Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы терлек азыгы әзерләү буенча Татарстанда алда бара

Бүгенгә 55 мең тонна сенаж һәм 6,5 мең тонна печән әзерләнгән.

Бүгенге көндә Алабуга районында терлек азыгы әзерләү эшләре бара. Алабуга районы республикада беренчеләрдән булып 6,2 мең гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне беренче катка чабуны төгәлләде.

Бүгенгә 55 мең тонна сенаж (ихтыяҗга карата 85%) һәм 6,5 мең тонна печән (94%) әзерләнгән, бу шартлы 1 баш терлеккә 23 центнер (норма 30 центнер) тәшкил итә.

«Мир», «Яңа Юраш» АФ, «Светлая долина», «Әхмәтҗанов Ф. Г.» КФХсы берьеллык үләннәрне җыюга һәм күпьеллык үләннәрне икенче кат чабуга керештеләр инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев