Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ветераннар кабат куандырды

"Кызыл канәфер" чыгышларыннан башка шәһәребездә чаралар сирәк уза.

Бу юлы да, шәһәр мәдәният сараеның мәрмәр залында, Өлкәннәр ункөнлеге тәмамланганда, алар үзләренең үзенчәлекле репертуарын тәкъдим итте. Яңа җырларыннан тыш, программага туры китереп куелган башка номерлар белән дә сөендерделәр. Киемнәре кичә барышында дүрт мәртәбә алышынды - яңа костюмнары һәм бизәкле шәлләре дә игътибардан читтә калмады.

Концертта төрле сериаллардан көйләр, икмәк турында җырлар яңгырады. Зал халык белән тулган иде, кайберәүләргә хәтта урын да җитмәде, басып тыңладылар.

Икенче музыка мәутәбе укытучысы аккордеонист Алихан Җилкибаев уйнаганда, тамашачыларның берсе: "Бернинди Дранга да кирәкми", - дип әйтеп куйды.

Җырчылар арасында ике Людмила - Буланова һәм Федорова, Лариса Толстогузова, Роза Поспелова, Роберт Насыйров чыгышы һәммәсенең күңеленә хуш килде. Татьяна Матвеева һәм Мария Мокшина дуэтын да ошаттылар.

"Ритм-блюз" бию төркемен дә тамашачылар яратып өлгерде инде. Бу кичәдә "Синий платочек" җыры, татар биюе һәм күңелле "Кадриль" аеруча алкышланды. Хор аккомпаниаторы Валентин Катков, һәрвакыттагыча, бәйрәмнең бизәге булды.

Чыгышлардан соң, хор җитәкчесе (33 ел шушы вазифада) Людмила Исаева белән әңгәмә кордык.

- Төркемегез турында берничә сүз…

- Мин Лидия Бажинадан хорны алганда, әнием "Кызыл канәфер"дә җырлый иде. Ул, Зоя Зеленкова, Тамара Головастикова, Раиса Корнилова (староста) һәм башка ветераннар, алардан мин, 38 яшемдә, башта өркә идем, озак еллар төркемгә тугры калдылар, алар фикеренә колак салалар иде. Ирләр хорда юк иде, аннан соң "йолдыз"лар пәйда булды: Анатолий Павлов, Евгений Акишин, Юрий Иванов, Всеволод Матвеев…

- Ул чакта хорда ярты йөзләп кеше иде, ә хәзер?

- Ике тапкыр ким, вакыт аяусыз бит, дөрес алмашка яңалар килә тора. Элеккечә Лариса Толстогузова, Алла Масалова, Румия Арсланова, Роза Поспелова һәм башкалар актив... Софья Дорохинаны гына алыйк. Аңа 82 яшь, нинди энергияле! Күптән түгел генә Раиса Панованың 80 яшьлек юбилеен билгеләп үттек.

- Людмила Ивановна, нияләрегез турында да әйтсәгез иде.

- Патриотлык рухында җырлар белән репертуарны яңартачакбыз. Май чабу бәйрәменә дә яңа чыгышлар әзерлибез. Ветераннар хорының төбәк фестивалендә катнашачакбыз, ул чираттагы тапкыр Алабугада үтәчәк. Безнең хорга быел 48 ел. Алтын юбилейга әзерләнергә дә вакыт. Безнең ветераннарның, җырдагыча, күңелләре картаймый. Алар өчен, минем өчен дә, хор - икенче гаилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев