Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы фермаларында гыйнварның беренче ун көнендә көн саен 80,1 тонна сөт җитештерелгән

Алдынгылар арасында беренчелек «Мир» җәмгыятендә, «Яңа Юраш» агрофирмасы, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгы, «Якты үзән» ҖЧҖ шулай ук аннан калышмыйлар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Александр Косов терлекчеләрнең үткән елдагы эш нәтиҗәләре белән таныштырды.
Гыйнварның 1енә мөгезле эре терлекләр саны 9082 баш тәшкил итә, бу үткән елның шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда, 1123кә артык. Сыерлар саны 16 процентка арткан, хәзер алар 3277 баш булган. Сарык һәм кәҗәләр —4290 (плюс 847), атлар — 352 (20 процентка күбрәк). 

«Яңа Юраш» агрофирмасында мөгезле эре терлекләр саны иң күбе — 2037 баш; икенче урында — «Мир» ҖЧҖ (2213 баш); Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында 21 процентка арткан, анда яңа ел алдыннан гына Киров өлкәсеннән 49 баш токымлы тана кайтарылган. Хәзер «Мир» җәмгыятендә сыерлар саны 1200 баш исәпләнә, былтыргыдан 441кә артык.

Бер елда районда җитештерелгән сөт күләме 25320 тонна (плюс 25 процент) булган, «Мир» җәмгыятендә — 10022 тонна (плюс 45 процент). «Яңа Юраш» агрофирмасында савылган сөт күләме 22 процентка арткан.

Республикадагы һәр район да бездәге кебек күрсәткечләр белән мактана алмый, «Мир» җәмгыятендә бер елда һәр сыердан 10673 килограмм сөт савылган. «Яңа Юраш» һәм «Яшь көч» агрофирмаларында бер сыердан алынган уртача сөт күләме — 8 мең килограмм. 

Районда былтыр, 2021 елдагыга караганда, 95 тоннага артык ит җитештерелгән (2190 тонна), «Яңа Юраш» агрофирмасында, «Якты үзән» җәмгыятендә, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында бу күрсәткеч сизелерлек арткан. «Мир» җәмгыятендә мөгезле эре терлекләрнең тәүлеклек артымы 1054 граммга җиткән. Белгечләр әйтүенчә, бу әле ахыргы чик түгел, чөнки мөмкинлекләр бар, терлекләрне кышлатуга җитәрлек азык тупланган, аларны тәрбияләү шартлары да яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев