Журналист һөнәрен алыштыра
Беренче карашка, гади кешегә ЮХИДИ хезмәткәрләренең эше җиңел кебек тоелырга мөмкин - юлда басып торалар, кагыйдә бозучыларны тотып, беркетмә төзиләр. Чынлыкта исә бу бик җаваплы һәм катлаулы хезмәт. Юлларда хәрәкәт иминлеге нәкъ менә дәүләт автоинспекторлары эшеннән тора.
"Журналист һөнәрен алыштыра" акциясе кысаларында үземне ЮХИДИ хезмәткәре итеп сынап карарга һәм сезне бу хезмәт белән якыннанрак таныштырырга булдым.
Юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторы Алмаз Сафин һәм стажер Илнар Галиев белән бергә ярты көн сизелми дә үтте, чөнки вакыйгалар күп булды. "Эш көне" инструктаждан башланыды, аннан соң миңа дәүләт автоинспекторы жилетын тапшырдылар, һәм без шәһәр урамнарына чыктык. Дөресен әйткәндә, бик дулкынландым, бөтенләй дә минекенә охшамаган вазифа бит, әмма иптәшләрем аралашучан һәм яхшы күңелле кешеләр булып чыкты, борчылуым тииз арада юкка чыкты.
Юлда барганда, инспекторларга сораулар яудырдым.
− Миңа һәрвакыт шушы һөнәр ошый иде, ул кызыклы, кешеләр белән күп аралашасың. Кыен вакытлар да булгалый, билгеле. Һәркемнең үз фикере бит, һәммәсенә аерым якын килергә кирәк. Физик яктан да авыр, көннәр буе урамда: куркыныч - юл бит, − ди Алмаз Сафин. Инспектор булып ул 2009 елдан бирле эшли.
Нинди генә кыенлыклар булмасын, иң куркынычы − кешеләрнең юлда һәлак булуы. Алмаз сөйләвенчә, бервакыт юл һәлакәте урынына килгәч, документлар арасында туу турында таныклык күреп, изелгән машина эчендә сабый калырга мөмкин булганын аңлыйлар. МЧС хезмәткәрләрен дә көтмичә, яньчелгән тимер арасыннан күчермә сумканы чыгаралар, анда 6 айлык бала яткан, тик аңа инде ярдәм итәрлек булмаган.
Илнар Галиевнең дәүләт автоинспекторы булып эшләвенә әле берничә ай гына. Аның сүзләренә караганда, эш аңа ошый:
− Коллектив та әйбәт, хезмәттәшемнән дә уңдым - барысын да өйрәтә, аңлата.
Берничә сәгать эчендә эш барышында бер уңайдан миңа да барысын да аңлаттылар.
Юл инспекторларының эш көне иртән табель коралын алудан һәм хезмәткәрләрне урыннарга билгеләүдән башлана. Аннан соң - юлга чыгу, эш, эш, эш. 12 сәгать буе - салкында да, эсседә дә, яңгырда да. Гадәттә бер сменада ике экипаж, көндез һәм төнлә чиратлап эшлиләр. Төнлә алар жилеттан - автомобильчеләргә алар караңгы урында да ерактан күренеп тора.
Ел фасылының иң көйсез вакыты - көз һәм кыш. Хәзер менә: юлларда бозлавык, яңгыр һәм кар күрергә комачаулый. Машина йөртүчеләр белән дә мәшәкать җитәрлек, Однако наши водители допускают немало нарушений, обычно это отсутствие страховки ОСАГО иминиятләштерүе юк, балаларны тотып тору җайланмаларсыз йөртәләр, куркынычсызлык каешларын эләктермиләр. Еш кына җәяүлеләр рөхсәт ителмәгән урында юл аркылы чыга. Штрафлар буенча бурычлылар саны кимеде, машина йөртүчеләр вакытында түләргә омтыла.
Менә килеп тә җиттек. Үзәк базар янына урнаштык. Илнар таяк тотып, юлга чыга, машиналарны туктата, Алмаз машинада калып, беркетмә төзи. Хәзер моның өчен берничә минут җитә - патруль машиналары хәзер заманча җиһазланган.
Хокук бозучылар көттерми, беренчесе җәяүлеләр сукмагына 5 метр кала туктады, аның машинасы артыннан җәяүлеләр күренми дә, димәк ул аларны бәрдерергә дә мөмкин. ЮХИДИ хезмәткәре китергән дәлилләр аны ышандырмый, ул үз сүзендә тора. Юл кагыйдәләре аңа биредә машинаны туктатырга рөхсәт итә, янәсе. Әйтергә кирәк бу кеше инспекторларга яхшы таныш. Сүз көрәштерергт ярата, диләр алар. Аның артыннан ук икенчесе - водитель такси без страховки ОСАГО иминиятләштерүесез такси йөртә. Штраф - 800 сум. Аннан соңгысы җәяүлеләр юл аркылы чыга торган җирдә туктады.
− Сез җәяүлеләр өчен чыгу юлын күрдегезме? - дип сорыйм мин.
− Юлны кар каплаган, күрмәдем, − ди ул.
− Ә билге? Анысын да күрмәдегезме?
− Игътибар итмәдем.
Мондый игътибарсызлык, юл кагыйдәләре буенча, 1 мең сумга төшә.
Җиңел хәрәкәт белән Илнар тагын бер машинаны туктата. Анда ир-ат һәм хатын-кыз утырган. Машина хуҗасы документларын әзерләгәндә, аның пассажиры иминлек каешын эләктерергә ашыга, инспекторлар күрми калган дип уйлый.
Ике сәгатьләп вакыт эчендә, җитмәсә, бер генә участокта машина йөртүчеләр тарафыннан унлап тәртип бозу күзәтелде! Алар күбрәк тә булгандыр, тик эшне, Пролетар урамы белән Нефтьчеләр проспекты чатындагы авариягә чакырып, өзәләр. Шул урынга китәбез. Безнең илдә чыгарылган ике автомобиль юлны бүлешә алмаган - берсе урыныннан күчә башлаган, икенчесе узып китә башлаган. Нәтиҗәдә, икесе дә юлда сәгатьтән артык торды. Ашыгырга кирәк иде микән? Әкрен барсаң, ерак китәрсең. Юл-транспорт вакыйгасын рәсмиләштерү гади түгел. Һәркем үзенчә хаклы, ә инспекторга гаеплене ачыклыйсы. Бәхәс, үзара гаепләү китә... Тимер түземлелек кирәк.
Алга таба барабыз - бер гаилә очрый: ир, хатын һәм ике бәләкәй бала. Тиешсез урында юл аркылы чыгарга җыенганнар. Ата-ана гаебен таный, салкыннан зарлана, тизрәк өйләренә кайтасылары килгән, әмма балаларына начар үрнәк күрсәтүләрен уйламаганнар. Тагын шундый карарга килсәләр? Һллакәт булуы бар! Ярый әле шәһәрдә юл аша чыгу урыннары күп, һәм тормышны куркыныч астына куймыйча, бер-ике метр араны үтү комачаула. Мондый тәртип бозу өчен 500 сум штраф каралган.
− Сез туктатканга, кешеләр ничек карый? - дип сорыйм мин "хезмәттәшләрем"нән.
− Төрлечә. Машина йөртүчеләр аңлый, алар кайда теләсә, шуннан юл аркылы чыгучыларга ризасызлык белдерә. Яшьләр дә моның белән килешә. Өлкән яшьтәгеләргә аңлату кыенрак.
ЮХИДИ хезмәткәре булып караган көнне мин бу хезмәтнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуын аңладым. Шул ук вакытта кызыклы да. Күпләр дәүләт автоинспекторларын тирги, ләкин алар кешеләрнең иминлеге сагында тора бит. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен юктан гына уйлап тапмаганнар, руль артына утыргансың икән - кагыйдәләрдән чыкма.
Инспектор киемен Сабина КАЧАЕВА киеп карады
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев