Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы сөт җитештерү буенча Татарстанда икенче урында

Алабуга фермаларында ел башыннан бирле 16250 тонна сөт савып алынган.

Алабуга фермаларында ел башыннан бирле 16250 тонна сөт савып алынган — 2022 елгы күрсәткечтән 4181 тоннага күбрәк. «Мир» җәмгыятендә 7350 тонна, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 3147 тонна сөт җитештерелгән. Әхмәтҗанов КФХ күрсәткече 56 процентка, «Якты үзән» җәмгыятендә 34 процентка, «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында — 9 процентка арткан. 

Бер сыердан исәпләгәндә, «Мир» җәмгыятендә 5284 килограмм, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 4496, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында — 4412 килограмм сөт савып алынган.

Савым сыерлары көтүенең нәтиҗәлелеге буенча Алабуга районы Татарстанда элеккечә икенче урында.

*** 
Район фермаларында ярты елда 1272 тонна ит җитештерелгән. Бу үткән елдагыдан 103 тоннага күбрәк. Әлеге күрсәткеч «Мир» җәмгыятендә 142 тонна, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 135 тонна.

Мөгезле эре терлекләрнең тәүлеклек артымы «Мир» җәмгыятендә 1191 граммга җиткән, район буенча уртача күрсәткеч — 815.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев