Алабуга районында бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнеп килә
Бу хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов сөйләде.
Район кырларындагы чәчүлек мәйданнарының 90 проценттан артыгында бөртекле культуралар суктырылган инде.
Хуҗалыкларның күбесе иген уңышын җыеп алган инде. «Мир» җәмгыятендә әлегә 650 гектарда сабан бодае җыелмаган, «Аммоний Агротехнологияләр» ҖЧҖ тә, язын озакка сузылган яңгырлар аркасында соң чәчкәнгә күрә, сабан бодаен урып-җыюга керешмәгән, алар соң өлгерде.
6 сентябрьгә алынган мәгълүматка караганда, 62 мең тонна ашлык суктырылган, бер гектардан уртача 34,6 центнер уңыш алынган. Бөртеклеләрнең югары уңышы — «Мир» җәмгыятендә (гектардан 42 центнер). «Яшь көч» һәм «Нократ таңнары» агрофирмаларында бу күрсәткеч гектарыннан 40ар центнер тәшкил итә. «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативы бер гектардан уртача 36,4 центнер уңыш җыйган. Ә менә «Якты үзән» җәмгыятендә, «Яңа Юраш» агрофирмасында, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында күрсәткечләр район буенча алынганнан түбәндәрәк: 32-34 центнер.
Бөртекле культуралар уңышы буенча арпа сөендерә (35,8 ц), сабан бодае гектарыннан 35,7 центнер һәм солыныкы — 34,3 центнер.
Арпа һәм бодай уңышы буенча күрсәткечләр Әхмәтҗанов хуҗалыгында иң югарысы — 49,5 һәм 54,8 центнер, "Якты үзән«дә солы − 40,1 центнер, Әхмәтҗанов хуҗалыгында уҗым бодае — гектарыннан 38,2 центнер.
Яшелчәләр һәм бәрәңге үстерү белән районда «Нократ таңнары» агрофирмасы" ҖЧҖ шөгыльләнә, анда чәчүлек мәйданы 974 гектар тәшкил итә. Ел коры килсә дә, уңышка өмет зур, чөнки хуҗалыкта су сиптергечләр кулланылды. Бүгенгә иртә өлгерә торган кәбестәне 70 гектардан җыйганнар һәм 5 гектардан ташкабак җыеп алынган. Озакламый бәрәңге алуга керешәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев