Алабуга хуҗалыкларында булачак уңышны саклау чараларына керештеләр
Хәзер, чәчү эшләре тәмамлангач, игеннәрне кайгыртыр вакыт җитте.
— Беренче чиратта, уҗым культуралары игътибар таләп итә, — дип аңлатты ТР буенча Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Алабуга филиалы башлыгы Люция Габдуллина. — Әйтергә кирәк, быел алар көнләшерлек булып тишелде. Кызганыч, уҗымнар алай күп мәйдан алып тормый, ләкин алар игенче хезмәтен яхшы кайтарачак. Иң әһәмиятлесе — чүп үләннәр белән көрәшү. Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында шушы араларда сабан бодаен гербицидлар белән эшкәртергә керешәчәкләр.
— Сабан культураларына нәрсә яный?
— Аларның тишелеше дә шатланырлык, чөнки чәчү бар җирдә дә сыйфатлы алып барылды. Аеруча арпа һәм сабан бодае сөендерә. Һава шартлары бик үк уңайлы булмаса да, буй-буйлы икмәк корткычы чыгып өлгергән инде — бу беткә каршы эшкәртүне якын арада башларга кирәк. Чәчәр алдыннан эшкәртү вакытында бу корткычка каршы инсектицидлар кулланылган очракта, бу гамәл кирәк тә булмый.
— Чәчүлекләрне туендыруга да аз калмагандыр?
— Аны мөмкинлек булуга эшлисе, бигрәк тә минераль ашламаларны тамырга кертү кирәк, бу һава йөрсен өчен мөһим. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ашлама җитәрлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев