Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы терлекчеләре бер сыердан тәүлегенә уртача 28,1 килограмм сөт савып ала

Бу үткән елдагы шушы ара белән чагыштырганда, 3,3 килограммга артык.

Сыерлардан алынган сөт күләме буенча, Татарстан хуҗалыклары арасында, Алабуга районы бүген иң алдынгы өчлеккә кергән. «Мир» ҖЧҖ республикада бернче урыннарның берсен алып тора.

Район терлекчеләре бер сыердан тәүлегенә уртача 28,1 килограмм сөт савып ала, бу үткән елдагы шушы ара белән чагыштырганда, 3,3 килограммга артык. «Мир» җәмгыятендә бу күрсәткеч 34 килограмм, "Якты үзән«дә һәм «Яңа Юраш» агрофирмасында — 27,1.

Апрельнең соңгы ун көненә тулаем сөт күләме тәүлегенә 93,4 тоннага җиткән, 2022 елдагы шул вакыт аралыгына караганда, 23,3кә артык. Районда беренче урында — «Мир» ҖЧҖ, анда көн дә 45,5 тонна сөт — былтыргы дәрәҗәдән 16,5 тоннага күбрәк җитештерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев