Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әтисе кебек, нефтьче булырга теләгән

Виктор Петр улы Зубков 27 ел «Кама буе нефте» идарәсендә эшли. Бирегә ул әтисеннән үрнәк алып килгән. 

Бала чагында ук, Виктор әтисенең хезмәт урынына еш йөргән, аның ничек эшләгәнен караган, һәм бу һөнәр аңа торган саен ныграк ошый барган. Нефтьче булу — хыялына әйләнгән. 

Виктор Зубков Алабугада туып үскән. Шәһәрнең 3нче урта мәктәбен тәмамлагач, өч ел һөнәр училищесында укыган. Армия хезмәтенә кадәр һәм аннан соң да Техник транспорт идарәсендә (УТТ) эшләгән, аннары "Прикамнефть"кә күчкән. Шул көннәрне искә алып:

— Әтием НГДУда эшләде. Аның ничек эшләгәнен карап торуы ошый иде, мин дә шушы һөнәргә тартылдым. Бирегә эшләргә килүгә, коллектив мине яхшы кабул итте, — ди Виктор Петр улы. 

Бүген Виктор Зубков судан һәм тоздан арындыру җайланмасы операторы булып эшли. Шул ук вакытта ул Менделеев районындагы нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехының бригадиры да.

— Башлык кушкан биремнәрне мин эшчеләр арасында бүләм, аларга тиешле хезмәт коралларын һәм материалларны бирәм, — дип сөйли нефтьче.
Оператор булу — гади генә эш түгел. Виктор Зубков көн саен зур территория буйлап йөреп чыга, насослар һәм нефть корылмалары эшен, чисталык һәм тәртипне тикшереп тора. Дөрес, көтелмәгән хәлләр дә булгалый, андый чакта җитез эш итәргә кирәк. Мәсәлән, ут һәм эретеп-ябыштыру эшләре, торбаүткәргечне алыштыру барышында өзеклекләр килеп чыгуы бар, чокырларда эшләргә туры килгәли. Теләсә кайсы очракның үз катлаулыгы, дип аңлата Виктор Петр улы, ләкин аңа хезмәте бик ошый, нинди генә һөнәрне алсаң да, иң мөһиме — эшләргә теләк кенә булсын. 

Эштән бушаган араларда, Виктор Зубков табигатькә чыгарга ярата, аңа аеруча ошаганы — балык тоту, бу аның яраткан шөгыле. Кайчагында Кама яисә Криушада, кияве һәм улы белән бергәләп, ул бөтен көнен үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев