Алабуга районына 100дән артык нәселле тана алып кайттылар
Терлекне Рязань өлкәсеннән сатып алганнар.
Алабуга муниципаль районының «Мир» җәмгыятендә мөгезле эре терлекләр саны 100 баш танага арткан. Алар барысы да Голштин токымыннан. Хәзер хуҗалыктагы терлек саны 4109 баш тәшкил итә.
Терлекне Рязань өлкәсеннән сатып алганнар. Моның төп максаты — терлекләрнең баш санын саклап калу, савымны арттыру, предприятиенең статусын һәм икътисадый тотрыклылыгын ныгыту.
Голштин токымы күп һәм майлылыгы югары булган сөт бирүе белән билгеле.
— Таналарны сайлаганда аларның бөтен нәселе исәпкә алына — әни-әбиләре югары савымлы булган хайваннарны гына алдык, — дип аңлатты комплекс башлыгы Кантимир Муссаев.
Мондый нәселле бер тана елына 11-13 тонна сөт бирә, көненә 60-70 литрга җитәргә мөмкин. Кайтартылган таналар барысы да буаз — сроклары 3 айдан 8 айга кадәр, бу киләчәктә хуҗалыкта терлек санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Юлда кайтканнан соң стрессны киметү өчен, беренче көннәрдә таналарга бары тик салам гына бирәләр.
— Җирле азыкны акрынлап кертәбез, чөнки монда туфрак составы да, азык базасы да терлекләр ияләнгәннән аерыла, — дип билгеләп үтте белгеч.
Алабуга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов ассызыклады:
— «Мир» җмәгыятендә комплекс проект буенча 5 мең баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән, шулардан 2500е − савым сыерлар. Бүгенге көндә «Мир» хуҗалыгы шуңа омтыла. Хәзер предприятие тәүлеккә 60 тоннадан артык сөт җитештерә, сер түгел, бу — районда җитештерелгән сөтнең төп өлеше.
Җитәкче билгеләп үткәнчә, районда мөгезле эре терлек саны 11 меңнән артык, шуларның 4300е — савым сыерлары. Бүгенгә район буенча 120 тоннадан артык сөт савыла, бу узган елга карата 106 процент дигән сүз. Бер сыердан уртача продуктивлык 28 килограммнан артык тәшкил итә.
«Мир» җәмгыятендә 8 терлекчелек бинасы һәм 5 бозау абзары бар. Быел 1200 баш Джерси токымлы сыерга исәпләнгән комплекс төзү планлаштырылган булган, әмма икътисади вәзгыять аркасында аны киләсе елга кадәр кичектерделәр.
Ә шушы көннәрдә китерелгән таналарга килгәндә, әлегә терлекләр 30 көнлек карантинда, шуннан соң аларны төп көтүгә кушачаклар.
Бу адым хуҗалыкка агымдагы терлек санын саклап калырга һәм үз позицияләрен ныгытып, сөт җитештерүне арттырырга да ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев