Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында 10 фермер республика гранты алды

Бу акчаларны алар фермалар төзүгә тотачак.

Республика гранты бәрабәренә, элек төзүче булып эшләгән Илдар Каюмов Танайкада мини-ферма төзи.

Җылы көннәр килүен ул түземсезлек белән көтә. Сыер абзарын 2021 елда сала башлаган. Былтыр Илдар Каюмов һәм районыбызның тагын тугыз фермеры кечкенә фермалар төзүгә республика грантына ия булды.

Ярдәм буларак алынган 300 мең сум акчаны Илдар Каюмов ферманы төзеп бетерүгә тотарга уйлый.

− Стеналар һәм түбәсе бар инде, идән җәеп, ишекләр һәм тәрәзәләр куясы калды, − ди Илдар Әскар улы.

Корылмасы яхшы килеп чыга, гаҗәп түгел — элек төзүче булган. Башыннан ахырынача барын да үзе эшли. Кызыл кирпечтән салынган абзарда сөтлебикәләргә җылы һәм уңайлы булачак. Урын да җитәрлек — 60 квадрат метр.

− Минем хуҗалыкта өч сыер һәм ике бозау. Озакламый тагын бозаулар булачак. Хәзер алар аерым тәрбияләнә, киләчәктә малларны бер түбә астында асрарга җыенам. Көзгә эшне тәмамларга өметләнәм, − ди Илдар Каюмов.

Зур булмаган бу хуҗалыкта Каюмовлар гаиләсе үз көчләре белән тырыша. Илдар Әскар улының ярдәмчесе — аның хатыны Әлфия. Ул ун ел инде хуҗалыкны алып барырга булыша. Сөтне дә үзе сата. Алабугада даими сатып алучылары бар. 

− Савым аппараты булса да, кул белән савабыз. Хәзер сөт күп түгел, җәен сөт мул була, − ди фермер.

Илдар Каюмовның әйтүенә караганда, бу эш аңа канәгатьлек китерә, ул аны керем артыннан куып башламаган, шуңа күрә дәвам итәргә ниятли. Җәен терлек азыгы әзерләргә җыена, техникасы бар.

− Мин бит хәзер пенсиядә, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә менә дигән вакыт, − ди ул.

Олы Качка авылында яшәүче Балобановлар гаиләсе дә үз хуҗалыгын үстерүгә 600 мең сум акча алган. Надежда Ивановна сөйләвенчә, алар күп еллар инде терлек үрчетә, ләкин грант алуда катнашырга уйлаганнары булмаган. Җирлек башлыгы киңәш иткәч, сынап караганнар.

− Безнең өчен бу зур ярдәм. Абзарны ремонтлап, терлек азыгы сатып алырбыз. Муниципалитетка һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә рәхмәт, алар безне хуплады һәм документлар җыярга булышты, − диде Надежда Балобанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев