Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары Мортта спектакль куйды

Студентлар Наил Гаетбайның «Студентлар, яки кызлар, ишек ачыгыз!» ике пәрдәле комедиясен сәхнәләштерде.

Күптән түгел көллият студентлары Морт авылының мәдәният йорты сәхнәсендә Наил Гаетбайның «Студентлар, яки кызлар, ишек ачыгыз!» ике пәрдәле комедиясен сәхнәләштерде.

Егет-кызларның уйнауларын карарга авыл халкы күпләп килгән иде. Артистлар арасында Морт егете Илназ Гаффановның булуы да кызыксыну уятты авыл халкында. Яшь артистлар сынатмады: үзләренә бирелгән рольләрне бер тында башкарып чыкты.

Рольләрне башкарган Гөлия Гыйләҗева, Альбина Гайниева, Руслан Габидинов, Энҗе Харисова, Рөстәм Авзалов, Илназ Гаффанов чыгышын авыл тамашачысы югары бәяләде. Әле студентлар гына булуларына карамастан, алар һәрберсе үз героеның эчке дөньясын, характерын тулы һәм ышанычлы итеп бирә алды. Монда, һичшиксез, аларның остазлары — Рамазан Гардисламовның өлеше чиксез зур. Моннан тыш, авыл халкына шундый матур мөмкинлек биргән, сәхнә дөньясына сәяхәт бүләк иткән Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте җитәкчесе Әлфирә Гыйльмулла кызы Әкбәровага рәхмәт сүзләре күп яңгырады.

Тамашачы спектакльне бер тында карады, чөнки сәхнәдәге геройлар тормышы, вакыйгалар агышы аны үз эченә бөтереп алып керде. Вакыт сизелми дә үтеп китте, ахырдан зал артистларны көчле алкышлар белән бүләкләде, кат-кат сәхнәгә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев