Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга фермеры Мисхәт Шакирҗанов: "Продукцияне сату белән проблема юк"

Моннан берничә ел элек Калинин исемендәге колхозда, ә соңыннан "Яңа Юраш" агрофирмасында машина йөртүче булып эшләгән Мисхәт Шакирҗанов, бүгенге көндә районда танылган крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе.

Аның карамагында бүген 162 гектар җир биләмәсе бар. Монда фермер 2011 елдан бодай һәм арпа чәчә.

- Зур уңыш белән мактана алмыйм, әмма гектарыннан 25 центнер бодай алган чаклар да бар. Аны сату белән проблема булганы юк, элегрәк арыш белән арпаны күрше Киров өлкәсенә җибәргән булсак, хәзер аны складтан ук алып бетерәләр, - ди Мисхәт Шакирҗанов.

Моннан тыш, "Шакирҗанов" фермерлык хуҗалыгы авылдашлары соравы буенча үз тегермәнендә беренче һәм икенче сортлы он тарттыра, үтемле бәядән печән һәм ашлык белән тәэмин итә. Хуҗалыкта җир эшкәртү, чәчү һәм урып-җыю өчен бар кирәкле җиһаз, "Нива" комбайны, тәгәрәмәчле ике трактор бар.

Крестьян-фермерлык хуҗалыгында кечкенә генә булса да үзегезнең фермагыз бармы, дигән сорауга Мисхәт елмаеп:

- Авылда терлексез ничек яшисең инде? Әлегә бездә ике сыер (моңа кадәр дүртәү иде), унөч үгез һәм тана бар. Монда инде хатыным Раушания - беренче ярдәмче. Продукцияне сату белән проблема юк, аны авылдашлар да, шәһәр халкы да бик теләп ала. Сыйфатына зарланганнары юк.

Галия КАРИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев