Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәрнең тарихи өлешенә – өстәмә чыгымнар

10-24 майда Алабугада кайнар суны өзәчәкләр. Бу турыда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләре һәм журналистларның чираттагы очрашуында билгеле булды.

ТКХ һәм төзелеш Департаменты директоры Василий Филиппов әңгәмәне РФ законнарындагы яңа үзгәрешләр турында мәгълүмәттән башлады:

− Шәхси исәпләү җайланмалары куелмаган фатирлар өчен хисапның үзгәрүе мөһим гамәл булып тора: элегрәк билгеләнгән нормативларга 1,5 күтәрү коэффициенты кулланылачак, ягъни ресурс өчен түләү 1,5 тапкыр арта, шуңа күрә соңгы айларда фатирларга исәпләгеч урнаштырып, пломбалауга гаризалар саны арта.

Җитәкче хәбәр итүенчә, шәһәрнең тарихи өлешен карап тотуга 15 миллион сумнан артык өстәмә акча бүлеп бирелгән.

− ТР Министрлар Кабинеты карары килде инде. Туристлар шәһәре булганга, тиешенчә карап тору кирәк, Алабуга бөтен дөньяга билгеле, бирегә һәркайдан киләләр. Бер атна элек тарихи өлешне йөреп чыктык, нинди эш төрләре башкарыласын карадык: Гассар һәм Казан урамнарында брусчатканы, газоннарны тәртипкә китерергә, яктырткыч баганаларын төзекләндерергә, чәчәк түтәлләре ясарга кирәк.

Әмма, Василий Филиппов билгеләп үткәнчә, тарихи мирас һәйкәле булып торган йортлар район җитәкчелегендә борчу тудыра. Аларның күбесе җимерек хәлдә дип танылган, кешеләр аннан уңайлы фатирларга күчкән, биналар буш тора һәм туза.

− Бу архитектурадан башка шәһәрнең иске өлеше төссезләнәчәк. Агачтанмы, кирпечтәнме, бер бинаны да югалтырга ярамый. Мәсәлән, Олы Покров урамындагы 47нче йорт Пермь фирмасы тарафыннан 200 мең сумга сатып алынган иде, тик анда бер эш тә бармый, бина буш, − дип зарланды ТКХ һәм төзелеш Департаменты директоры.

Салкын һәм кайнар су күрсәткечләре турында да сүз булды. Февральдән алар "Ачык Алабуга" диспетчерлык хезмәтенең күпканаллы 5-82-22 номеры буенча тапшырыла. Бу үзгәрешкә халык арасында ризасызлык белдерүчеләр булды, алар безнең редакциягә дә мөрәҗәгать итте. Алабугалылар шалтыратып җиткерә алмаудан зарланды.

− Әлеге хезмәтнең эшчәнлеген анализлаганнан соң, мартта без кайбер үзгәрешләр кертергә карар кылдык: апрельдән башлап, күрсәткечләр һәр айның 21еннән 24енә кадәр кабул ителәчәк, ягъни андый көннәр артачак, − дип хәбәр итте Василий Филиппов.

Халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре мәсьәләсе бүген дә көн үзәгендә кала бирә. "Алабуга үзәк хисап кассасы" җәмгыяте директоры Римма Хәбибрахманова хәбәр итүенчә, 1 апрельгә бурычлар күләме 140,3 миллион сумга җиткән. Район башлыгы Геннадий Емельянов кушуы буенча үткән елның мартыннан бурычларны кайтару хезмәте эшли башлады. Бер ел эчендә ресурсларны чикләүгә 18 меңнән артык белдерү кәгазе тапшырылган, 29 миллион сумга дәгъва белдерүе җибәрелгән, суд приставлары хезмәтенә 17,4 миллион сумга әмер һәм Пенсия фондына пенсиядән гомуми күләмдә 2 миллион сум тотып калуга 80 әмер тапшырылган. Моннан тыш, 27 "Юл приставы" рейды үткәрелгән, нәтиҗәдә 5 машина тоткарланган. Үткәрелгән чаралар аркасында барлыгы 142 миллион сум акча кайтарылган.

Сүз уңаеннан, 1 июльдән ТКХ тарифлары 5,2 процентка артачак. Бу турыда ТКХ Департаментының баш хисапчысы Гөлфира Бердигалиева хәбәр итте:

− 1 июльдән коммуналь хезмәтләрнең кыйммәте 4 процентка арта: салкын су өчен - 4,2 процент, суүткәрү - 4,1, җылылык энергиясе - 3,95, электр энергиясе - 3,8, газ өчен - 3,9 процентка. Торак хезмәтләренең бәясе 7,5 процентка арта. Аларга күпфатирлы йорт белән идарә итү һәм аны карап тоту, агымдагы төзекләндерү эшләре керә.

"Куркынычсыз шәһәр" программасын тормышка ашыру буенча да фикер алыштылар. Аның барышында күпкатлы йортларга видеокүзәткечләр куела, камера подъезд ишекләрен, балалар мәйданчыкларын, машина кую урыннарын күзәтү астында тота. Анда язылган мәгълүмәт 7 көн саклана. Видеокамералар урнаштыру кешеләргә балалар иминлеген сакларга, шәхси автотранспорт куркынычсызлыгын тәэмин итәргә булышачак, әмма Алабугадагы 454 күпфатирлы йортның 188ендә генә шундый җайланма кую мөмкин. Бүгенгә14 күпкатлы йорт камера белән җиһазландырылган.

"Шәһәр хуҗалыгы, төзекләндерү һәм Алабуга шәһәренең торак фонды" предприятиесе директоры Алексей Ферт шәһәрдә экологик мохитне яхшырту чаралары турында сөйләде. Алабугада, республиканың башка шәһәрләрендәге кебек үк,1 апреләдән 31 майга кадәр санитар икеайлык үткәрелә.

− Ике ай эчендә шактый эшләр планлаштырыла: күмәк тырышлык белән баганалар һәм агачлар агартылачак, территорияләр җыештырылып, яшел үсентеләр утыртылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев