Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы хуҗалыкларында ел башыннан 20 мең тоннага якын сөт җитештерелгән

Бу 2022 елның җиде аенда алынган сөт күләменнән 4749 тоннага күбрәк.

Август башында бер сыердан тәүлеккә уртача савылган сөт күләме 28,4 килограммга кадәр күтәрелде, бу күрсәткеч, былтыргы шудый ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда, 3,6 килограммга күбрәк.

Район буенча беренче урынны Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгы алып тора, анда тәүлек саен һәр сыердан 31,7 килограмм сөт савып алалар, тулаем сөт күләме 8,3 тоннага җиткән. «Мир» җәмгыятендә тәүлеклек күрсәткеч 30,8 килограмм һәм тулаем сөт күләме 50,2 тонна (2022 елдагыга караганда 19,9 тоннага артык). «Яңа Юраш» агрофирмасында һәр сыердан көн саен 20,6 тонна сөт савалар. Район буенча тулаем сөт күләме хәзер 102,2 тонна (плюс 28,7) тәшкил итә.

2023 ел башыннан районда сөт җитештерү 19098 тонна тәшкил итә — 2022 елның җиде аенда алынган сөт күләменнән 4749 тоннага күбрәк. «Мир» ҖЧҖтә җитештерелгән сөт күләме 56 процентка, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында — 61,"Якты үзән" җәмгыятендә — 33 процентка арткан.
Шул ара эчендә «Мир» җәмгыятендә, бер сыердан исәпләгәндә, 6008 килограмм сөт алынган, район буенча уртача күрсәткеч — 5540 (плюс 534 килограмм), Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында — 5387, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 5294 килограмм.

Иске Юраш, Илмәт, Дөм-Дөм авылы кешеләре көн саен үзләреннән арткан сөтне 3,5-4 тонна тапшыра.

Шушы елның 7 аенда 1461 тонна ит җитештерелгән — былтыргысына караганда 8 процентка күбрәк. Әхмәтҗанов КФХнда ул 36 процентка, «Мир» җәмгыятендә биш тапкырдан да күбрәк арткан.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов хәбәр итүенчә, мөгезле эре терлекләрнең баш саны да арта, августның 1енә аларның саны 10675кә җиткән, бу үткән елдагыдан 2484 башка артык дигән сүз. Сыерлар саны хәзер 3732 баш исәпләнә, алар 765кә күбәйгән. Сарык һәм кәҗәләр саны — 4463, атлар — 351 баш (109 процент).

Мөгезле эре терлекләрнең саны иң күп булган хуҗалык — «Мир» ҖЧҖ, анда — 3750 баш, 2394кә арткан, сыерлар саны ике мәртәбә диярлек күбрәк. Әхмәтҗанов КФХ мөгезле эре терлекләр санын 256га арттырган, хәзер анда аларның саны 1036 баш тәшкил итә.

Ел башыннан алып 2902 бозау туган — 430га артык. «Мир» җәмгыятендә аларның саны 1,5 тапкыр диярлек, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында 42 процентка, «Яңа Юраш» агрофирмасында 10 процентка арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев