Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәр шәхеснең юлы таң калырлык, үткәненнән үрнәк алырлык

Бөтен җаны белән җәмәгать эшенә бирелгән Тәскирә Барый кызы Шәрипова безгә педагогия фәнен укытты.

Алабуга татарларын милләткә йөз белән борырга тырышты ул.

Алабуга дәүләт педагогия институты галиме Наип Ләисов, унбиш еллап вакыт узгач: «Республикабызның, халкыбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен хәлиткеч булган дәүләткүләм Законнар һәм карарлар кабул итүдә, аларны тормышка ашыруда этәргеч ясауда милли хәрәкәтнең өлеше гаять зур», — дигән иде. 

Алабуга татарларының АДПИ бинасында 1989 елның 14 гыйнварында узган җыелышында чыгыш ясап, Наип Хәбибнаҗар улы татар теле бетсә, язган әсәрләребез беркемгә дә кирәк булмас, ди. Институт мөгаллиме Рәхим Гайсин, «Яңа Кама» газетасы редакторы Нурлыбанат Вәлиева, «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе Әнвәр Шәрипов та әлеге фикерне хуплый. Газетада Рәхим Гайсинның ялкынлы мәкаләләре басыла башлый. Фазыл Шәехнең ирек сөю рухы белән сугарылган шигырьләре дөнья күрә. Гөлзадә Әхтәмова "Алабуга бәете«н яза. 

Нефтьче Рәфыйк Мәхмүдов, трактор заводын төзүчеләр оешмасыннан Фазыл Шәрәфетдинов, табиб Миңнәхмәт Әһдамов, мәгариф хезмәткәре Роза Әхмәтҗанова шәһәрдә шул елны барлыкка килгән иҗтимагый оешма рәисе Тәскирә Шәрипованың ярдәмчеләре була. 

Бервакыт халык Шайтан шәһәрчеге дип йөртелгән урындагы ялгыз калган манара турында сүз чыккач, Тәскирә апа: «Шайтан шәһәрчеге түгел, Ак мәчет ул! Ак мәчетебез җиде манаралы булган...» — диде. Милләт тарихын истә тоту, халык рухын яңарту максатыннан, Хәтер көннәрен оештырып йөргән Тәскирә Шәрипова төрле юнәлешләрдә эш алып барды: мәгариф, мәдәният, гаилә, җәмәгатьчелек — берсе дә читтә калмады. Инде онытыла барган мөнәҗәтләр шул елларда кире кайта башлады.

Мәгариф өлкәсендә аеруча әһәмиятле уңышларга ирешелде: татар балалар бакчалары, мәктәпләрдә татар төркемнәре һәм татар сыйныфлары ачылды, ике гимназия эшли башлады, әле бер татар мәктәбе дә бар иде. Халкыбызның җыр-моңнарын саклап калуда, таратуда «Сөембикә» ансамбленең роле зур булды. Милли-мәдәни чараларны татарча да уздыру гадәткә керә башлады. Аларны инде соңыннан милли бәйрәмнәргә сценарийлар язып, аларны шәкертләре белән бергә сәхнәләштерүче Наилә апа Низамовадан башка күз алдына да китереп булмый башлады. Татарча бәйрәмнәр оештыру шәһәр тормышын тагын да җанландырды.

Татар халкының милли әхлагын оныттырмас, тарихын барлап, өйрәнеп, мәдәниятен үстерү өчен, телне һәм динне күтәрү кирәк иде. 1990 елдан башлап, ел саен татар зиратын тәртипкә салып, чистартып тору игелекле чарага әйләнде. Татар өчен изге саналган Биләр һәм Болгар җиренә сәяхәт тә матур традиция булып китте. Хакимият булышлыгы белән, анда мәктәп укучыларын, студентларны алып баруга ирештеләр. Биләрнең Изге чишмәсеннән сулар эчеп, Болгардагы борынгы ташларны үз күзләре белән күреп кайтучылар бу хатирәләрне мәңге күңелендә саклыйдыр.

1991 елның 1 сентябреннән шәһәрнең 9нчы урта мәктәбе бинасында 1нче татар гимназиясе ачылды. Мөгаллимнәр дәресләрне милли гореф-гадәтләрне, йолаларны өйрәнү белән бәйләп алып барды. Беренче уку елында анда 15 класс оешты. Гимназия белән Тәскирә апа бик горурланды. Горурланмаслык та түгел иде. КДУда укыган мөгаллим Равил Ибраһимов балаларны гарәп теленә, АДПИ тәмамлаган галим Әлфинә Сибгатуллина төрек теленә өйрәтә башлады. Тормыш иптәше Рифкать белән икесе гимназиядә төрек китапларын кайтарып, анда төрек-татар китапханәсен ачуга ирештеләр. Төркиядән мөгаллим чакырып, аны да гимназия тарихындагы беренче укытучылар коллективына кертеп җибәрделәр.

Мөхәррәм бәй Адыгүзәл гимназиядә ял көннәрендә теләгән һәркемгә бик теләп төрек телен өйрәтте, дини бәйрәмнәрдә катнашып йөрде.
1992 елда шәһәрнең аскы өлешендә, Казан урамында 2нче татар гимназиясе эшли башлады. 1993 елда шәһәрдә милли белем һәм тәрбия буенча урынбасарлар билгеләнде. Алабуганың 1нче һәм 2нче гимназияләрен ачу җиңел булмады, билгеле. Киңәшле эш таркалмый, диләр. Тәскирә апа башлап йөреп, Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, ата-аналар, төрле оешма җитәкчеләре, АДПИ укытучылары булышлыгы белән, балаларны татарча укыта башладылар. 

Филология факультеты деканы Хәлил Сәлимов студентларны да бу эшкә җәлеп итте. Ахырда «АлАЗ» берләшмәсенең генераль директоры Равил Зарипов ярдәм кулын сузды. 1994 елда Алабугада биш балалар бакчасы татар телендә тәрбия бирә торган бакчалар итеп үзгәртелде. Мәгариф идарәсе, институт галимнәрен чакырып, укытучылар, тәрбиячеләр катнашында туган телне үстерү буенча укыту семинарлары, тора-бара фәнни-гамәли конференцияләр оештырылды.

1994 елда балалар бакчасы бинасын үзгәртеп корып һәм шартлар булдырып, шәһәрдә 11нче татар мәктәбен ачтылар. Татар җәмәгатьчелеге, шәһәр мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча урынбасары Роза Әхмәтҗанова тырышлыгы белән балалар һәм укытучылар тупланды. Шул рәвешле 112 укучы белән 1нче сыйныфтан 10нчыга кадәр белем бирү башланды. (Дөрес, 2004 елда 11нче мәктәп укучыларын 1нче гимназиянекеләргә куштылар.)
1996 елдан башлап ук инде Алабугада мәктәп укучылары татар теле һәм әдәбиятынннан республика олимпиадалырында призлы урыннар яулый.

Шунысын да әйтергә кирәк, 1989 елдан 2001 елга кадәр АДПИда ректор вазифаларын Наип ага Хәбибназарович башкарган чорда, Татарстанда Телләр турында Закон чыккач, югары уку йортының барлык факультетларында да татар телен укыту кертелде. Алабугада өйдән-өйгә йөреп, аннары җыелышларда, семинарлар һәм конференцияләрдә халык арасында аңлату эшләре алып баручы галим Рафис Шәймәрданов, татар теленең хәле турында ачык һәм дөрес сөйләүче галим Рәхим Гайсин, татар милләтенең асыл сыйфатларын райондашлары мисалында үрнәк итеп күрсәтеп язучы җәмәгать эшлеклесе Фирдәвес Хуҗин һ. б. һ. б., татар гаиләсенең өлгесе булган Сәлимовлар, Сәлаховлар, Мироваевлар — сокланып сөйләрлек шәхесләр. Тарихка керерлек вакыйгалар күпме булган шул елларда! Берсе дә эзсез югалмас дип ышанасы килә. 

Мәчетләрне торгызу турында да онытмады Тәскирә апа. 1989 елның җәен яхшы хәтерлим (Тойма урамында яшәгән вакытыбыз), шунда без торган иске йортка игътибар нык артты. Беркөнне, бакчадагы бауга керләр элеп, болдырга таба чыгуыма, капка төбенә җиңел машина килеп туктады, аннан эшләпәле бер абзый чыгып, йорт белән кызыксынуын белдерде.

— Сатып алырга телисезме әллә?
Кызык булып китте, дүрт гаиләне сыйдырган урын бит, күченәсебез әле башка да килми. 
— Безнең белән бергә аласызмыни? — дигәч, абзый машинасына утырып, китеп барды. 

34нче йорт. Озакламый аны шәһәр картлары мәчет өчен сорый дип ишеттек. 1989 елның августында без шәһәрнең өске өлешенә күчендек. Һәм 1990 елда Тойма урамында мәчет ачылды. Шуның өчен Тәскирә апаның күп тапкырлар йортлар идарәсе бусагасын таптаганын белми идем әле. 
Аннан инде шәһәрнең өске өлешендә мәчет торгызу турында уйлана башладылар. «1992 елның май башында, Тынычлык проспектында Җәмигъ мәчете урынына беренче казыкны, фикердәшләре белән бергәләп, Миннәхмәт Хуҗи улы Әһдәмов какты», — дип язды бу турыда Рафис Заһидуллин.

— ... Рус, татар, мари, чуашларның бердәм булып, тарихыбыз белән бәйләп тора торган гүзәл бина — мәчетне күтәрүгә ирешүләре үзе генә дә халыклар дуслыгының бер матур чагылышы булды, — диде ул. 

Тагын бер бина — Мәскәү һәм Тукай урамнары чатында, «Әл-Кадыйр» мәчете. Бу урында шәһәрдә 19 гасырда ике катлы агач мәчет торган.1994 елда Тәскирә Шәрипова аны торгызу максатыннан хакимияткә мөрәҗәгать итте. Рөхсәт алынгач, шәһәрнең беренче хаҗие Мидхәт Абдулла улы Кадыйров төзү мәшәкатьләрен үз өстенә алды. 

1990-1995 елларда шәһәр Советы депутаты булып торган Рәфыйк Мәхмүдов милли мәсьәләләр белән бәйле сорауларны чишүгә үзеннән зур өлеш кертте.

Республика тормышында бик күп үзгәрешләр булды, татар теленә игътибар артты. Мин дә төпчек кызымны алты яшеннән татар-инглиз сыйныфына укырга бирдем, һәм үкенмәдем дә. 

Тәскирә апаның активлыгын, таләпчәнлеген хәзер дә искә алып сөйлиләр. 
Апрель. Язның табигатьне яшәрткән чагында, Тәскирә апа Шәрипова арабыздан китеп барды. Шушы айның җидесендә быел шәһәребезнең берничә мәчетендә Тәскирә апаны искә алып, аның рухына дога кылдылар.

Хәтеремдә нык истә калган күренеш — аның шәһәр мәдәният сарае сәхнәсендә китап өләшүе. Конкурсмы, бәйрәмме, очрашумы, ул балалар өчен сәхнәгә кочагы белән китап күтәреп менә иде.

Аның тагын бер хыялы бар иде — татар музыка мәктәбен булдыру.
Зөлфия ПРИМАКОВА

Фото: Шәриповларның гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев