Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җырлап барган юлчы

Гүзәл табигатьле Мамадыш районының Иске Комазан авылында туып үскән Гарәфи Әгъләмов Алабуга шәһәрендә төпләнеп калган.

Язмыш аның тормыш юлларын бу якларга борганчы, Гарәфи Дүсмәт авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килә. Советлар илендә элек фабрика-завод эшчеләрен укыту мәктәпләре булган. Алар эре предприятиеләр каршында оештырылып, квалификацияле эшче кадрлар әзерләгән. 1930-1939 елларда анда укырга нигездә 7 сыйныф укыганнарны алганнар. 1940 елда мәктәпләрнең күбесе ФЗО һәм һөнәр училищеларына үзгәртеп корылган. Гарәфине шундый мәктәпкә җибәрәләр.

Авылда чагында ук зәңгәр күккә карап, очкычлар турында хыялланып йөргән егет башкалада аэроклубка йөри. Җитди кызыксынуын күреп алып, Гарәфи Әгъләмовка хәрби училищега барырга тәкъдим итәләр. Шул рәвешле, ул Дәүләкәнгә эләгә. Ике ел очучылар әзерли торган полк мәктәбендә укып, лейтенант була. Зәңгәр Күккә дә күтәрелә. Туган җирләр үзенә тарткан, күрәсең, 1956 елда Гарәфи Әгъләмов туган ягына кайта. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын читтән торып тәмамлый.

Эшнең төрлесендә үзен сынап караган, заманында шахтер да булып алган Гарәфи абыйга туган Мамадыш районында да, Алабуга районында да кырларда күп йөрергә туры килә. Яңа Комазан кызы Римма белән гаилә корып, дүрт бала үстергән Гарәфи абый гомерен Алабуга белән бәйли. 
1997 елда чыккан «Чулман язлары» җыентыгында «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәгә йөрүче 16 авторның иҗат җимешләре бирелгән. Шулар арасында Гарәфи абый язганнары да бар. Ихлас язылган шигырьләре белән күпләрнең күңелен яулап өлгергәч, 2000 елда Гарәфи Әгъләмҗанның «Урак өсте» җыентыгы дөнья күрә. Анда шигырьләр һәм җырлар, китапның исеменә туры китереп, «көлтәләп» куелган.

Беренче көлтә
Туган якка, туган телгә, туган халкына багышлап, башыннан китми йөдәткән уй-фикерләре ташкын булып, шигъри юлларга салынган:

Җил — мәңгелек,
Исә гасырлардан,
Тоеп исә еллар сулышын.
Кызыл офык — бабамнарның каны,
Рухи җаны әллә шулмы соң?
(«Барла, халкым, тарихыңны!..»)

Күпне күргән, күпне кичергән кеше буларак, үзен юлчы итеп тә тасвирлый ул. Әйе, без — юлчылар. Юлыбыз — ерак, киләчәккә бара. Ниләр узылган, ниләр күрелгән шул юлларда шагыйрь күзенә? Кемнәр икән булган янәшә?

Сикереп аккан авыл инешенең
Гашыйк булып үстек җырына.
Бу яклардан киткән һәр кешенең,
Авылын күрсә, җаны җылына.

Сагыну, юксыну хисләре аны гомере буе озата бара. 

Дусларның да табыйк эчкерсезен,
Тугры җанлы чынын — ихласын!
Мәкерленең әйткән һәрбер сүзе
Бутамасын җаның кыйбласын.
(«Тән карасын юу берни түгел...»)

«Черек бәрәңгене моңга манып», тальян гармун уйнавына урамнардан җырлап үткән еллар артта калган, инде оныклар да үсеп килә, ә күңел һаман да туган якта. Туган җирдә, әнкәй янында.

Икенче көлтә
Арыш исе сеңгән кырлардан сихәт алып кайту — буразнага гашыйк шагыйрь өчен зур бәхет.

Басу түренә юл алдым
Җыр эзләп арышлардан.
Моңнарга кереп югалдым — 
Кырларда җырсыз калмам.

Җырлы иген басуларына, игенчегә, ипи пешерүчегә мәдһия итеп икмәк турында, авыл турында армый-талмый яза Гарәфи Әгъләмҗан.

Өченче көлтә
Йөрәк куша, сөйгәнемә барам,
Тынгы бирми җанга ул сагыш.
Саргаерсың, канап йөрәк яраң,
Минем кебек гашыйк булсагыз!

Һәр гашыйк җан бу дөньяны да, сөйгән ярын да үзенчә ярата. Ул бар җиһанны башкача күрә. Хисләре, кичерешләре дә үзенеке генә, шуңа күрә мин бу көлтәгә кагылмый үтәм.

Дүртенче көлтә
Табигать тә, мәхәббәт кебек — мәңгелек тема. Яздан башлап, һәр фасылы җанга якын туган табигатьнең. Юкәләргә, каеннарга, һәр чәчкәгә, һәр яфракка, ел фасылларының гүзәл чагына таң калып, шигырьләр туа тора.
Ә ул — юлчы.

Урман юлы. Ә мин — бер юлчысы,
Җырлап барам урман юлыннан.
Соңгы җырым түгел. Беренчесе
Шушы юлдан җырлап узылган.
(«Мин — синеке, урман!»)

Сез инешкә бардыгыз, ди. Йә булмаса, чишмәгә. Чишмә җырын ишетәсезме? Ә инешләр нәрсә ди?

...Керфегем белән нур тарап,
Иртән йөрдем, кич йөрдем.
Сай сулы инешкә карап,
Тирән уйлар кичердем. 

Чишмәләрдән, инешләрдән моңнар җыеп, шуна ак кәгазьгә түккән Гарәфи Әгъләмҗан.

Ай-тегермән, тымызык кар, ак бүрекле уйчан наратлар, Җил-курайчы — шулар бар да автор белән бергә сөйли кебек.

Чакрымнарны юган күз яшьләре, 
Ят итмәгән чыдам-сабырлык.
Ярый, юлым шундый булган әле,
Узганымнан гыйбрәт алырлык!..

Апрель — Гарәфи Мөхәммәтзакир улының туган ае. Ул 1935 елгы. Нәкъ шул елны, Татар дәүләт басма матбугаты беренче мәртәбә рус классикларын татарчага тәрҗемә итеп бастыра башлаган. Пушкин, Горький, Чехов әсәрләре татар телендә дөнья күрә. Лев Толстойның «Хаҗи Морат» повесте чыга. Әнисенең бишек җырларын күңеленә сеңдереп калган Гарәфи моңлы гына түгел, сәләтле бала булып үсә. Кечкенәдән әдәбиятка тартыла, шигырьләр белән кызыксына. Мәктәптә ул "бишле«гә генә укыган.

Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа әле алты яшь кенә... Әтиләре, авыр яраланып булса да, сугыштан исән кайта. Әниләре Сәрбиямал авыр тормыш йөген төптән җигелеп тарта. Биш балалы гаиләгә җиңелләрдән булмаган, билгеле. Шуңа да Гарәфи яшьтән әти-әнисенә булышу ягын караган, Казанга китеп, төзелеш эшләрендә йөргән. Техникумда укып, авыл хуҗалыгы белгечлеге алгач, аның тормышы башка эздән китә.

— Гомеремнең күп өлеше авылда зоотехник булып эшләп узды, ә шигырьләрне яшьтән үк яратам, — ди ул.

Матур табигать кочагында үскән авыл баласы шигъри җанлы була бит ул. Хисләрен белдереп язган шигырьләрен төрле газеталарга биреп карый. Үзе әйтүенчә, югары белеме юк дип, басмый калдырганнар. Нинди каты бәгырьле кешегә очраган булгандыр инде ул заманда безнең Гарәфи абый. Алабугада исә аның шигырьләрен бик яратып укыйлар, көтеп алалар. Туксанынчы елларда ул безнең «Алабуга нуры» газетасында авыл хуҗалыгы бүлегендә хәбәрче булып эшли. Газета битләрендә шигырьләре дә басылып килә.

Гарәфи Әгъләмовның 1994 елның 12нче санында Яр Чаллыда чыга торган «Аргамак» журналында басылган шигырьләрен укыган Наҗар Нәҗми 1995 елда Гарәфи Әгъләмовка хат яза. «Шигырьләрегез минем күңелне бик эреттеләр», — диелгән анда. Шушы сүзләрдән соң канатланып, күңеле үсеп китә Гарәфи абыйның.

Редакциягә кереп чыккан бер көнендә ул рәттән биш-алты шигырен укып китте. Без аның хәтеренә хәйран калдык. Шигырь язылмаган бер көне дә булмагандыр кебек аның. Һәм аларның һәммәсендә — туган җирне, табигатьне ярату һәр сүзеннән, һәр ноктасы, өтереннән тоелып тора.

Сагынган саен туган авылына кайтып, басудагы арышларга сокланып йөргән чакларында туган эчкерсез шигырьләре җырлап тора аның. Хәрбиләрчә төз адымнары белән Алабуга урамнарын әйләнгәндә дә аның карашы шул кырларга төбәлгәндәй иде. Быел сиксән җиде яшьлек Гарәфи абый өйдә генә, оныкларын каршы алып, аларның сөенечләре белән яши.

«Алабуга нуры»на
(Газетага мәдхия)

Шәфәкъкә эленгән алтындай ал пәрдә,
Гөлләргә моң төшә чык булып.
Сандугач талпынып кайдадыр, үзәндә
Җыр суза шул моңга кушылып.

Томанга төренгән су буе таллары,
Күктә ай барлый үз йолдызын.
Якында ял итә җәй ае таңнары,
Төн кыска, барасы юл озын.

Атладык, абындык, нур күрсәк — табындык,
Җитәрдәй булмадык бу көнгә.
«Нур» булып, ниһаять, бер йолдыз кабынды,
Милләтем, мәдәни күгеңдә.

Бер йолдыз кабынды мәдәни күгеңдә,
Яктырыр күңелләр «Нур» аша...
Минем бит үткәнем, бүгенем, киләсем
Болгарлар җирендә ләбаса!..
Гарәфи ӘГЪЛӘМҖАН

Газетабызның аерым басма булып чыга башлавына шатланып, Гарәфи абыйның 92-93 елларда язылган бу шигыре татар редакциясендә эшләүчеләр өчен зур горурлык иде. 1995 елдан лаеклы ялга китсә дә, Гарәфи Әгъләмҗан җәмәгать эшләрендә катнашып йөрде, ялкынланып иҗат итте.

2007 елда аның тарихыбызга, татар халкының үткәненә багышлап һәм аның киләчәген күзаллап язылган шигырьләре туплап бирелгән «Көзге моң» дип исемләнгән китабы чыкты. Ул елны Алабуга шәһәре үзенең 1000 еллыгын билгеләп үтте. Гарәфи абый замандашларын борчыган уйларны чагылдырып язды.

Заман чынбарлыгы белән бергә-бер калганда, тәнкыйть сүзләрен дә яңгыратты ул. 

«Бездә үзгәрү шәп бара,
Үзгәртми торып булмый.
Үзгәртүен үзгәрттек тә, 
Коруын-корып булмый...», — дип борчыла ул.

Шагыйрьләрчә фәлсәфәлек белән:
«Шулай, минем гомер юлы
Башланган ала кардан...
...Килмичә кала алмадым,
Китми дә кала алмам», — дип яза «Язмыш» шигырендә Гарәфи абый.

Мөхәммәтзакир Әгъләмҗан улы һәм Сәрбиямал Ибраһим улының ишле гаиләсендә туып үскән зәңгәр күзле малай бабай булгач та шигъриятьтән китмәде. Шаян шигырьләр дә, балалар өчен дә язды. Гарәфи Әгъләмҗанның иҗатына аның туган ягында, Мамадышта зур бәя бирелде — ул Шәйхи Маннур исемендәге премиягә лаек булды. Каләмдәше Рафис Заһидуллин аңа олы хөрмәт күрсәтеп, озатып йөрде.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Фото: редакция архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев