Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында быел 44 мең тонна ашлык суктырылган

Урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре турында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов сөйләде.

Быел район буенча ашлыкның тулаем уңышы 2 мең тоннага артты һәм 44 мең тонна тәшкил итте. «Аммоний АгроТехнологии» җәмгыятендә — 10 мең тоннага якын, "Мир«да — 6,7 мең тонна, Әхмәтҗанов Ф. Г. крестьян-фермер хуҗалыгында — 5,4 мең тонна, «Яңа Юраш» АФ«нда 4,2 мең тонна ашлык суктырганнар.

Александр Косов хәбәр иткәнчә, «Мир» җәмгыяте игенчеләре кукурузны силоска салу урынына тагын 365 гектарны бөртеккә җыеп алганнар (аны алдан ук бөртек технологиясе буенча чәчкәннәр). Бу өстәмә рәвештә тагын 2 мең гектарга якын уңыш өсти.

Нәтиҗәдә, быел бөртеклеләрнең тулаем җыемы 46 мең тонна тәшкил итә.
— Аграрийлар өчен идеаль һава торышын без күптән күргәнебез юк иде инде. Әгәр узган ел без уңышны аномаль эссе сәбәпле югалтсак, быел без озакка сузылган май кырауларын кичердек. Июль аенда, үсемлекләр чәчәк аткан чорда, коры җил булды. Ә августта бөртеклеләрне урып-җыю башланганда, өч атна буена яңгыр яуды, нәтиҗәдә, урып-җыю эшләре кичектерелде. Моның нәтиҗәсе — чәчүлекләр сөрлекте һәм орлык башакта үреп чыкты. 1717 гектарны терлек азыгына күчерергә туры килде, — дип аңлатты Александр Владимирович.

Шуңа да карамастан, район буенча бөртеклеләрнең уртача уңдырышлылыгы гектарына 30,3 центнер тәшкил итте, республика буенча уртача күрсәткеч — 27,8 ц/га.

«Мир» җәмгыятенең бөртеккә җыйган кукурузын исәпкә алсак, район буенча бөртеклеләрнең уңышы гектарына 31,5 центнерга кадәр артырга мөмкин.
Бөртеклеләрдән иң күп уңыш «Мир» җәмгыятендә — гетарына 43,9 центнер, «Яңа Юраш» АФ«нда — 41,1, Әхмәтҗанов Ф. Г. КФХ — 37,5, «Аммоний АгроТехнологии» хуҗалыгында — 33,9, "Вятский берег«та — 30,6 центнер.

Иң аз уңдырышлылык «Колос» кооперативында: биредә гектарына 17,5 центнер уңыш алынган, "АФ "Вятские Зори«да — 20,6, «Яшь Көч» АФ"нда — 22,1 центнер.

Бөртеклеләрдән иң күп уңыш — көзге культураларда. Көзге бодай гектарына 34,8 центнер тәшкил итә, арыш — 34,4 центнер.

Сабан культураларыннан иң уңдырышлысы — арпа, ул гектарына 32,2 центер җыелган, сабан бодае — 27,7, солы — 24,8, борчак — 21 центнер.
Әхмәтҗанов Ф. Г. крестьян-фермер хуҗалыгында 100 гектар карабодай мәйданыннан бер гектардан 40 центнер уңыш җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев