Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы хуҗалыкларында терлекне кышлатуга 38,5 мең тонна сенаж әзерләнгән

Июль башында районда күпьеллык үләннәрне беренче кат чабу тәмамланды.

Июль башында районда күпьеллык үләннәрне беренче кат чабу тәмамланды (5 487 гектар). 250 гектардан сенажга берьеллык үләннәр, 333 гектардан — арыш, 330 гектардан − көзге бодай чабылды.

Терлекне кышлатуга 38,5 мең тонна сенаж әзерләнгән — ихтыяҗга карата 64 процент, күпьеллык үләннән — 4 623 тонна сенаж (66 процент), бу шартлы терлек башына исәпләгәндә 15,3 центнер азык берәмлеге тәшкил итә.

Әхмәтҗанов КФХсында запаслар 18,3 центнер азык берәмлеге, «Мир» җәмгыятендә − 16,2 центнер, «Яшь көч» агрофирмасында − 17,4 центнер, «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативында шартлы терлек башына исәпләгәндә 15,6 центнер азык берәмлеге туры килә.

Бу көннәрдә актив темплар белән берьеллык үлән җыела, алар 2 825 гектар били. Моннан тыш, күпьеллык үләннең икенче уңышын чабарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев