Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

TikTok: күңел ачулы кушымта артына ни яшеренгән

Психология өлкәсендә эшләүчеләр 22 ноябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Бу көн әлегә рәсми расланмаган, шулай булса да, борчулы вакыйгалар тулы заманда психологлар хезмәте бик әһәмиятле. Сер түгел, физик сәламәтлек белән беррәттән, кеше үзенең рухи халәтен дә кайгыртырга тиеш. Моны кечкенәдән башлау мөһим, шуңа күрә дә бәйрәм алдыннан, без 32нче балалар бакчасының мөгаллим-психологы Ольга Шәмсемөхәммәтова белән очрашып сөйләштек. Әңгәмәбез темасы җитди булды — балаларның иҗтимагый челтәрләргә тартылуы, мәсәлән, кыска видеолар карау һәм эшләү өчен уйлап чыгарылган «Тик-Ток» мобиль сервисы. 

Ольга Шәмсемөхәммәтова бу мавыгуның балаларга тәэсире хакында сөйләде.
Балигъ булмаганнар хәзер күп вакытларын социаль челтәрләрдә үткәрә. Алар аралаша, мәгълүмат эзли, кызыксынулары буенча дуслар таба, яңалыклар белән бүлешә, музыка тыңлый, видео һәм фотолар карый. Озак вакытлар иң киң таралганнары булып Инстаграм, Вконтакте кала бирә, шулар янына яңасы да — ТикТок иҗтимагый челтәре өстәлде.

Кулланучыларны мавыктырганы — анда кыска музыкаль клиплар карарга, һөнәри программалар монтажлау күнекмәләрең булмаган килеш тә, үз смартфоныңда шундыйларны ясарга мөмкин. Әлеге социаль челтәрне куллануның проблемалы булуы шунда, яшүсмерләр андагы "челлендж"ларны кабатларга омтыла. Мәсәлән, быел сентябрьдә Яр Чаллы мәктәпләренең берсендә 5нче сыйныф укучысы класска яшелчә чистарта торган пычак алып килә. Ул ТикТок өчен ролик төшермәкче булган. 

Арада киң таралган "тренд«лар да очрый. Караклык һәм хәрәкәт кагыйдәләрен сакламау белән бәйләнгәннәре мисал була ала. Көзен Казанда яшьләр социаль челтәрләр өчен видео төшерәбез дип, автомобильләр йөрешен туктатканнар. Видеода егетләрнең берсе «1 сигнал = 1 кысылу» дигән язу тоткан. Арткы фонда, автомобильләрнең берсендә, яшүсмер кысылудан туктамасынга, 10 тапкыр кычкырталар, тегесе йөртүче сигналын туктатсын дип, кычкыра башлый. Ролик ахырында егетнең хәле бетә, дусты белән юлны ташлап китә. Шуңа охшаш гамәлләр, административ җәзадан алып, сәламәтлеккә зыян салуга кадәр фаҗигагә китерергә мөмкин. 

ТикТок таралгач, кайбер кулланучыларга карата тискәре комментарийлар агыла башлады. Бу мәйданчыкны күбесе юләрләнеп алу яки сайланган корбаннан көлү максатында файдалана. Яшүсмерләр корбан сыйфатында еш була да инде. Тирә-яктагылар бу турыда белеп алуга, мәсхәрәләү виртуаль тормыштан чынбарлыкка күчә, шуның нәтиҗәсе буларак, яшьләр икенче бер кыенлык — буллинг белән очраша. Статистикага карасаң, бөтен дөньяда ТикТоктан файдаланучылар саны 330 миллион кешегә җитә. Челтәрләрдәге роликны теләсә-кайсы бала карый ала. 

Ата-аналарның күбесе сабый кулына смартфонны үзе тоттыра, тыныч утырсын гына, комачауламасын. «Алабуга хәбәрләре» үткәргән сорашудан күренгәнчә, әти-әниләрнең 40 проценты балаларына ТикТок роликларын карарга рөхсәт итә. Тагын 20 проценты клиплар төшереп, аны бөтенесе карарлык итеп куюга каршы түгел. Шуның кадәресе үк видеоларны бергә карый, янәсе, шулай ул баланың нәрсә каравын тикшереп тора. Шул ук вакытта, сорашуда катнашучыларның дүрттән бер өлеше генә әлеге иҗтимагый челтәрне балаларга кирәксез дип саный һәм балигъ булмаганнарга мондый кушымтаны куллануны тыя. 

Моңа да карамастан, ТикТок социаль челтәрләрне кулланучылар саны көннән-көн арта. Ата-аналар балаларына игътибарлырак булсын иде, зарарлы мавыгулар була күрмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев