше
«Володя белән мин разведкага барыр идем!» — Владимир Гурьянов турында аның башлыгы Валерий Потехин шундый фикердә.
Ул аны бер генә сүз белән: «Афәрин!» дип сыйфатлый алыр иде.
Икесе дә нефть оешмасында эшләүгә карамастан, аларны хезмәт түгел, футбол дуслаштырды. Алабугалы Владимир Гурьянов бала чактан туп тибү белән мавыга, армиядән кайткач, Валерий Потехин чакыруы буенча, «Прикамнефть» идарәсенең футбол командасына эләгә. Һәм, әлбәттә инде, аны шул ук вакытта эшкә алалар, 1991 елның җәе була бу, башта йөк ташучы була, ярты елдан җир асты скважиналарын төзәтү операторы итеп күчерәләр. 1995 елда аның вазифасын күтәрәләр, ул өлкән оператор була. Ул үз эшен оста башкара.
Берникадәр вакыттан, Владимир Лениногорскидагы нефть техникумына укырга керә, аны 2009 елда нефть һәм газ чыганакларын эшләтү белгечлеге буенча тәмамлый. 2010 елда җир асты скважиналарын төзекләндерү цехына мастер итеп куела. Тагын ике елдан өлкән мастер була. Эш бик җаваплы, кул астындагыларны тикшереп тору кирәк, кайчагында тавышыңны күтәрергә дә туры килә. Шулай да аны, оста буларак, һәммәсе хөрмәт итә.
— Без аның белән — дуслар. Кама буе нефте скважиналарын ремонтлау буенча ул иң яхшы оста. Мин аның белән разведкага барыр идем. Шундый кешеләр күбрәк булсын иде. Владимир — лаеклы иптәш. Дөрес безнең танышу гадәти генә булмады. Аны күрүемә, шунда ук аның беркемгә дә охшамаганлыгын аңладым. Ул әле яшь оператор гына иде, минем кебек, футбол ярата. Аягы белән тупка кагылуга, оста икәне күренде. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтканнан соң да, мавыгуын ташламады. Аннан соң — эш. Ул мастер булгач, карыйм, мин башлык идем, ул җиңел һәм теләп эшли. Кеше нәкъ үз урынында. Бергәләп чит илгә бардык, — ди «Камабуе нефте» идарәсенең скважиналарны төзәтү цехы башлыгы Валерий Потехин.
Чит ил дигәннән, Владимир Гурьяновның тагын бер мавыгуы — сәяхәтләр. Германиягә, Австриягә, Венгриягә, анда ул инде берәр тапкыр гына булмаган, Владимир автомобильдә генә йөри.
Валерий Василий улы әйтүенә караганда, Владимир җырлый, шигырьләр яза, музыкага да һәвәс. Аның белән иркен аралашып була. Быел апрельдә Владимир Владимир улы 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Эш дәверендә күп кенә бүләкләргә һәм мактауга ирешә. Шуларның кайберләре — 2005 елда «Татнефть» җәмгыятеннән Рәхмәт белдерү, 2014 елда «Кама буе нефте» идарәсенең Мактау тактасына куелды, 2018 елда Мактаулы нефтьче исеме ала, 2021 елда ягулык-энергетика комплексы үсешенә керткән зур шәхси өлеше һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен РФ Энергетика министрлыгының Мактау грамотасына лаек була.
Владимир Гурьянов эшли торган Кама буе цехы зур түгел, әмма скважиналар оешмада иң нык таралганы. Монда үзенең кыенлыклары бар, һәм җитештерү-диспетчерлык хезмәтенең өлкән мастеры аларны җиңел хәл итә. Әтиләренең искиткеч хезмәтенә карамастан, балалары аның юлыннан китмәгән, ләкин тормышта үзләрен тапканнар. Кызы Ижау университетын тәмамлаган һәм хәзер Казанның бер хосусый мәктәбендә укыта, ул инглиз телен камил белә. Улы быел Калининградта Балтия Федераль университетына укырга кергән, кем белә, киләчәктә, әтисе белән ничек горурлансалар, аның белән дә шулай горурланырлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев