Алабуга КФХларында 1609 баш мөгезле эре терлек бар
Моннан тыш, 3443 баш сарык һәм кәҗә, 67 ат, 25 баш кош-корт асрыйлар.
Районның крестьян-фермер хуҗалыкларында (КФХ) шушы елның 1 гыйнварына мөгезле эре терлекләр саны 1609 баш исәпләнә, шул исәптән 610 савым сыеры. Моннан тыш, 3443 баш сарык һәм кәҗә, 67 ат, 25 баш кош-корт асрыйлар.
Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгының урынбасары Александр Косов терлекләр саны күп булган хуҗалыкларны атады. Танайкадан Марков КФХ исәбендә 218 баш мөгезле эре терлек, Олы Качкадан Нурлыгаянова крестьян-фермер хуҗалыгында — 174 баш, Иске Күклектәге Ямалетдиновның — 137 баш, һәм, Морттан Әхмәтҗанов җитәкләгән КФХда аларның саны 712, шул исәптән 250 сыер. Сүз уңаеннан, Марков һәм Нурлыгаянова хуҗалыкларында савым сыерларының саны 80ешәр.
Иң күп сарык үрчетүче хуҗалык — Котловкадагы Алиев КФХ (982); Фалалеева хуҗалыгында аларның саны — 851 баш. Күптән түгел Хлыстовода «Кама аръягы» («Закамский») ҖЧҖ эшли башлады, анда барлыгы 1200 баш сарык. Хәзер Лекареводагы фермалар да буш тормый, анда Фалалеева КФХ үзенең 134 баш мөгезле эре терлеген, шул исәптән 84 савым сыерын урнаштырган.
Иске Күклектәге КФХ иясе Илфар Ямалетдинов Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы юнәлеше буенча гаилә фермасын үстерүгә грант откан. Шул 24,6 миллион сум акчага ул тагын 10 миллион өстәячәк — анысы нефтьчеләрдән сөт-товар фермасын төзү өчен алынган.
Фермер Динарис Заманов (Поспелово) тәүлеклек чебиләр алып, аларны дүрт ай үстерә. Гаридан Альберт Шмаров та шундый эш белән шөгыльләнә, өстәвенә ул бройлер-чебешләр дә карый.
Узган елда Алабуганың крестьян-фермер хуҗалыкларында 3117 тонна сөт, 1406 тонна ит җитештерелгән.
***
Җитештерүгә шәхси ярдәмче хуҗалыклар да (ШЯХ) үз өлешен кертә. Районда теркәлгән ШЯХ саны 5936га җиткән. Шуларның 1283е Танайка авыл җирлегенә туры килә, 840ы — Костенеевоныкы, 527се — Поспелово җирлегенеке.
Аларда исәпләнгән барлык мөгезле эре терлек саны 949 баш; сыерлар — 439, 72 баш дуңгыз, 1847 баш сарык һәм кәҗә, 86 ат, 1208 йорт куяны, 2721 умарта күче, 17,5 мең төрле кош-корт та бар.
Иске Юраш хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең саны 250 баш (115е сыер), 206 сарык, 21 ат. Костенеево авыл җирлегендә — барысы 92 баш, шул исәптән 58 сыер, 285 сарык һәм кәҗә.
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар нинди ярдәмгә исәп тота ала, дигән сорауга җавап биреп, Александр Косов:
— Барыннан да бигрәк — Авыл хуҗалыгы министрлыгы субсидияләре, аны ел саен, бер савым сыерга 3 мең сум исәбеннән бирәләр. Алаша ат сатып алам дисәң дә, шул ук акчаны алып була. Моннан кала, беренче тапкыр бозаулаган тана сатып алуга 30 мең бирелә. Мини-фермалар төзүгә килгәндә, 2-3 сыеры булган ярдәмче хуҗалыклар, мал санын 5-8гә җиткерергә уйласалар, 300-600 мең сум акчага өмет итә ала.
Терлек азыгы кыйммәтләнә, шулай да борчылырга урын юк, районда ул җитәрлек хәзерләнгән. Алабуга ярминкәләрендә ашлык сатып алып була. Үткән көздә бодайның бәясе 18 сумга җиткән булса да, аны сораучылар күп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев