Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәмсия Мингалимова: «Үткәннәрне онытмыйк!»

19 апрельдә Шәмсия апа Мингалимова үзенең олы тормыш бәйрәмен каршы алды. 

Аны юбилее белән тәбрикләргә Ветераннар Советы рәисе Геннадий Баганов һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе Ольга Иванова килде. 

— Сез — 1990 елларда Алабугада эшли башлаган Сәяси репрессия корбаннары советының беренче рәисе. Бүген дә сез яп-яшь, һаман да эшлисез, без сездән үрнәк алабыз, — диде Геннадий Баганов Шәмсия Мингалимованы Ветераннар Советы исеменнән тәбрикләп һәм район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән котлау сүзләре җиткерде, Шәмсия апага озын гомер, корычтай сәламәтлек, алга таба да шулай эшләрлек көч теләде.

Ахырда аны тыл ветераны, җәмәгатьче буларак, Җиңү көненә чакырды.

Шәмсия апаны күркәм юбилее белән шәһәрнең социаль яклау идарәсе җитәкчесе Ольга Иванова да котлады. Аңа озак еллар актив булып калуын, яшь буынга үрнәк булып торуын теләп, рәхмәтен белдерде. 

Үзенең тормыш бәйрәме һәм сәяси репрессияләр тәмамлануга 85 ел тулу уңаеннан Шәмсия апа Мингалимова «Это было... Это не должно повториться» дип исемләнгән китабын чыгарган.

Бәйрәм өстенә бәйрәм. РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын алуга Шәмсия апа аеруча шат: «Ул бит гел күренекле шәхесләрне котлый. Мин галим дә түгел, бернинди ачышлар да ясамадым, гап-гади кеше. Әлеге хатны алу — минем өчен зур дәрәҗә».

Шәмсия апа яшьләргә тормыш авырлыкларына бирешмичә, үз көчең белән хезмәт итәргә, үткәнне хәтердән чыгармаска, аны киләчәк буынга тапшырырга кирәклеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев