Ялганның яхшысы буламы?
"Ялганның яхшысы буламени?" - дияр аек фикер йөртә белүче инсани затлар. "Була шул, - дияргә җөрьәт итәр идем, - кирәк урында һәм сәбәбе игелекле гамәл кылырга юнәлтелгән очракта", - дип тә өстәр идем. Хәер, анысы турында соңрак. Ә хәзергә ялганның (ялган, киң мәгънәле булганлыктан, аны алга таба алдау дип тә...
Алдау - яшәү зарурлыгымы?
Алдау - ул хакыйкатьне үзгәртеп, бозып күрсәтергә теләүнең бер ысулы һәм күбесенчә начар ният белән эшләнә. Кешелек үзенең эволюцион үсеш юлында аңа шулкадәр күнеккән ки, адәм баласы кайчагында нәрсәнең алдау (ялган), нәрсәнең чын икәнен дә аермый башлый. Кабилә-ырулар мәгарәләрдә яшәп яткан чорлардан ук башлыйк. Көчлерәкләр (хәйлә-алдауга остараклар), "йомшагракларны" төрлечә кысрыклап, үзләренә ау өчен киек-җанварларга баерак урыннарны кулга төшерергә тырышканнар. Моның өчен сугышлар оештырып, алдавыч маневрлар белән дошманнарын җиңгәннәр. Исән калу - яшәү зарурлыгы шуны таләп иткән.
Колбиләүчелек формациясе барлыкка килгән, колбиләүчеләр һәм коллар арасындагы мөнәсәбәтләр берничек тә динамик үсешкә алып бара алмаган. Тарихтан билгеле булганча, патрицийлар плебейларны коточкыч изәләр, тамак ялына гына эшләтеп, аз гына гаепләре өчен дә кыйныйлар һәм хәтта үтерәләр. Зур алдау, ялган юлы белән корылган җәмгыятьтә башкача була да алмый.
Феодализм строенда да, аз гына аермалыклар белән, шуңа охшаш хәл күзәтелә. Вак кенәзлекләр, графлыклар, ханлыклар һәрчак арадан килеп чыккан бер йодрык астына тупларга омтылучы король-императорга буйсындырыла. Вассаллар үзәктәге боеручыга баш иеп, яхшы эшләр, чагыштырмача автономиясен саклар өчен еш кына алдашуга бара (җае чыкса, вассал хуҗасын тәхеттән бәреп төшерергә әзер тора).
Капитализмда завод-фабрика хуҗалары эшчеләрне 14-16 сәгать эшләтеп, (XVIII-XIX һәм XX гасыр башлары) хезмәтләренә лаеклы хак түләми. Бу да алдау.
Таркалган империя
Октябрь инкыйлабыннан соң, большевиклар халыкка, җирдәге тормышны оҗмахка әйләндерәчәкбез, дип вәгъдәләр бирде. "Җирне - крәстиәннәргә! Завод-фабрикаларны - эшчеләргә!" дигән шигарьләр белән чыкты. Тик аларның берсе дә үтәлмәде. Шул ук вакытта Октябрь түнтәрелеше, ватандашлар сугышы күпме җаннарны һәлак итте, күпме кан коелды, миллионлаган кеше язмышлары чәлпәрәмә килде...
Гитлер Алманиясе белән залим Сталин хакимлек иткән СССР арасындагы 1939 елгы Риббентроп-Молотов кул куйган пакт алдауга корылмаганмени (анда бер-берсенә һөҗүм итешмәү, Польшаны бүлешү, Көнбатыш Украина, Бессарабия, Балтыйк буе дәүләтләрен Союзга кушу һ.б. каралган)? Чынлыкта Гитлер да, Сталин да котылгысыз бәрелешнең буласын аңлыйлар, һәр икесенең исәбе - корбанына уңайлы вакытта алданрак ташлану.
"Халык дошманнары"ннан арыну сылтавы белән илкүләм "чистарыну"га китергән шәхес культының нәтиҗәсе "Бөек Ялган"га корылган. Корбаннар әллә ничә миллионнар белән исәпләнә.
"Киләчәк буыннар коммунизмда яшәр!" - дип КПСС ташлаган утопик өндәмәнең, СССРны таркатып, коммунизмга түгел, кыргый капитализмга китергәнен барыбыз да беләбез. Чөнки ул нигезсез ялган системага корылган. Бөек Алдау шартларында илкүләм байлыклары аерым даирәләр арасында бүлгәләнде (ул хәзер дә дәвам итә). Таркалган империя кисәкләрендә корылган дәүләтләр еш кына үзләре дә тыныч кына яши алмый, геосәяси максатларны күздә тотып һәм урталык җирләрендә яшәүче "титуллы" милләтнең хокуклары (аеруча тел өлкәсендә) кысыла дигән сылтау белән әледән-әле бер-берсенең эчке эшләренә тыкшыну күзәтелә. Күрше Украинада килеп чыккан ватандашлар сугышы шуның бер мисалы булса кирәк. Аяныч нәтиҗә күз алдында: меңнәр һәм меңнәр белән исәпләнгән корбаннар, саны берничә йөз меңнәргә җиткән Русиягә агылучы качаклар. Дөрес сәясәт алып барылмауның ачы җимешләре болар, цивиль дәүләтләрдәге кебек милләтләрне олыга-кечегә аермыйча, бертигез дәрәҗәгә куймауның нәтиҗәсе.
Көнбатыш илләре, АКШ үзләренә ошамаган режимнарны алып ташлау өчен (буйсынмаганга), химик корал ясыйлар һәм башкаларга куркыныч тудыралар дигән сылтау белән (асылда - алдау) Гыйрак һәм Ливия лидерларын юк итте, бу илләрдә ватандашлар сугышы китереп чыгарды. XX гасырның җитмешенче еллар ахырында әүвәл элекке Сәвитләр Берлеге башлап җибәргән сугышны Әфганстанда Кушма Штатларның һаман булса туктата алганы юк.
Без - үги баламы?
Дөньядагы һәр мәмләкәтнең эчке проблемалары җитәрлек. Мисалга үзебезнең илне һәм аның милли мәсьәләләргә кагылганын гына алсак та - очы-кырые күренми. "Титуллы" милләтнең генә мәгарифен, мәдәниятен һ.б.сын үстерү өчен дәүләт машинасының барлык мөмкинлекләрен эшкә җигү, "кече" халыкларны үги бала хәлендә калдыру дөреслекнең бик ерак яшерелгәнен күрсәтмимени (аерым алганда, татар халкының үткән гасырда ике тапкыр язуын алыштырырга мәҗбүр ителүе: гарәп графикасыннан латин алфавитына, ә берничә елдан латиннан кириллицага күчерелү; XXI гасыр башында кабат латинга кайтуны РФ Дәүләт Думасының рөхсәт итмәвен әйтергә була)?
Конкрет фактка тукталып китсәк, быелның 12 апрелендә Казанга Русия киңлекләреннән җыелган зыялыларның БТИҮ оештырылуның 25 еллыгын билгеләп үтү, татар телен, мәгарифен киләчәктә ничек саклап калу проблемаларын сөйләшү өчен уздырыласы корылтайга алдан арендалаган мәдәният сараена кертмәүләре - мәгълүм көчләргә ике төрле стандарт куллануның берни тормавын ачык дәлилләмимени?
Тарихи ялган дигән нәрсә дә бар. Кем җиңүче - шул хаклы. Үзенә кулай уйлап чыгарылган тарихны ул яза. Ялган тарих укып, ялгыш иҗтимагый фикер формалашудан бер генә милләтнең дә отканы юк әле. Динара һәм милләтара конфликтларның башы да шунда инде. Уйланылган, дөрес сәясәт алып бармаганда аларны кабызырга бер очкын җитә.
Югарыда санап кителгәннәр ялганның (алдануның) иҗтимагый-сәяси яссылыкка караганнарының кайберләре генә, аларны тагын дә дәвам итәргә була. Хәер, бу төрдәгеләре әлегә җитеп торсын.
Ялган ничә төрле?
"Яман" ("әшәке") ялганның (алдау) тагын әллә нинди төрләре бар: бер-береңне, әти-әниеңне алдау, ир белән хатынның үзара алдашулары, эштәге хезмәттәшләреңне, җитәкчеңне алдау дисеңме...
Кешегә яла ягу, гайбәт сөйләп, аның күңелен рәнҗетү Ислам динендә зур гөнаһлардан санала. Ялганлаудан чынбарлык үзгәрмәсә дә, ул кешенең тормышына күп очракта зыян китерергә мөмкин.
Алдашуның янә бер төре һәм киң таралганы - матди табыш алуга юнәлтелгәне. Ул еш кына җинаять юлына алып керә. Кешедән алдап акча яки әйбер алу һәм аны кире кайтармау, ятимнәрне һәм фәкыйрьләрне, карт-корыны алдау, эшләгән кешегә вакытында хезмәт хакы түләмәү яки аны киметеп түләү гадәти күренеш хәзер. Ә үзең эшләгән предприятиенең, салым оешмаларын, ахыр чиктә хөкүмәтне алдау яшермичә диярлек эшләнә һәм ул алдауга да саналмый бугай инде, ә бары тик эшмәкәрлек белән оста шөгыльләнү, дип атала. Бу вакытта кануннар да бозылмый кебек, алар бары тик урап кына үтелә. Хәер, башкача була да алмый торгандыр. Чөнки экспериментлар иле Русиядә хөкүмәтнең үз халкын төрле хосусыйлаштырулар белән башын бутап, Бөек Алдау үткәрүен алдагы күп буыннар да оныта алмаслар, мөгаен. Ә бит ялган ялганны тудыра, ул артканнан арта һәм тарала. Шул сәбәпле, җәмгыятебезнең киләчәк язмышы да аянычлы булуы бик мөмкин...
Гуманлы алдашу
Инде ялганның "яхшысы"на күчик. Ничек кенә сәер тоелмасын, бу - шулай. Әйтик, бер дә бер көнне адәм баласы үлем хастасы белән (Аллаһ сакласын) чирләп китте ди. Аның хәле көннән-көн начарая, үзе ул һаман яхшыга - терелүенә өметләнә, ә туганнары, иң якыннары аның терелмәсен беләләр. Чөнки табиблар диагнозы катгый. Шулай да бәхетсез затны табиблар да, гаиләсе дә "яшисең әле", - дип алдыйлар, гуманлылык күрсәтәләр. Бу очракта алдашуны "яман" категориясенә кертү үзе үк хата булыр иде, чөнки ялган изге нияттән чыгып эшләнә.
Сабый бала (яки өлкән кеше) тәненең берәр өлешен имгәтте яисә җәрәхәтләде, ди. Ул авыртуга түзә алмыйча ыңгыраша, хәтта елый башларга мөмкин. Шул чагында аңа ярдәмгә килүче (табибмы, башкасымы) медицина ярдәме күрсәтүдән тыш, зыян күрүчене сүз, тәмле тел белән дә тынычландырырга тырыша. Алай иткәндә, бәлагә таручының хәле җиңеләя төшә. Ә инде турысын әйтеп: "О-о, хәлең бик аянычлы икән, исән калырсыңмы, белмим һ.б.", - дип торсаң, бичараның хәл-халәте тагын да катлауланачак кына бит, әйеме? Мисалларны тагын да китерергә булыр иде, мондый төрдәгеләре дә җитеп торсын.
Ялганнан дару бармы?
Сүземне түгәрәкләп шуны әйтер идем. Алдау - ул алдау. Алдашуның кечкенәсе һәм зурысы юк. Ул бары тик хакыйкатьне яшерү өчен генә эшләнә. Без һәрберебез дә балаларыбызны, туганнарыбызны, кешеләрне өйрәтә башлаганчы, иң беренче чиратта, үзебезнең күңелләрне һәм уйларны бу афәттән чистартыйк. Шулай иткәндә генә бу зәхмәттән котылырбыз. Аны дәвалый торган дару бездә бар, ул - Коръән, ул - безнең намусыбыз, вөҗданыбыз, әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның безгә багышлаган өметләре.
Фирдәвес ХУҖИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев