Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында 25 мең тоннага якын сенаж салынган

Бу тиешле күләмнең 46 процентын тәшкил итә.

Былтыр район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, терлек азыгы әзерләнгән чакта, орлык фуражын гына түгел, сенаж һәм печәнне дә артыгы белән хәстәрләү мөмкинлегеннән файдаланып калдылар.

Хәзер, нык корылык аркасында, терлек азыгы уңышы мактанырлык булмаса да, күпчелек терлекләрне кышлату турында әлләни кайгырмый, чөнки орлык фуражы һәркайда җитәрлек.

— Хәзер безнең бурыч — сенаж салуны арттыру, — ди районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов. — Моның өчен бөтен чараны күрәбез. Өлешчә алганда, яхшы уңышка өмет булмаган урыннардан орлыклыларны бер еллык үләннәр белән катыштырабыз. Июльнең 12сенә 24610 тонна сенаж салынган инде, бу тиешле күләмнең 46 процентын тәшкил итә. Печән — 4613 тонна (62 процент) әзерләнгән.

Нәтиҗәдә, шартлы рәвештә алынган бер баш сыерга 12,13 центнер терлек азыгы берәмлеге туры килә. Моңа үткән елдагыларын да исәпләсәң — 21,78 центнер терлек берәмлеге. «Яшь көч», «Яңа Юраш» агрофирмалары, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгы, «Якты үзән» ҖЧҖ, «Мир» җәмгыяте күрсәткечләре югарырак.

Алда әле бер еллык үләннәрне җыеп аласы да бар, алар 854 гектарда чабылган, бу планлаштырылган кукуруз мәйданының 33 процентын тәшкил итә, күп еллык үләннәрне икенче кат чабу вакыты да җитә.

Алабуга хезмәтчәннәре табигый болынлыкларга да күп өметләр баглый. Бу атнада авыл хуҗалыгы техникасы Криуша янындагы Котловка болыннарына җибәреләчәк. «Якты үзән» ҖЧҖ һәм «Яшь көч» агрофирмасында терлек азыгы әзерләүчеләр болын печәнен чабарга кереште инде. Шулай булгач, кышын терлек аллары тулып торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев