Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы Татарстанда сөт саву күләме буенча 8 нче урында

Бүгенге көндә бер сыердан тәүлегенә уртача 26,6 килограмм сөт савыла, бу 2024 елның шушы чоры белән чагыштырганда 1,8 килограммга артык.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә терлекчеләрнең 2024 елгы эшенә йомгак ясалды, алар белән безне җитәкче Александр Косов таныштырды.

Узган елда Алабуга фермаларында 38 мең тонна сөт савылган, бу узган ел күрсәткеченнән 4,7 мең тоннага артык. Фазыл Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында ул 35 процентка арткан, «Мир» җәмгыятендә — 130, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 112 процентка.

Бер елда район буенча сыерларның уртача продуктлылыгы 8875 килограммга җиткән. Ф.Әхмәтҗанов КФХында иң югары күрсәткеч — 11541 килограмм, «Мир» җәмгыятендә — 9893, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 8763 килограмм.

Савым сыерларының продуктлылыгы буенча Алабуга районы республикада сигезенче урында тора. Бүгенге көндә бер сыердан тәүлегенә уртача 26,6 килограмм сөт савыла, бу 2024 елның шушы чоры белән чагыштырганда 1,8 килограммга артык. Район сводкасында беренче урынны Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгы алып тора (36,2 килограмм), анда узган елда кайтарылган 300 сыер үзләрен яхшы яктан күрсәтте. Икенче урында — «Мир» җәмгыяте, анда һәркөнне бер сыердан 31,5 килограмм сөт савалар.

Районда хәзер тулаем савым тәүлегенә 114,2 тонна тәшкил итә. Бу узган ел дәрәҗәсенә карата 108 процент дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев