Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тарих бергәләп языла

Безнең шәһәрдә яшәүче галим, бард шагыйрь Рәхим Гайсинны белмәгән кеше юктыр.

Рәхимҗан Мөхәммәт улы КФУның Алабуга институтында мөгаллим вакытында ук зур залларда бөтен халыкны үзенә каратты.

Николай Лобачевский һәм Вениамин Хлебников исемендәге халыкара шигъри фестивальләрдә катнашучы, 2020 елдан «Лира» әдәби-музыкаль берләшмә җитәкчесе, Рәхим Мөхәммәт улы рус телендә иҗат итә. Аның татар халкының күренекле язучылары Гаяз Исхакый, Шәриф Камал, Фатих Әмирхан, борынгы шагыйрьләрдән Дәрдмәнд һәм бүгенге әдипләрдән Мансур Сафин иҗатына багышланган хезмәтләре дә бар. РФ югары һөнәри мәктәбенең мактаулы хезмәткәре, Россия Язучылар берлеге әгъзасы булуы өстенә, ул — шахмат остасы да. 2023 елда Алабуганың шахмат җәмәгатьчелеге белән дөнья халыкларына багышлап турнирлар үткәрергә карар кылды.

Ком, каһвә һәм дөя
Алабуга шахматчылары, гыйнвар аен Библиягә, ә февральне Коръәнгә һәм гарәпләргә багышлады, чөнки Ислам алар җирендә барлыкка килгән, аннан бөтен дөньяга таралган.

— Шахматларның безгә, йөзләрчә фәнни һәм сәнгати ачышлар кебек үк, Гарәп хәлифәтеннән килгәнлеген бар кеше дә белеп бетерми. Без хәзер дә гарәп цифрларын кулланабыз, алар үз заманында ук өченче дәрәҗәдә тигезләмәләр чишкән, тригонометриягә, астрономиягә, медицинага нигез салган... Барын да санап бетерү мөмкин түгел! Дөньядагы беренче университет «Әз-Зәйтүнә» мөселманнарныкы булган, ул Туниста 732 елда ук ачылган. 859 елда Мароккода «Әл-Карауин», 970 елда Мисыр иленең Каһирә шәһәрендә күренекле «Әл-Әзһар» университеты ачылган. Европада исә греклар гына беренче меңъеллыкта Истанбулда (ул чагында Константинополь) 855 елда шундый гамәл ясап караган, — ди Рәхим Гайсин. 

Шуны истә тотып, ул шәһәрдәшләребез арасында шахмат ярышларында җиңүчеләр өчен гарәп (ислам) мохитен күздә тоткан призлар булдырырга тәкъдим иткән иде. Шәһәребезнең шахмат җәмгыятендә хөрмәт казанган Таһир Әндәрҗанов — оста шахматчы гына түгел, спорт уеннарын искиткеч оештыручы да. Үзе өчен истәлекле булган, Мәккә комыннан һәм пыяладан эшләнгән күз явын алырлык бүләкне ул шахмат турнирында уйнатты. Аны Рәхим Гайсин отты, ә призны гамәлгә кертүче Таһир Сәлим улы Әндәрҗанов һәм Тәүфыйк Баба-задә икенче һәм өченче урыннарны үзара бүлеште.

— Гарәп генийлары турнирының чираттагысы 2023 елның 11 февралендә, шахмат клубында булды. Аңа каһвә тәгаенләнгән иде. «Йомгаклау турнирында, февральнең 25ендә, Сабан туе вакытындагы шикелле, зуррак бүләк тә аласы килер. Тора-бара, бәлки, бу бүләк дөя дә булыр, ул бит гарәпләр цивилизациясенең төп билгеләреннән берсе», — дип уйлап, күңелемә шигъри юллар килгән иде шул чакта, — ди Рәхим Мөхәммәт улы.

Мәккә комы, ул ком гына түгел:
Аның һәр бөртеге, планета күк,
Галәм үзәге ул — Кәгъбәнең тузаны, 
мәгънәләре гүзәл, якты, бөек.

Каһвә орлыгы да орлык кына түгел:
Гарәп күге катыш анда җирнең сүле.
Бу дөньяда бар да нык бәйләнгән 
һәм мәңгелек киңлегендә үрелешле.

Дөясе дә анда дөя генә түгел:
Йолдызларда йөзгән төсле җирдән бара.
Кошлар ничек оясына омтылсалар,
шулай коеларга, яшеллеккә юллар сала.

Каптырмалар
Коръәнгә һәм гарәп халкына багышланган Гарәп генийларының чираттагы турниры аеруча киеренке булган. 

— Ай буе без гарәпләрдә мәгърур цивилизация булганына инандык, — ди Рәхим Гайсин. — Бездә һәркөн халык гарәп сүзләре куллана: магазин, каһвә, цифр һәм башкалар, "софа«да ятып «сироп», «элексир», «сафари», «гарем», «жираф», «җәсмин», «муссон», «надир» хакында фикер йөртергә яраталар. «Зенит» командасы өчен җан аталар яки шулай аталган банкка йөриләр. Мәчет, җен, шәригать, имам кебек гарәп сүзләрен мөселманнар гына түгел, башкалар да белә, алар — күп! «Мангал» һәм «кинжал» да — гарәпнеке икәненә гаҗәпләндек... 

Ун партия уйнаганнан соң, бер очкога алга китеп, Таһир Әндәрҗановны җиңүгә ирешкән Рәхим Мөхәммәт улы. Март аен французларга багышларга булганнар, чөнки Франция — Мәгариф, Классицизм ватаны, Бөек мәдәният, Югары мода туган урын, алдынгы аш-су, танылган парфюм һәм «Ирек, Тигезлек, Туганлык» дигән бөек шигарь иле. Югары европа шахматының чишмә башында мәшһүр маэстро, композитор Франсуа-Андре Филидор (1726-1795) тора. Ул музыка жанрларын үстерүдә һәм шахмат фикерен үстерүдә дә зур роль уйнаган. Йөз елдан артык кешелек дөньясы шахматны аның «AZURE» китабы буенча өйрәнгән икән. 

Үзе откан приз турында Рәхим Гайсин шундый шигырь язган:

PLATINUM
Миндә металлга мәхәббәт күптән яши —
бакырга, бронзага, корычка карата.
Коючылар коя, хәтер исә чакрымнарны кыя.

Менә могҗизалы кылыч мөселманнар Дәмәшкеннән,
гарәп язуы белән мангал, Илон Маскның «space» киңлегендә.

Metall бар нәрсәдә, бөтен җирдә:
кальций, терекөмеш, кургашын һәм никель,
вольфрам һәм цинк, бериллий, анда өч асылташ яшерә йөзен.

Ул — алтын, көмеш, карашларны безнең җәлеп итә.
Ә платина! Бик күптәннән, күрсәм — канатларым үсә.

Ялтыравык үзе, ләкин тыйнак.
Иманлы ир-атның йөзен бизи. 
Көмешләнеп тора; кыйммәтле дә, ләкин башын чөйми.

Димәк, минем платина каптырмалар илһам биреп тора,
Шигъри юлларга да лаек алар.

Башка төрле була алмыйлар. 

Француз мәшһүрләренең өч турниры

— Озак еллар эчендә мин шахмат хикәятләренең объективлыгына һәм алар белән бәйле барлык интеллектуаль бәяләүнең төгәллегенә инандым. Биредә шахмат тактасы артында, йөзгә-йөз торып, бергәләп тарих языла. Мартны без Француз Мәшһүрләре ае дип атадык һәм турнирларга да исем бирергә булдык. Өчесе узды. Беренчесе — 8 Мартны билгеләп, кешелек тарихында иң бөек хатын-кызга, ике тапкыр Нобель премиясенә (физика һәм химия буенча) лаек булган Мария Склодовская-Кюри (1867-1934) исеменә. Ул — бердәнбер! Франциядә яшәгән, чыгышы белән поляк кызы. 1253 елда нигез салынган бөек Сорбоннада укыткан беренче мөгаллимә. Нәкъ менә алар ире Пьер белән (ул да Нобель премиясе лауреаты булган) радий һәм полонийны ачып һәм башка фәнни ачышлар ясап кешелек яшәешендә мөһим чорны билгеләп куйган, — ди Рәхим Гайсин.

Беренче турнирда ул җиңү яулаган. Икенче турнир XX гасырның атаклы фәлсәфәчесе Поль Рикерга багышланган.

— Без антик чорда яшәгән Аристотельне, соңрак билгеле Гегель һәм Кантны беләбез, югыйсә фәлсәфәи фикер дөньяда бер генә көнгә дә тукталмаган. Мин аның экзистенциализм, феноменология, герменевтика кебек юнәлешләрен өйрәнгәндә моны яхшы күрдем... Барыннан да бигрәк, минем карашымча, алар Поль Рикер (1913-2005) фәлсәфәсендә алга киткән.

Аңа багышланган турнирда Дамир Сөләйман улы Кобетдинов җиңгән. Өченче турнирда Рәхим Гайсин яңадан беренче урында. Бу юлы ул җиңүен бөтен дөньяда танылган шагыйрь Лилия Газизовага багышлаган. Лилия Газизова күптән түгел генә француз телендә шигырьләр җыентыгын бастырган....

— Алда әле Татар Апреле, Немец мае һәм Рус Июне, — ди Рәхим Гайсин.

Ә ахырда аннан шигъри юллар:

Склодовская-Кюри, Рикер һәм Лилия Газизова, бүген
Теләгемә каршы барып, мин бүләксез генә килдем.
Шундый исемнәр булганда — медальләр чит, затсыз.
Безнең заман башка, Ротшильдларсыз һәм Ленинсыз. 
Шахмат дөньясы үзе — аерым тарих язылганы!
Аңа галәм мөһер салган, анда үзиреклек даны! 

Фотода: Шахмат турнирыннан соң Дамир Кобетдинов һәм Рәхим Гайсин (сулдан уңга). РӘХИМ ГАЙСИННЫҢ ШӘХСИ АРХИВЫННАН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев