Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Син безнең күңелләрдә мәңге сакланырсың

1июнь көнне без якташыбыз, укучыбыз — Гатауллин Айнурны соңгы юлга озаттык.

Матур гына тормыш иткәндә, киләчәккә якты уйлар белән яшәп ятканда, Украинада килеп чыккан хәлләргә беркем дә битараф кала алмыйдыр. Бигрәк тә газиз улларын армия хезмәтенә озаткан әти-әниләргә, солдатларның тормыш иптәшләренә, балаларына авыр.

Йөрәк пәраләре бүген исән-саумы икән дип уяна алар йокыдан. Солдат әниләрен генә алыйк... Бүгенге көндә нинди хисләр биләп аладыр алар күңелен?! Минутларны санап улларының исән-сау туган йортларына әйләнеп кайтуын көтә Аналар. Бигрәк тә, өлкәнрәк яшьтәге аналарның бар тынычлыгы югалды, сәламәтлеге какшады, хәтта кайберләре, бу авырлыкны күтәрә алмыйча, фани дөнья белән хушлашты. Ана йөрәген какшатырга күп кирәкми шул. Бу вакыйгалар аларның йөрәген куптара, ялгыз ай аларның сердәшенә әверелә, күзләреннән яшь китми, төн йокылары кача. Утларсыз яна аларның җаннары. Күз яшьләрен йотып, кешегә елмайсалар да, газиз балаларын уйлап яналар, көяләр алар, күңел түрләрен сагыш баса. Бөтен күк йөзен, әйтерсең кара болыт чорнап ала. Йөрәк әрни, йөрәк сыкрый алар өчен. Солдат әнисе булу җиңелләрдән түгел шул, ашарга утырса да, йокларга ятса да, һаман бер уйда алар. Аллаһы Тәгалә сабырлык, түземлек бирсен аларга.

Илебезне, Ватанны сакларлык батыр уллар үстергән әти-әниләр безнең төбәгебездә дә шактый. Аларның курку белмәс, иле-халкына бирелгән патриот уллары белән горурлана, илебезне сакларга киткән лачыннарга соклана авылдашларыбыз. Күзләр яшь пәрдәсе белән капланса да, йөзләрдә көчле рух балкый. Илмәт белән Юраш авылларыннан да хәрби операция урынында хезмәт итүчеләр шактый.

Туган җирдән аерылып, еракларда көнне-төнгә, төнне-көнгә ялгап, илебезнең иминлеген саклап, изге эштә хезмәт итәләр алар. Ата-баба заманыннан килгән мондый хезмәт олы рухи биеклекне, армый-алмый күнегүне, бик зур түземлек, батырлык һәм егетлекне сорый. Әйе, батыр да, түзем дә, сабыр да, курку белмәс тә алар.

Солдатлар һәм офицерлар, алар арасында безнең якташлар да бар, хәрби бурычларын батырлык белән үтәп, фидакарьлек күрсәтеп, кайвакыт, кызганычка, һәлак булалар.

Бу вакыйгалар Юраш авылын да читләп узмады. 1июнь көнне без якташыбыз, укучыбыз — Гатауллин Айнурны соңгы юлга озаттык. Айнур, хәрби операциядә катнашып, батырларча һәлак булды.

Хәрби белән саубуллашырга, аның гаиләсе, әти-әнисе, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашырга йөзләгән халык җыелды. Айнурның әти-әнисе, туганнарының кайгысын бернинди сүз белән дә җиңеләйтеп булмый. Тормыш сынауларсыз булмый, Аллаһы Тәгалә яраткан кешеләренә генә күп сынау җибәрә, дибез. Бер-бер артлы ике баланы югалтуны ничек күтәрмәк, ничек җиңмәк кирәк? Шушы көннәрдә ата-ана йөрәге ничекләр генә телгәләнсә дә, күзләреннән елгалар булып яшь акса да, төн йокылары качса да, берничек тә ярдәм итеп булмый шул... Газиз баласын уйлап яна, көя Ана. Аның барлык хәстәр-хәсрәте дә, хөрмәт-хезмәте дә, үкенү-үтенүләре дә, ут-суларга керүләре дә, иртә-киче, йөрәк хисе, яну-түзүләре, көю-янулары — бары да шушы балалар өчен булган бит... Я Раббым, йөрәк әрни, йөрәк сыкрый Ана өчен... Утларсыз яна безнең дә йөрәкләр. «Ходай яхшыны ала, сабыр бул, язмышлардан узмыш юк», дип юатулар бары да бушка булыр сыман.

Без сезнең белән бергә кайгырабыз, мондый ул үстергәнегез өчен рәхмәт сезгә Гөлсем, Алмаз! Сез илебезнең чын патриотын тәрбияләгәнсез. Айнур гел дөресен сөйли, укытучыларны ихтирам итә иде. Ул һәркем белән дустанә мөнәсәбәттә булды, дус-ишләренә, якыннарына, авылдашларына һәрчак ярдәм кулы сузарга ашкынып торды. Үзенең яхшы якларын өстен куярга, аны башкаларга күрсәтергә теләмәгән, күрәсең. Иптәшләрен, илен яклау аның канына сеңгән булгандыр. Шуның өчен дә укучыбыз язмышын хәрби өлкә белән бәйләгәндер. Кызганыч, гомере генә иртә өзелде. Без укучыбыз белән горурланабыз. Ул акыллы, тыйнак егет булып безнең хәтерләрдә сакланыр.

Айнур үз тормышы бәрабәренә бүгенге генә түгел, киләчәк буынның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәште. Аның тормышы безнең барыбыз өчен дә Ватанга хезмәт итү үрнәге булып тора. Аның батырлыгы мәңгегә якташларының, дусларының йөрәкләрендә калачак. Айнур илебезнең, районның патриоты, герой булып күңелләргә кереп калачак.

Ходай Тәгалә Айнурның урынын жәннәттән кылсын, кабер газапларыннан, кыямәт куркынычларыннан сакласын, каберен нурлы кылсын, яткан жирләрен җәннәт бакчасыннан бер бакча итсен. Тыныч йокла, укучыбыз! Әәмиин! Синең якты образың безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!

Клара ГАЙНЕТДИНОВА
Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев